16+

Ноябрьдә кемнәрнең пенсиясе артачак? Өстәмә түләүләр автомат рәвештә исәпләнәчәк

Россиядә ноябрь аенда пенсионерларның берничә категориясенә түләүләр артачак.

Россиядә ноябрь аенда пенсионерларның берничә категориясенә түләүләр артачак.

Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Светлана Бессараб хәбәр итте.

Пенсиясе артачак кешеләрнең төп өч категориясе бар.

Беренчедән, октябрьдә 80 яшь тулган пенсионерларның иминият пенсиясенә беркетелгән түләү икеләтә артачак. 2026 елда аның күләме 9 584,69 сум тәшкил итә. Шуңа күрә ноябрьдән бу категориядәге кешеләргә беркетелгән түләү 19 169,38 сумга җитәчәк.

Икенчедән, октябрьдә беренче төркем инвалидлыгы билгеләнгән пенсионерларның да пенсиясе яңадан исәпләнәчәк. Аларга да беркетелгән түләү икеләтә күләмдә каралган.

Шул ук вакытта мөһим бер нечкәлек бар: әгәр пенсионерның беркетелгән түләве беренче төркем инвалидлыгы сәбәпле инде икеләтә арттырылган булса, 80 яшькә җиткәч ул яңадан икеләтә арттырылмый. Өстәмә түләү бер генә нигез буенча билгеләнә.

Өченчедән, гражданлык авиациясе очкычлары экипажларының элеккеге әгъзаларына һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләренә дә пенсиягә өстәмә түләүләр яңадан исәпләнәчәк. Бу түләүләр зарарлы, куркыныч һәм авыр хезмәт шартларында эшләгән кешеләргә каралган.

Өстәмәләрнең күләме һәр кешегә аерым исәпләнә. Ул махсус хезмәт стажына, эш шартларына һәм эш бирүчеләрнең өстәмә иминият кертемнәренә бәйле. Мондый яңадан исәпләү елына дүрт тапкыр — 1 февральдә, 1 майда, 1 августта һәм 1 ноябрьдә үткәрелә.

акча. фото ТИ

Өстәмә түләү алу өчен гариза язарга кирәкме?

Юк. 80 яшькә җиткән һәм беренче төркем инвалидлыгы билгеләнгән пенсионерларга пенсияне яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарыла. Социаль фондка махсус мөрәҗәгать итү таләп ителми.

Ә авиация экипажларының элеккеге хезмәткәрләре һәм күмер сәнәгате эшчеләре өчен өстәмәләр махсус тәртиптә, тиешле стаж һәм кертемнәр нигезендә исәпләнә.

Шуны истә тотарга кирәк: ноябрьдә пенсиянең артуы барлык пенсионерларга да кагылмый. Үзгәрешләр бары тик законда күрсәтелгән категорияләргә генә кагыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading