Дубайда яшәүче җырчы Илназ Сафиуллин да тамашачылары, якыннарының борчылуларын белеп, социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә язылучылары белән элемтәгә чыкты.
Дубай халыкара аэропорты терминалы пилотсыз очкычтан зыян күргән дип яза “РИА Новости”. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә дүрт кеше зыян күргән дип хәбәр итә. Соңрак, дүрт аэропорт хезмәткәре дә зыян күрүе ачыклана... Соңгы көннәрдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге вазгыятькә бәйле яңалыклар күп булды. Дубайда яшәүче җырчы Илназ Сафиуллин да тамашачылары, якыннарының борчылуларын белеп, социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә язылучылары белән элемтәгә чыкты.
- Тормыш кайный. Безнең тәрәзәдән Ал-Хәил-Роуд трассасы күренеп тора. Аннан тәүлек буе транспорт чаралары йөреп тора. Менә шушы трассада хәрәкәт туктаса, борчуга урын булыр иде бәлки. Интернет, сәүдә үзәкләре эшли. Һава һөҗүменә каршы системалар эшли, без беренче тапкыр аның эшен үз күзләребез белән күрдек. Дубайда калган туристларга сабырлык телим, 2-3 көннән күк йөзен ачарлар дип өметләнәм. Мәктәпләрне 3 көнгә дистанцион укуга күчерделәр әлегә. Тулаем, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре ситуацияне контрольдә тота. Азык-төлек буенча бернинди тоткарлыклар юк. Социаль челтәрдә таралган хәбәрләр күбесе фейк. Гарәп Әмирлекләреннән китүчеләрдән бөке җыелган дигән хәбәр дөрес түгел. Бу – көндәлек гап-гади бөкеләр. Бурдж-Халифага бәйле видеоязмаларда ул бинага охшаган әйбер дә юк. Шәхсән мин оптимизм сакларга тырышам, - ди Илназ Сафиуллин.
Җырчы Россия илчелекләреннән Якын Көнчыгыш илләрендә тоткарланып калган яки шул илләр аша очарга тиеш булган туристлар өчен мәгълүмат белән дә бүлешкән.
— БГӘдә калган туристларга саклык чараларын үтәргә, үзләре белән кирәкле документларны, акча, пауэрбанклар, берничә көнгә җитәрлек азык-төлек, су һәм дарулар запасын алып йөрергә киңәш ителде. Илдән даими эвакуация рейслары белән китү әлегә мөмкин түгел. Генераль консуллык коры җир чиге аша чыгуны бары тик иң соңгы чара буларак кына карарга киңәш итә.
Иранда калган гражданнарга Әрмәнстан аша коры җир чиге буенча эвакуация тәкъдим ителде. Россия гражданнары өчен Иран-Әрмәнстан чиген үтү ирекле, чит ил паспорты (загранпаспорт) гына кирәк. Аннары Ереван яки Гюмри аэропортларыннан Россиягә очарга мөмкин.
Бахрейн, Согуд Гарәбстаны, Гыйрак һәм Үрдүндәге (Иордания) туристларга җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәргә, куркыныч туган очракта сыену урынына барырга кушылды. Бахрейн аэропорты да чикләүләр алынганчы ябылган, рейслар статусы авиакомпанияләр сайтлары аша күзәтелергә тиеш.
Таиланд һәм Шри-Ланкада булып, Якын Көнчыгыш илләре аша кайтырга тиешле россиялеләргә рейс статусы турында белешү өчен ашыгыч рәвештә авиакомпания яки туроператор белән элемтәгә керергә киңәш ителә. Кайбер очракларда туристларга куркынычсызрак маршрутлар — мәсәлән, туры рейслар яки Кытай аша очу — сайларга киңәш итәләр.
Сейшел утрауларында, Көньяк Африка Республикасында һәм Һиндстанда калган гражданнарга да авиакомпания белән элемтәгә керергә һәм рейс статусы ачыкланганчы аэропортка бармаска киңәш ителә. Шулай ук консуллык исәбенә басарга һәм БГӘ белән Катар аша рейслар тоткарлану ихтималын исәпкә алырга кирәк. Һиндстандагы туристлар илдә булу вакытын Чит ил гражданнарын теркәү буенча төбәк бюросы аша озайта ала.
Шулай ук Илназ Сафиуллин Дубайдагы туристларга мөрәҗәгать итеп: “Авыр хәлдә калсагыз языгыз, мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышырбыз”, - дигән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар