17-20 декабрь көннәрендә Чувашия Республикасында урнашкан «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен тәүге тапкыр Бөтенроссия «Татар теле - халкым теле» масштаблы иҗади конкурс һәм семинары узды.
Скопировать ссылку
17-20 декабрь көннәрендә Чувашия Республикасында урнашкан «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен тәүге тапкыр Бөтенроссия «Татар теле - халкым теле» масштаблы иҗади конкурс һәм семинары узды.
Әлеге чара татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә татар теленең дәрәҗәсен, абруен күтәрүгә, татар яшьләрендә туган телебезгә карата тирән ихтирам хисләре тәрбияләү, аларның татар телендә сөйләшүне үзләренең намус эше итеп кабул итүен тәрбияләү максатыннан оештырылды.
Иҗади конкурс һәм семинар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Чувашия Республикасы Батыр муниципаль округы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, «Сәләт» яшьләр үзәге, Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды, «Сәләт-Батыр» ЯИҮ тарафыннан оештырылды. Биредә Россия Федерациясенең 13 төбәгеннән, Татарстан Республикасының 20 гә якын районнарыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелды. Чарада мөхтәрәм кунаклар да катнашты.
«Шушы чара Татарстанның Кызыл Чишмә белән гел бергә булуына бер дәлил, бер нигез булып тора! Бүгенге көннәрдә бәйгеләр бик күп, ләкин бу иҗади конкурс һәм семинар – халыкчан проект, тулы бер аерым хәрәкәткә әверелде һәм төрле төбәкләрне киң колачлады. Монда, Батыр районында, бары тик батыр йөрәклеләр, кыюлар гына җыела, бу шундый урын. Һәрберегезгә аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бу чарада катнашу сезнең заман белән бергә атлавыгызны күрсәтә. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары – безнең таяныч, безнең терәк!» – дип ассызыклады ачылу тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров.
Проект ике этаптан торды: беренче читтән торып катнашу этабында мөгаллимнәр иҗади эшләрен, ягъни резюме, эссе һәм татар халык иҗаты һәм гореф-гадәтләре мотивларын кулланып, уен форматында татар теленә өйрәтү сценариен җибәрде. Аның нәтиҗәләре нигезендә 5 җиңүче сайлап алынды.
Финал этабы һәм бүләкләү тантанасы 17-20 декабрь көннәрендә Чувашия Республикасы Батыр муниципаль районының Кызыл Чишмә авылында урнашкан «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә узды. Бу урын очраклы гына сайланмаган: үзәк күрше төбәкләрдәге татар торак пунктлары өчен үзенчәлекле географик һәм мәдәни үзәк булып тора. Соңгы этапта финалистлар «Татар теле йолаларда яши - уеннарда чарлана» темасына багышланган ачык дәресләр тәкъдим итте.
Комментарийлар