16+

Документың юкмы? Җиреңне дә, йортыңны да югалтуың бар!

Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча илебездә 2030 елга кадәр территорияләрне капиталлаштырып, ягъни, барлап-теркәп чыгу бурычы куелган.

Документың юкмы? Җиреңне дә, йортыңны да югалтуың бар!

Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча илебездә 2030 елга кадәр территорияләрне капиталлаштырып, ягъни, барлап-теркәп чыгу бурычы куелган.

— Әлеге чаралар җирләрнең һәм күчемсез милек корылмаларының икътисади кыйммәтен арттыруга юнәлтелгән. Җирләрне барлап чыгу илдә торак, сәнәгать һәм инфраструктура төзелешенә шартлар тудыра, — диде Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Росреестрның «Мохит мәгълүматларының илкүләм системасы» («Национальная система пространственных данных») бердәм цифрлы платформасы — әһәмиятле проект.

Аңа җир кишәрлекләре, күчемсез милек һәм мохит мәгълүматлары туплана. Цифрлы платформага Татарстан һәм муниципаль берәмлекләр чикләре, мәдәни мирас корылмалары территорияләре, яр буйлары, урманчылыклар чикләре, су баса торган урыннар турында мәгълүмат кертелгән инде. Гражданнарга җир кишәрлекләренең чикләре түләүсез рәвештә тәгаенләп бирелә. 

земля. фото автора

Бердәм цифрлы платформада «Төзелеш өчен җир» («Земля для стройки») сервисы булдырылган.

Шушы чыганакта торак төзелешләре башлау өчен дәүләтнең яки муниципаль берәмлекнең буш җирләре күрсәтелгән. Быел гына да 9 846 җир участогы ачыкланган.

— «Туристлык өчен җир» сервисы инвесторларга һәм эшкуарларга кунакханәләр, ял базалары һәм глэмпинглар төзелеше өчен җир табарга ярдәм итә. Арча, Мамадыш, Лаеш һәм Алабуга муниципаль берәмлекләрендә участоклар билгеләнде. Республика районнарында туристлык максатларына кулай җирләрне барлау эше дәвам итә, — диде Лилия Борһанова.

«Мохит мәгълүматларының илкүләм системасы» бердәм цифрлы платформасында «Публичная кадастровая карта», «Геопортал СНГ», «Я — инвестор», «Я — Работник», «Я — турист», «Я — студент» сервислары булдырылган. Спортка кагылышлы сервис әзерләнә. «Геопортал СНГ» сервисы Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләренең туристлык маршрутлары, табигате, мәдәнияте турындагы мәгълүматлар белән тулыландырылачак.

— Күчемсез милекне Росреестрда теркәргә тырышырга кирәк. Кеше документлаштырылган милкенә генә чын-чынлап хуҗа, — дип киңәш бирде Лилия Борһанова.

Төп фото Татар Информ архивыннан 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading