Татарстан башкаласында Инвалидлар декадасы вакытында шәһәрнең барлык районнарындагы мәшгульлек үзәкләрендә вакансияләр ярминкәләре оештырылачак.
Бу турыда “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов хәбәр итте. Мәсәлән, 27 ноябрьдә ведомствоның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарындагы филиалларында вакансияләрнең кече ярминкәсе була. Совет районы мәшгульлек үзәгендә “Эш бирүче көне” 3 декабрьгә билгеләнгән. Вахитов һәм Идел буе районнарында – 9 декабрьдә, ә Киров һәм Мәскәү районнарындагы үзәкләрдә 10 декабрьдә үткәрелә.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин искәрткәнчә, инвалидлар белән эшләү Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагында булса да, мэр Илсур Метшин башлангычында Казанда инвалидларга уңай шартлар тудыруда комплекслы чаралар гамәлгә ашырыла.
“Игелекле Казан” (“Добрая Казань”) проекты социаль яклауга мохтаҗ гражданнарга булыша. Казанда “Луч”, “Крылья”, “Тылсым” тернәкләндерү үзәкләре эшли. Быел балалар өчен “Вместе” өстәмә белем бирү үзәге ачылды. “БлагоДарю” автоном коммерциячел булмаган җәмгыятьнең Юлиус Фучик урамында икенче бүлеге эшли башлады. “Игелекле Казан” штаб-квартирасында 18 яшьтән өлкәннәр өчен яңа һөнәрләр белән танышу, җәмгыятькә яраклашу чаралары оештырыла, эшкә урнашуда ярдәм күрсәтелә.
Инвалидлар декадасы 1–10 декабрьләрдә уза. Казанда 84 меңнән артык инвалид исәпләнә, шуларның 6 500е – балалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар