Ремонт – ул акча янчыгы, нервлар һәм мөнәсәбәтләр өчен сынау. Кайчакта ул айларга, хәтта елларга сузылырга мөмкин.
Ни өчен шулай килеп чыга һәм моны булдырмаска мөмкинме?
1 нче хата — «Иң мөһиме башларга, ә анда карарбыз». Эшкә мондый караш – барысының да начар тәмамланачагының беренче билгесе. Обойларны салдырып, перфораторга тотынганчы, проектны җентекләп уйлагыз. Дизайнерны яки бизәү осталарын җәлеп итмичә, барысын да үз көчегез белән эшләргә ниятләсәгез дә кирәк мондый якын килү. Бүлмәләрнең зурлыгы, мебельләрнең урнашу тәртибе, розеткаларның кайда урнашуы турында алдан уйлагыз. Смета төзегез, ләкин аның 20-30 процентка үсү ихтималына әзер булыгыз.
2 нче хата – «Вак-төяк турында аннары уйларбыз». Розеткаларның урнашуы, сүндергечләрнең биеклеге яки плинтус сайлау турында сүз барганда, «соңрак хәл итәрмен», - дип уйлыйсыз сез. Ә аннары бүлмә уртасында кабельләр барлыкка килә, карават аның өчен билгеләнгән урынга сыймый, ә батарея бүлмәне җылыта алмый. Шуңа күрә диван һәм телевизорның кайда торачагын, шкаф ишекләренең ничек ачылуын, тартмаларның ни дәрәҗәдә чыгуын алдан ук хәл итегез. Идеалда проект этабында ук бөтен техниканы һәм җиһазларны урыннарына урнаштырырга кирәк.
3 нче хата – «Арзанрак булсын». Экономияләү теләге аңлашыла. Ләкин белгечләрне «кем азрак акча сорый» принцибы буенча сайларга кирәкми.
4 нче хата – «Монда һәм хәзер». Шулай итеп, эшлим дигән энтузиазм белән сез бөтен өйдәге обойларны йолкып алдыгыз һәм җиһазларны бүлмә уртасына күчердегез. Шуның белән көч вә куәт бетте. Шул исәптән, алга таба нишләргә икәнен аңлау да. Филне кисәкләп ашыйлар, ә ремонтны этаплап ясыйлар.
Иң отышлы моментларны карыйк.
Беренче сценарий: башта – кухня һәм санузел (иң катлаулылары), аннары – бүлмәләр.
Икенче сценарий: бер бүлмәне тулысынча тәмамлап, икенчесенә күчү.
Башка бүлмәләрдә эшләр барган арада сезнең тузганнан (һәм тузаннан) ял итәргә урын булырга тиеш.
Әгәр андый урын юк икән, киләсе ярты елда сез төзелеш мәйданчыгында яшәячәксез. Акчагыз бетсә, тагын да озагракка.
5 нче хата — «Идеаль булсын, яки берничек тә булмасын». Перфекционист тозагы инде бу: идеаль эшләү яхшырак, ләкин хәзер түгел. Әлегә ничек булса да ярый.
Кухняны бүлмәгә күчерәбез, ә элеккеге кухняда йокы бүлмәсен җиһазлыйбыз (ә бу үз артыннан барлык коммуникацияләрне күчерүне тарта). Плитканы өч ай сайлыйбыз, чөнки берсе дә туры килми. Паркет тактаны күчереп куябыз, чөнки бер тоташу урынында ара ике миллиметрга зуррак. Идеаль вертикальгә ирешергә тырышып, өченче түгәрәк буенча стенаны штукатурлыйбыз. Һәм бу вакыт эчендә арендага бирелә торган торак өчен түлибез, чөнки фатирга әле күчеп булмый.
Нәтиҗәдә эш гел кайный, әмма алгарыш юк. Ниндидер бер мизгелдә башка шундый уй килә: шәрә стеналар белән яшәү яхшырак булыр, барысын да тизрәк бетерик кенә.
Вакытында туктау мөһим. Бизәкләү – тормыш өчен фон гына ул, ә аның мәгънәсе түгел, шуңа күрә кайвакыт киң итеп сулыш алырга һәм үзеңә: «Ярый, шуның белән тукталабыз», - дияргә кирәк.
Шунысы да бар, әгәр әзер булмасагыз, ремонт эшләрен кичектереп торудан да яхшырагы юк.
Лилия Яфизова әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар