16+

Фатир алырга теләүчеләр өчен 5 киңәш: ипотекага беренчел кертемне ничек җыярга?

Ике ел эчендә ипотека буенча 20 процент беренчел кертемне ил халкының 8,3 проценты гына җыярга сәләтле.

Фатир алырга теләүчеләр өчен 5 киңәш: ипотекага беренчел кертемне ничек җыярга?

Ике ел эчендә ипотека буенча 20 процент беренчел кертемне ил халкының 8,3 проценты гына җыярга сәләтле.

"СберИндекс" аналитикларының узган ел ахырында торакка бәяләр белән уртача хезмәт хакларын чагыштыруга нигезләнгән исәпләүләреннән күренгәнчә, Россиянең өч төбәгендә: Оренбург өлкәсе, Ханты-Мансийск округы һәм Комида эшләүче халыкның 15 проценттан артыгы гына акча җыя ала. Мәскәүдә – 6,9, Санкт-Петербургта 6,2 проценты. Шулай ук Россиянең иң эре төбәкләре арасында түбән күрсәткеч Түбән Новгород өлкәсендә (5 процент), Татарстанда (5,2 процент) һәм Омск өлкәсендә (5,7 процент).

Һәр дүртенче россияле ипотека буенча беренчел взносны җыя алмауны күңел ачу һәм импульсив сатып алуларга киткән чыгымнар белән бәйли. 7 проценты ипотекага кичектерә алырлык акчаларны әти-әниләренә ярдәмгә һәм арендага сарыф итүләре турында әйтә. 
Финанс һәм хокук белгече Ләйсән Халикова әйтүенчә, акча туплыйм дип максат куйгансың икән, беренче адым бюджетны оптимальләштерү булырга тиеш. 

– Иң башта, әлбәттә, башта үз алдыңа төгәл максат куярга кирәк. Җыясы иде, булдырасы иде дип кенә булмый. Фатир алу нияте барлыкка килде икән, аның бәясен карап, өйрәнеп, беренчел кертемгә күпме акча кирәген билгелисең. Кирәкле сумманы тизрәк җыю өчен, хезмәт хакын алганнан соң ук һәр керемнең кагылгысыз өлешен аерып алыгыз. Акчаны мендәр астына җыймагыз, банкта кертем ачыгыз. Анда азмы-күпме процентлар килә, – дип киңәш бирә ул. – Бюджетны оптимальләштерү дигәндә сүз төп мөһим чыгымнар: торак-коммуналь түләүләр, мәктәп, балалар бакчасы, юл, ашау өчен киткән акчалар турында бармый. Ә менә ай саен ресторанга йөрү гадәте булса, аннан баш тартып торып була. 

Икенче эш итеп, мөмкинлек булса, өстәмә керем эзләү мөмкинлеген карарга куша. “Хоббины да “эшкә җигәргә” була. Кул эше, репетиторлык, кулинария, чәч кисү һәм фотога төшерү кебек хезмәтләргә ихтыяҗ зур. Тамчыдан күл җыела, диләр. Ныклап торып кәсебенә кереп китсәң, өстәмә акча табу юлларын табып була. Өйдә кулланылмый яткан нәрсәләрне сатарга була, бер тапкыр да киелмәгән киемнәр җыелып ятадыр бәлки. Кулланылган җиһазларны алучылар да табыла.

Күпләр, акчасы әз кайта дип, салым түләүләрен кайтарырга ашыкмый. Торак сатып алгансыз икән, дәвалануга, укуга түләгән чыгымнарның 13 процентын дәүләт кире кайтара. Анысы да иш янына куш булып тора”, – ди белгеч. 

Фатир алуга дәүләт ярдәме булуын онытмаска кирәклеген дә искәртте. Билгеле булганча, балалы яшь гаиләләргә, авылда эшләүче яшьләргә, айтишникларга ташламалы ипотека каралган. 

Сүз уңаеннан: 1 июльдән "Гаилә ипотекасы" кагыйдәләре үзгәрәчәк. Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин "Движение" күчемсез милек форумында белдергәнчә, программаның үзгәрүе туучылар санын стимуллаштыруга юнәлдереләчәк. Финанс блогы белән берничә киңәшмәдән соң хөкүмәт, министр урынбасары сүзләренчә, дөрес консенсуска килә алган. 

"Гаилә ипотека"сына кагылышлы фикер алышкан вариантлар арасында: 
- Бер балалы гаиләләр өчен ставканы 10-12 процентка кадәр арттыру. 
- Алдагысы түләнмәгән булса, яңасын алуны тыю.
-  Әгәр аерылышкан һәм бала белән яшәмәгән әти яки әни кеше кредит алса, югары процент белән бирергә. 
- Зур мәйдандагы фатирлар сатып алганда кредитлар лимитларын арттыру.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading