Узган елны ноябрь аенда Казанда сукбай этләр өере 48 яшьлек Жанна Хөсәенованың гомерен өзде. Бу фаҗига шәһәрне генә түгел, бөтен Татарстанны тетрәндерде. Бер ел узды. Ни кызганыч, фаҗига янәдән кабатланды.
Яшел Үзән районы Васильево бистәсендәге 2 нче лицейда укучы 9 яшьлек бала җомга көнне дәресләрдән соң өенә кайтып барган. «Молодежная» тукталышында чыгып, кыз күптән түгел әти-әнисе белән күчеп килгән «Здоровье» бакчачылык ширкәтендә урнашкан йортына таба юл алган. Өйгә кадәр нибары 200 метр гына булган. Ләкин кызчык өенә кайтып җитә алмаган, аңа сукбай этләр һөҗүм иткән. Тавышларны ишетеп, бакчачылык ширкәтендә торучылар ярдәмгә ашыкканнар. Этләрне электрошок ярдәмендә куып җибәреп, ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Зыян күргән баланы ДРКБга алып киткәннәр. Кызчыкның язмышы өчен табиблар көрәшә.
Әлбәттә, бу хәл хакимият вәкилләрен дә битараф калдырмады. Аның турында беренче мәгълүматларны Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев үзенең телеграмм-каналында урнаштырды. Аның сүзләренчә, күп балалы гаилә «Здоровье» бакчачылык ширкәтендә 2025 елның февраленнән бирле яшәгән. «Балага муниципалитеттан барлык ярдәм чаралары күрсәтеләчәк», - дигән ул. Район җиткәчесе билгеләп үткәнчә, сукбай этләрне бакчачылык ширкәтендә эшләүчеләрнең берсе ашатып ияләштергән.
Бу мәсьәлә республика рәисе Рөстәм Миңнехановны да битараф калдырмады. Ул Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәлгә ачыклык кертте. Беренчел мәгълүмат буенча, кызга унга якын эт һөҗүм иткән.
– Кешеләрнең иминлеге барыбызга да кагыла. Сез бу кызның якыннарының, күршеләренең, танышларының хәлен күз алдына китерәсезме? Башка сыймаслык хәл! Кыргый этләр кешеләргә һөҗүм итә. Димәк, алар үрчегән һәм сез бернинди чаралар күрмәгәнсез, – диде республика башлыгы район җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп.
Рәис мондый очракларның Казанда да булуын өстәде һәм хакимият вәкилләрен мәсьәләгә җитди карарга чакырды.
– Мин хайваннарга каршы түгел. Ләкин балаларга эт һөҗүм итсә, безнең өчен кем мөһимрәк: этме, әллә безнең кешеләрме? “Без хайваннарны саклыйбыз” дигән лозунг астында мондый тәртипсезлек тудырырга ярамый! Бу хәл тагын бер кат: “Һәр этнең үз хуҗасы булырга тиеш”, – дигән сүзләрне раслый, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе муниципаль районнар башлыкларына, кешеләргә, бигрәк тә балаларга сукбай этләр һөҗүм итмәсен өчен, йортсыз хайваннарны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. Ул билгеләп үткәнчә, вәзгыять бер мизгелдә генә үзгәрмәячәк – эш системалы булырга тиеш.
Россиядә хуҗасыз этләргә кагылышлы «аулау – стерильләштерү – вакцинацияләү – мохиткә кире кайтару» системасы «Хайваннар белән эш иткәндә җаваплылык турында» 498 Федераль канунда беркетелгән. Илдә әлеге төр эшчәнлек ысулы 2020 елда гамәлгә керде. Аның буенча махсус органнар хуҗасыз хайваннарны тоталар, аларны ун көн карантинда тоталар. Аннан этләрне стерильләштерәләр, тамгалыйлар һәм котыру авыруына каршы вакцина ясала. Тагын 20 көннән соң хайванны элеккеге яшәү урынына чыгаралар. Агрессия билгеләре булган этләрне приютларга урнаштыралар. Аларга хуҗа табарга тырышалар. Хуҗа табылмаган очракта, эт соңгы көннәренә кадәр приютта яши. Мәскәүдә, мәсәлән, барлык сукбай хайваннарны да приютларда тоталар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар