Эшкә чыгар алдыннан иң элек маркетплейсның хезмәткәрләр өчен булган кушымтасын телефонга йөкләргә кирәк. Анда теркәлү узасын. Аннан онлайн дәресләр үтеп, тест тапшырасыз. Шуннан соң гына кушымтада кайсы көнне, ничә сәгатькә, кайсы складка чыга алуыгыз турында мәгълүмат күрә алачаксыз.
Мин кечкенә складка, 6 сәгать эшләргә язылдым. Моның өчен миңа 2600 сум тирәсе түләргә тиешләр иде. Билгеләнгән вакытка килдем. Склад шәһәрнең икенче ягында булу сәбәпле, 15.00 дә башланасы эшкә өйдән 13.10 да чыгып китәргә туры килде. Берничә транспорт белән баргач, җитештем үзе. Әмма моның чыгым икәнен үзегез дә аңлыйсыздыр.
Складта адаптация үткәрү, өйрәтү өчен аерым кеше билгеләнгән. Иң элек шуны эзләп таптым. Миннән документ та, ризыклар белән эшләүгә карамастан, медицина кенәгәсе дә сораучы булмады.
Бик ачык, ярдәмчел кешеләр эшли булып чыкты. Александр исемле егет заказлар җыю тәртибен, кайда нәрсә урнашканын аңлатты. Минем кебек "баерга" теләүче тагын бер егет бар иде. Шуңа да складта "дәресләрне" бергә уздык. Кыска курс 40 минут чамасы булгандыр. Аннан соң без эшкә керештек.
Яңа кеше булганлыктан, складтагы әйберләрне тиз арада табу җиңел түгел. Өстәвенә, алар тәртип белән урнаштырылмаган. Күп нәрсә үз урынында түгел. Ит, сөт ризыклары суыткычта, ярымфабрикатлар, туңдырмалар - 18 градуслы бүлмәдә саклана. Минем смена көннең икенче яртысында иде һәм кешеләрнең күбрәк кичке ашка заказ биргән ризыкларын җыю белән шөгыльләндем. Шуңа да ул салкын бүлмәләрдә озак торырга туры килде. (Нәтиҗәсе озак көттермәде, икенче көнгә температура белән яттым). Әгәр дә мондый урынга эшләргә барырга җыенасыз икән, баш киеме алырга онытмагыз.
Складта барысы да умарта кебек. Чөнки минем кебек әкрен селкенсәң, акчаң булмаячак. Заказ җыючылар арасында яшь егет-кызлар да, инде 45-50 не узган ханымнар да аз түгел.
Смена барышында ашау-эчү, бәдрәфкә бару, ял итү өчен 1 сәгать вакыт бирелә. Аны тулысынча да, берничәгә бүлеп тә сарыф итәргә рөхсәт. Складның киемнәр, шәхси әйберләр калдыру өчен махсус бүлмәсе, ашау өчен аерым бүлмә, бәдрәфләре бар. Складта эшләүнең тагын бер плюсы - акчаны икенче көнне үк түлиләр.
Зур складларга керү өчен пропускка заказ бирәсе, махсус форма аласы бар. Анда кимендә 12 сәгатьлек смена каралган. Мин эшләгәнендә кием ирекле иде. Әмма үзегез белән җылы кофта алыгыз дип алдан кисәттеләр. 6 сәгатьлек эш көненнән соң мин нинди нәтиҗә ясадым?
Мондый урында эшләү өчен бик җитез булу сорала. Кайда гына, кем булып эшләсәгез дә, сезгә ярдәм итәргә теләүчеләрне табарга мөмкин. Оялмыйча сорый гына белергә кирәк. Мин барган складта, һәрхәлдә, теләсә кайсы мәсьәлә буенча ярдәм итәргә ашкынып торган кешеләр иде (бу смена җитәкчелегенә дә, гади хезмәткәрләргә дә, минем кебек заказ җыючыларга да кагыла).
Склад - "Әнрей казнасы" түгел. Тиз баерга хыялланмагыз. Мондый урында эшләү өчен физик яктан бик нык булу таләп ителә. Син смена дәвамында аяк өстендә. Икенче көнгә (әле аннан соң тагын берничә көн) аякларыгыз, салкыннан колакларыгыз авыртачагына әзер булырга кирәк. Складка бару, кайту юлларын алдан уйлагыз. Мин барган складтан метрога кадәр түләүсез автобус бар дип язылган иде. Миңа язмаган, күрәсең. Метрога кадәр такси белән кайтасы булды.
P. S. Барыгызны да минем хезмәт хакым кызыксындырадыр инде. Әйткәнемчә, өйдән 13.10 да чыгып киттем. Өйгә кич 22.50 дә кайтып кердем. Складта эшләгәнем өчен миңа 793 сум түләделәр.
Комментарийлар