Казан шәһәр Думасында әйтелгән сүзләр һәм куелган бурычлар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының VIнчы сессиясендә башкаланың социаль-икътисади үсешенә йомгак ясады, быелгы эшчәнлекнең мөһим юнәлешләрен билгеләде.
“Эш агачы” җимешләре Санкцияләр басымына карамастан, Татарстан икътисады тотрыклылыкны саклый. Узган ел тулаем төбәк продукты 5,73 триллион сумны тәшкил иткән. Инвестицияләр җәлеп итү буенча илкүләм рейтингта республика икенче урында тора. Казанның тулаем территориаль продукты 1,89 триллион сумнан артыграк.
– Казан – безнең икътисадның локомотивларыннан берсе. Россия Федерациясенең мондый саннарга ирешкән субъектлары күп түгел, бу бик җитди күрсәткеч, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Казанда шәһәр икътисадында кече һәм урта предприятиеләр өлеше 42,5 процентны тәшкил итә. Татарстанда кече бизнес өлкәсендә 930 мең кеше эшли. Билгеле булганча, Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Ватан сакчылары Махсус хәрби операция башланганнан бирле Татарстаннан 17 кеше Россия Герое исеменә лаек булган, меңләп кеше “Батырлык өчен” ордены белән бүләкләнгән.
– Безнең барлык сугышчыларыбызга батырлыклары һәм кыюлыклары өчен ихластан тагын бер кат рәхмәт әйтәсем килә. Өйләренә исән-сау кайтуларын телим, әлбәттә, җиңү белән. Урыннарда безнең төп бурычыбыз – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә теләктәшлек күрсәтү. Казан бу эштә лаеклы өлеш кертә. Әлбәттә инде, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм Ватан сакчылары гаиләләренә даими ярдәмнәре өчен шәһәр предприятиеләренә, бизнес вәкилләренә, депутатлар корпусына, волонтерлар хәрәкәтенә һәм битараф булмаган кешеләргә рәхмәт! – диде Рөстәм Миңнеханов.
Бәби кирәк! Татарстанда илкүләм һәм республика программалары гамәлдә. Мисал өчен, медицина биналары төзелешенә 2 миллиард сумнан артык акча күчерелгән, капиталь төзекләндерүгә 2,1 миллиард сум бирелгән.
Татарстан Рәисе искәрткәнчә, республикада үлем-китем күрсәткече түбән, ләкин шул ук вакытта демография динамикасы белән артык мактана алмыйбыз.
– Башкалада әлегә уңай баланс саклана, тик ул аз. Бу темага аеруча игътибар бирү зарур. Бала табуга матди кызыксындыру, гаиләләргә ярдәм күрсәтү – безнең уртак бурыч, – диде Рөстәм Миңнеханов. Мәктәпләрдә тәрбия эшен көчәйтергә, укучыларның иминлеген тәэмин итәргә чакырды ул.
Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Россия җитәкчелеге ярдәме – Без башкалабызның илебездә генә түгел, ә бөтен Европада иң яхшы шәһәрләр исемлегенә керүе белән горурланабыз. Казан – ул республика башкаласы гына түгел, ә дөньядагы барлык татарларның башкаласы. Биредә мөһим проектлар гамәлгә ашырыла, мәдәният үсә, милли үзенчәлек саклана – православие гыйбадәтханәләре һәм мәчетләр. Иң мөһиме – тынычлык һәм үзара килешүчәнлек саклана,– диде Рөстәм Миңнеханов. Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашырудагы һәрьяклы ярдәмнәре өчен Россия Президенты Владимир Путинга һәм Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустинга рәхмәт әйтте.
Казанга хөрмәт Быелның мөһим мәдәни вакыйгасы – Казанның 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы дәрәҗәсендә булып торуы. Шушы карар Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре мәдәният министрларының 13нче конференциясендә кабул ителде. Рәсми тантаналар май аенда – “Россия-Ислам дөньясы: Kazan Forum” халыкара икътисад форумы вакытында үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар