16+

Татарстанда карны декабрьгә кадәр көтәргә туры киләчәк: беренче карны яңгыр юып төшерәчәк

Татарстанда кыш ишек шакый, әмма ак карга төренергә әле иртәрәк.

Татарстанда карны декабрьгә кадәр көтәргә туры киләчәк: беренче карны яңгыр юып төшерәчәк

Татарстанда кыш ишек шакый, әмма ак карга төренергә әле иртәрәк.

Киләсе атнада республикада беренче кар явуы көтелә. Тик аның җирдә озак ятуы икеле: ял көннәрендә үк җылы һава торышы урнашып, карны яңгыр алыштырырга мөмкин.

«Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр иткәнчә, ял көннәрендә һава температурасы +7 градуска кадәр күтәреләчәк. Мондый җылыда беренче карның эзе дә калмаска мөмкин.

Ә чын кыш кайчан киләчәк соң? Синоптик фаразлавынча, Татарстанда тотрыклы кар капламы ноябрьнең соңгы биш көнлегендә генә урнашырга мөмкин. Әмма, беренчел мәгълүматларга караганда, моның декабрь башында булуы ихтимал.

Шулай итеп, кышның беренче билгеләрен күрсәк тә, ак карга күмелгән урамнарны күрү өчен бераз көтәргә туры киләчәк. Әлегә көз белән кыш үзара урын бүлешә: бер көнне кар, икенче көнне яңгыр!

кыш. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading