16+

Доллар төште — ял арзанайды: Таиланд һәм Кытайга юлламалар кискен очсызланган

Сумның ныгуы, доллар курсының төшүе чит илгә ял бәяләрендә дә чагыла.

Доллар төште — ял арзанайды: Таиланд һәм Кытайга юлламалар кискен очсызланган

Сумның ныгуы, доллар курсының төшүе чит илгә ял бәяләрендә дә чагыла.

Белгечләр әйтүенчә, соңгы атнада Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә ял сизелерлек арзанайган. Уртача алганда, май ае башы белән чагыштырганда юллама бәяләре 9 процентка төшкән. Аерым алганда Таиландка – 17,8, Кытайга – 16 процентка төшкән.

Туроператорлар ассоциаөиясенең халыкара туризм буенча вице-президенты Артур Мурадян бәяләрнең төшүен Азиягә турларга ихтыяҗның сезонлы кимүе белән дә бәйле дип аңлата. Һәм аныңча әлеге юнәлешләр буенча бәяләрнең алга таба кимүен көтәргә кирәк. Ә менә Төркиягә сәфәрләр бәясе "кайнар турлар" булуга бәйле. "Азия юнәлешләре буенча бәя актив рәвештә тагын бер айлап кимергә мөмкин, аннары динамика тотрыклыланачак. Шул ук вакытта туристлык базарына ягулыкка бәяләр һәм валюта курсының күтәрелеп яки төшеп китүе дә йогынты ясамагае", – дигән белгеч.

Туризм буенча эксперт, “Глобал Вояж” агентлыгы менеджеры Ләйлә Умарова безгә хәбәр иткәнчә, бәяләр төшкәч, халык та юлламалар сатып алу белән күбрәк кызыксына.

– Чит илгә турлар күпләп сатыла башлады. Халык күбесенчә Төркиягә һәм Мисырга бара, Европага сирәк очалар, чөнки анда виза кирәк. Мальдив утраулары быел популяр. Вьетнамга барырга теләүчеләр артты, – ди ул.  

Сочига баручылар исә аз икән. Анда бик барасылары килми, бердән, кыйммәт, икенчедән, диңгезе чиста түгел, ди белгеч.

Гарәп Әмирлекләренә турлар әлегә сатылмый, шул ук вакытта 1 июньнән сатуга чыга дигән имеш-мимеш тә бар. "Аэрофлот" җәйнең беренче көненнән очачагын раслаган. Рейсларның барлыкка килүе шул исәптән сәяхәтчеләр тарафыннан ихтыяҗ булу турында да сөйли. Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы Якын Көнчыгыш илләренә, шул исәптән Гарәп Әмирлекләрен дә кертеп, турларны сатуны тыю тиздән бетерелергә мөмкин, дип белдерә.

Ил халкы арасында иң популяры –  Төркия. Броньлау сервисларында сату структурасында 43-54 процент аның өлешенә туры килә. Икенче урында –Мисыр (23-25 процент). Алга таба Таиланд (5,4 процент) һәм Вьетнам (5,2 процент) бара. Абхазия чит илләрнең популяр бишлеген йомгаклый. Анда урта чек 90 мең сумга якын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading