Хезмәткәрләр арасында еш күтәрелә торган сорауларның берсе – эш буенча шәхси автомобильне кулланган өчен нинди хокуклар каралган?
Бу очракта эш бирүче бензин өчен түләргә тиешме? Ә машина йөртүче вазифасы өчен өстәмә хезмәт хакы сорарга мөмкинме? Иң популяр сорауларны җыеп, адвокат Марат Гайнуллинга мөрәҗәгать иттек.
– Эш буенча шәхси автомобилемне кулланам. Компенсация алырга хокуклымы?
– Әйе. Әгәр дә хезмәткәр шәхси автомобилен эш бирүче мәнфәгатьләрендә куллана икән, ул компенсация алырга хокуклы. Моның өчен автомобильнең хезмәт вазыйфаларын үтәү өчен файдаланылуы мөһим. Канун буенча хәтта бер генә эш сәфәре өчен дә компенсация түләү мөмкин.
Ләкин иң әһәмиятлесе бу сәфәрнең эш максатында булуы документлар белән расланырга тиеш. Әйтик, клиент янына бару, килешү төзү, объект карау кебек хезмәт бурычларын үтәү өчен юлга чыгу.
– Ә өйдән эшкә һәм кире кайту өчен дә компенсация түләнәме?
– Гадәттә юк. Өй белән эш урыны арасындагы көндәлек юл хезмәт сәфәре булып саналмый. Әгәр эш бирүче белән махсус килешү төзелмәгән икән, «өй – эш – өй» маршруты өчен компенсация каралмый. Бу инде һәр оешманың эчке тәртибенә һәм хезмәт килешүенә бәйле.
– Мин көн дә клиентларга йөрим. Бу мине машина йөртүче итәме?
– Юк. Күпләр нәкъ менә шушы урында ялгыша. Автомобиль белән йөрү ул хезмәт вазыйфаларын башкару ысулы гына булырга мөмкин. Әгәр хезмәткәрнең төп вазифасы, мәсәлән, төбәк вәкиле, сәүдә агенты яки клиентлар белән эшләүче менеджер икән, автомобиль куллану аны автоматик рәвештә машина йөртүче итми. Бер компаниядә төбәк вәкиле булып эшләгән ир-ат хезмәт вазифаларын дистанцион башкарган һәм клиентларга шәхси автомобиле белән йөргән. Компания аңа бензин һәм автомобильнең тузуына бәйле чыгымнарны компенсацияләгән. Ләкин хезмәткәр үзенә тагын машина йөртүче вазифасы өчен дә хезмәт хакы түләнергә тиеш дип судка мөрәҗәгать иткән. Суд исә бу таләп белән килешмәгән. Чөнки хезмәткәрнең хезмәт килешүендә машина йөртүче вазифасы каралмаган, штат расписаниесендә дә мондый вазифа булмаган. Димәк, өстәмә хезмәт хакы түләү өчен нигез юк.
– Машина йөртүче булып исәпләнү өчен нәрсә кирәк?
– Моның өчен берничә шарт үтәлергә тиеш: оешмада машина йөртүче вазифасы булырга; хезмәткәр шул вазифаны башкарырга ризалык бирергә; өстәмә килешү төзелергә; хезмәт хакы һәм эш тәртибе рәсми документларда күрсәтелергә тиеш. Шушы таләпләр үтәлсә генә сүз вазифаларны берләштерү турында бара ала.
– Компенсация күләме ничек билгеләнә?
– Законда төгәл сумма күрсәтелмәгән. Компенсация күләмен эш бирүче белән хезмәткәр үзара килешеп билгели. Кайбер компанияләрдә ул ай саен бер үк күләмдә түләнә. Икенчеләрендә исә фактик чыгымнар исәпкә алына: күпме чакрым йөрелгән; күпме ягулык тотылган; автомобильнең амортизациясе;эш сәфәрләре саны. Болар барысы да эчке документларда теркәлергә тиеш.
– Компенсация алу өчен көн саен йөрергә кирәкме?
– Юк. Законда минималь сәфәрләр саны билгеләнмәгән. Әгәр хезмәткәрнең шәхси автомобиле эш бирүче мәнфәгатьләрендә кулланылган икән, хәтта бер генә хезмәт сәфәре өчен дә компенсация түләү мөмкин. Әмма айлык даими компенсация алу өчен автомобильнең системалы рәвештә хезмәттә кулланылуы гадәттә хезмәт килешүендә яки өстәмә килешүдә күрсәтелә.
– Хезмәткәрләргә нинди киңәш бирер идегез?
– Иң беренче чиратта, хезмәт килешүен һәм эш бирүченең эчке документларын игътибар белән укырга киңәш итәм. Әгәр шәхси автомобильне эштә кулланырга туры килә икән, бу мәсьәләне җитәкчелек белән алдан рәсмиләштерү хәерле. Сүз белән әйтелгән килешүләр бәхәс чыкканда ярдәм итми. Шуңа күрә автомобиль куллану тәртибе, компенсация күләме һәм түләү шартлары документларда күрсәтелгән булырга тиеш.
Белеп торыгыз! Эш буенча шәхси автомобиль кулланган өчен компенсация алырга мөмкин. Өйдән эшкә йөрү өчен компенсация гадәттә түләнми. Автомобиль белән клиентларга йөрү генә хезмәткәрне машина йөртүче итми. Өстәмә хезмәт хакы таләп итү өчен машина йөртүче вазифасы рәсми рәвештә йөкләнергә тиеш. Барлык килешүләрне язма рәвештә рәсмиләштерү – хезмәткәр өчен дә, эш бирүче өчен дә иң ышанычлы юл.
Лилия Гайнуллина әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар