Мәгърифәтчеләр узган заманда калган инде дияргә ашыкмыйк әле.
Татар халкы элек-электән мәгърифәтчеләре белән көчле булган. Халыкны гыйлемле, укымышлы итәр өчен тырышып йөрүче шәхесләребез: Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗаниләрнең исемнәре бүген дә безнең күңелләрдә саклана. Бүген дә милләтем алар нәсыйхәте, өйрәтүе белән яши.
Ләкин мондый мәгърифәтчеләр узган заманда калган инде дияргә ашыкмыйк әле. Бүген дә аларның изге эшләрен дәвам итүчеләр, аларның рухи варислары бар, шуларның берсе – Раил Гатауллин. Китап укырга яраткан, сәламәт булырга тырышкан кешеләрнең олысына да, кечесенә дә бу исем яхшы таныш. Менә ничә ел рәттән “Әдәби марафон” оештырып, китаптан шактый бизгәннәрне кабаттан әдәби әсәрнең тәмен татырга өйрәткән кеше бит ул. 21 көн буена бер көн дә калмыйча, контакттагы шәхси битеңә укыган әсәреңнән өзекләр куеп барырга кирәк. Бу бик кирәкле һәм вакытлы эшкә баштарак бармак белән генә санарлык аз санда катнашкан булсалар, хәзер инде йөзләр, меңнәр бу укымышлылар төркемендә. Хәтта Татарстан чикләрен үтеп чыгып, чит илләргә кадәр барып җитте ул. Китап яратучыларның үз Сабан туйлары да бар бүген. Ә бу үзе үк әлеге гамәлне күпләрнең көтеп торулары, яратулары, теләп катнашулары турында сөйли. “Әйе, бүген бу марафон көчле ташкын. Тиздән наданлык, битарафлык буасын да ерыр әле ул ,“ – дип ышана Раил Мәүлет улы.
Ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә
Раилне күбрәк белгән саен мин аның кулының вакыт пульсында булуына шаккатам. Бу һөнәре буенча программист егет һәрбер эшне бик вакытын һәм урынын белеп эшли. Җәмгыятебезгә ни җитми, нәрсәгә бетү куркынычы яный, шуларга әбелхәят чишмәсеннән су бөркеп, яшәү дәртен арттырырга тырышып йөри ул Биш ел элек “Авылым гүзәллеге” дигән марафон да башлап җибәргән. Күпләр авыллар бетә дип зар елаганда Раил авылларның яменә аның уңган булган кешеләренә, сокланырга үткәнен- киләчәгенә игътибар беләнрәк карап, тагын да күбрәк өйрәнергә-белергә чакыра. Ә соңыннан мондый үзе матур, үзе бай тарихлы, үзе шәхесләр тудырган мондый авылны ташлап китмәсләр дип тә ышана. Марафонның төп максаты да шул.
Быел “Авылым гүзәллеге” марафонының финалистларын һәм җиңүчеләрен котлау сәяхәтендә катнашырга миңа да насыйп булды. Татарстан Язучылар берлеге катнашырга чакыргач, теләп ризалаштым. Җае чыкканда, юл уңаенда үз укучыларың белән очрашу каләм иясенә бик кирәкле шәй бит ул. Безнең белән беренче сәяхәткә “Сөембикә“ журналыннан Динара Әхмәтова да чыкты.
“Үзе ура, үзе суга, үзе төяп җибәрә” дигән табышмакның җавабы комбайн икәнен белсәм дә, уенын-чынын бергә кушып, Раил Гатауллин диясем килә. Үзе бүләген юллый, үзе грамота-дипломнарын әзерли, үзе машинасына утырып, ерак дип тормый , яңгыр түгел, таш яуса да, юлга чыга.
Йомгаклау сәяхәтебез Арча районы Иске Кырлай авылыннан башланды. Әлеге авылның яңартылган Мәдәният йортына Түбән Мәтәскә, Мөндеш авылларында яшәгән марафонда катнашучылар да килгән иде. Туган якларын, үз авылларын яратучыларның, аны өйрәнүчеләрнең шулай зал тутырып күп булулары сөендерде. Хәтта район җитәкчелегеннән дә кырык эшләрен кырык якка ташлап килгәннәр икән, димәк, бу эш чынлап та әһәмиятле һәм зарур.
Арча районыннан соң Балтачка юл тоттык. Арбор авылына. Туган ягын яратып җентекләп өйрәнүче, архивларда утырып кирпеч калынлык китаплар язган танылган талантлы шагыйрь, күп җырлар авторы Гарифҗан ага Мөхәммәтшинның туган авылы ул. Безне мәктәптә чигүле түбәтәен киеп аксакал каләмдәшебез һәм милли киемле малайлар-кызлар каршы алды. Менә авылларның яме-гүзәллеге шулар бит инде. Руфия ханым Мифтахова кебек тынгысыз җанлы укытучылар булганда, (марафонның җиңүчесе дә ул бит, монда аны котларга килдек) укучыларга кемнән үрнәк алыйк дип аптырыйсы түгел.
Сәяхәтебезнең өченче тукталу ноктасы Кукмара районы Зур Сәрдек авылы булды. Анда да безнең очрашу чын зур бәйрәмгә әйләнде. Аны мондый онытылмас итәр өчен Рәмзия Хөсәенова зур тырышлык куйган. Мәдәният йортында бер буш урын да юк. Күрше авыллардан да килгәннәр. Рәмзия ханым бу авылның килене генә булса да, бик яратып яшәгән. Хәтта кулына каләм алып шигырьләр дә иҗат итә ул. “Өзелмәсен кайтыр юлыгыз” дигән җыентыгына кереш сүзне авылдашы-күршесе халык шагыйре Газинур Морат язган.
Тагын юлга...
Нык арысак та, “юл газабы гүр газабы” ди ич инде халкыбыз, бик канәгать булып, рухи баеп кайтып җиттек үзебезнең Казаныбызга. Ә икенче көнне иртүк Раилгә тагын юлга чыгасы. Бу юлы Яшел Үзән, Югары Ослан, Апас якларына. Өченче көнне Мамадыш, Балык Бистәсе көтә иде аны. Боларында кичен Казанга кайтып йөрсә дә, Башкортстанга сәяхәте шактый озын һәм озак булган. Алексеевскидан башланып, Чирмешән, Лениногорск, Баулы районнары авылларын колачлап, Әлмәт, Зәй, Мөслим тырышларын сөендереп, Татарстан чиген үтеп, Башкортстанның Туймазы якларына чыктылар алар. Һәр туктаган җирдә кызыклы һәм файдалы онытылмас очрашулар уздырып, Актаныш,Тукай районнары аша ике тәүлек йөреп кайттылар Казанга. Монысына да бик чакырган булсалар да, бик кызыккан да идем, кызганыч булмады. Балык Бистәсендә яшәүче талантлы һәм игелекле (ятимә кыз үстергән) Рәсимә Гарифуллина йөреп кайтты сәяхәтнең монысында. Кайткач, очраштык – бик ошаткан. Лаеш, Әлки районнары да мондый очрашудан мәхрүм калмады, алар да язучылардан рухи азык алып калды.
Бер көн дә калмый атна буе дәвам иткән бу сәяхәт Татарстанның һәм Башкортстанның иң матур, иң гүзәл авылларын барлады. Атналык программага сыешмый калганнар да булды. Әгерҗегә махсус бардык. Атаклы Бубыйлар мәдрәсәсе белән дан тоткан Иж Бубый авылын күрү күптәнге хыялым иде. Раилгә рәхмәт, аның ярдәме белән насыйп булды. Милләтебезнең киләчәген тәрбияләүче мәдрәсә тарихына багышланган музейны горурланып карап йөрдек. Шөкер, аларның эшен дәвам итүчеләр дә бар. Ә инде Әгерҗенең иң истә калган авылы Кичкетаң дисәм, атаклы борынгы Иж Бубый үпкәләмәс шәт. Табигате искиткеч, чишмәләргә бай (алар анда 26 диделәр) Кичкетаңның язмышы шактый фаҗигале. Кама сусаклагычын төзегәндә авыл чак кына су астында калмаган. Картларның догалары гына саклап калган диделәр. Кайбер урамнарга биегрәк урынга күчерергә туры килгән. Хәтта авыл зиратына да шундый аяныч язмыш язган. Экскаватор белән казып, сөякләрне капчыкка тутырып, яңа зиратка күмгәннәр. Шушы фаҗига авыл халкын тагын да дуслаштырган, игелеклерәк иткән. Бер чишмәне Салих чишмәсе дип йөриләр монда. Авылның игелекле егете Салих Аитов авылда мәчет салдырган. Аның вафатыннан соң дусты Алабугадагы бер ширкәт җитәкчесе Мингали Гайнетдинов аның истәлегенә табигый ташлардан чишмә өе һәм ял итү урыны төзеткән.
Очрашуыбыз мәчеттә дәвам итте. Анда безне мәчетнең имамы Азат хәзрәт каршылады. Аның тормыш иптәше, мәктәптә озак еллар биология укыткан Гөлзар ханым Гатина катнашкан булган бу марафонда. Шундый бай тарихлы матур табигатьле авыл турында тәфсилләп язып җиңгән дә. Туган авылны яратырга, тарихын белергә, табигатен сакларга ул үз укучыларын да өйрәткән бәхетле остаз. Әнә элеккеге укучысы Гөлинә Җаббарова Чаллыда яшәсә, Камаз тимер юлында эшләсә дә, ул да марафонда катнашкан булган. Бу кирәкле эшкә яшьләрнең дә кушылуы сөендерә.
Ак яулыклы әби- апаларыбызның киемнәреннән дә, күңелләреннән дә якты нур, иман нуры бөркелә. Арада иҗат итүчеләре дә бар. Барҗы кызы Рәмзия Җиһангәрәева өч китап иясе. Аның” Үз җиремдә” дигән китабында “ Чишмә буендагы уй”дигән шигыре шул хакта.
И, илаһи Җир анабыз,
Рәхмәт сиңа.
Бер үк таудан әллә ничә
Чишмә чыга.
Урман буе карт агачлар
Тынып калган.
Чишмә челтерәвен тыңлап,
Илһамланган.
Чишмә затлы. Челтер челтер
Исән хәтер
Юлаучы да, сусаучы да
Рәхмәт әйтер.
И, кардәшем!
Бисмиллаһ дип кушучыңа
Көмеш су ал.
Бу табигать хозурында
Күзгә-күз кал.
Җайлап утыр оста чапкан
Кәнәфигә.
Үз үзеңә соравың бир:
Яшим нигә?
Көнкүрешең гамәлләрең ,
Уең барла.
Игелек кыл, изгелек кыл
Гомер барда.
Бу шигырь һәм Рәмзия ханымның башка иҗат җимешләре белән танышкач, сәяхәт барышында андый талантлылар белән күп очрашкач, Тукайның “халык зур ул, әдип ул шагыйрь ул” - дигән юллары искә төшә.
Заман мәгърифәтчесе Раил Гатауллин оештырган әлеге марафоннар үзләре дә Тукай сүзләренең хаклыгын исбатлап, илһамландырып тора.
Комментарийлар