16+

Гаҗәпкә калдырган факт: соңгы егерме елда йорт чыпчыкларының саны азайган

Чыпчыкларның исәбен алу 15 февральгә кадәр бара.

Гаҗәпкә калдырган факт: соңгы егерме елда йорт чыпчыкларының саны азайган

Чыпчыкларның исәбен алу 15 февральгә кадәр бара.

Бу көннәрдә Россиядә чыпчыкларның бөтенроссия исәбен алу уза. Белгечләр, волонтерлар аларның исәбен елга ике тапкыр: февральдә һәм август аенда алалар. 
Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов әйтүенчә, Россиядә бу кошның ике төре таралган: йорт һәм басу чыпчыгы. Әмма соңгы егерме елда йорт чыпчыкларының саны азайган булган. 

– Татарстанда гына түгел, бөтен ил буенча шулай. Без орнитологларны бу факт гаҗәпкә калдырды. Шуның кадәр күп санлы кош тик торганда гына ничек кимергә мөмкин дидек. Аларны аулаучы юк, чир таралып та кырылмадылар. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Өйрәнә торгач, сәбәпләре табылды. Беренчесе – популяция дулкыннары, ягъни популяция санының даими тирбәнешләре белән бәйле. Табигатьнең аның үз-үзен көйләп тору механизмы бар. Бертөрле кошларның саны арта, шул ук вакытта икенчеләренең саны кими. Берникадәр вакыттан соң, киресенчә, артканнары кими, ә азайганары күбәя. Икенче сәбәбе кеше факторы белән бәйле дип әйтергә була, – ди ул. – Йорт чыпчыгы күбесенчә шәһәр һәм авыл эчләрендә яши. Алар бөртеклеләр белән тукланалар. Шәһәр паркларын хәзер гел карап, үләнен чабып карт агачларны кисеп торалар. Үлән орлык бирергә өлгерми, димәк, чыпчыкка азык калмый. Чүплекләрдән дә әллә ни туклана алмыйлар. Чүп контейнерларының күбесе каплаулы. Карт агачларның кәүсәләрендә тишек табып, шунда оялыйлар иде. Куркынычсызлык максатыннан аларны да кисәләр. Ояларга урын калмый. Моннан тыш йортлар чердаклары да ябылды. Яңа йортлар бетон белән пыяладан гына тора, тишек-тошык урыннары юк. Элек мәктәп укучылары 1 апрель алдыннан кош оялары ясый иде. Ул гадәт бетте диярлек. 

Бу проблемага игътибар итү йөзеннән, белгечләр йорт кошларының мониторингын алып бара башлаган. Шуның нигезендә соңгы берничә елда белгечләр йорт чыпчыкларының саны арту күзәтелә башлаган. 
Орнитолог София Хохлачева әйтүенчә, бу – экология-агарту акциясе.

– Ул кешеләрне биотөрлелекне саклау мәсьәләләренә җәлеп итүне һәм мониторинг нигезләрен үзләштерүне генә түгел, ә Россиядә басу һәм йорт чыпчыкларының саны һәм торышы үзгәрүдәге тенденцияләрне ачыклауга да юнәлдерелгән. Мондый массакүләм исәпкә алулар зур территорияләрне колачларга мөмкинлек бирә. Без икеләтә файда алабыз: орнитологлар – мәгълүматларга ия була, катнашучылар – яңа белемнәр ала, шулай ук бу тагын бер тапкыр саф һавада булу һәм туган як табигате белән танышу мөмкинлеге дә, – ди белгеч.

Конкрет бу исәпкә алулар ике төр – басу һәм йорт чыпчыгы өчен үткәрелә. Чыпчык тупланган урыннарны табу өчен, куе куаклыкларны табарга кирәк, чөнки алар шундый урынга тартыла. Бу урынның координаталарын теркәргә, кошларны фотога төшерергә һәм нинди төр булуын исәпкә алып, санын исәпләргә кирәк була. Һәм бу мәгълүматларны, инструкцияләрне үтәп, vorobey.nbud.ru сайты аша орнитологларга тапшырырга. 
– Татарстанлылар, минем тәҗрибәм күрсәткәнчә, ә мин бер генә исәпкә алуны координацияләмим, мондый чараларда актив катнашалар. Безнең республикада табигать, экология мәсьәләләре белән кызыксыну югары, – ди София Хохлачева.

Чыпчыкларга нәрсә ашатырга ярый яки ярамый?
Кошларга тозлы яисә тәмләткечләр һәм консервантлар кушылган, шулай ук термик эшкәртелгән, әйтик, кыздырган көнбагыш бирмәгез. 
Кышкы чорда чыпчыкларны ашату өчен иң кулай ризык – югары калорияле азык. Мисал өчен: уртача зурлыктагы яки вак көнбагыш орлыклары. Әлбәттә, алар кыздырылган һәм тозлы булырга тиеш түгел. 
Салкын көннәрдә эре сортлы көнбагыш орлыкларының калын кабыгын чукырга алар күп энергия сарыф итә, һәм ул үзен акламаска да мөмкин. Кошлар үзләре өчен энергетик яктан нәрсә отышлырак икәнен яхшы тоя, шуңа күрә, мөгаен, мондый азыктан үзләре дә баш тартачаклар.
Азык салгычларга чистартылган көнбагыш орлыклары да салырга мөмкин. 
Шулай да чыпчыкларның төп рационын тары тәшкил итә.
Басу чыпчыклары ризыкны табигатьтә дә таба алсалар, йорт чыпчыклары кеше яшәгән урыннарда гына яши торган кошлар. Шуңа күрә алар популяциясенең уңышы күпмедер дәрәҗәдә кешеләрнең ашатуыннан да тора.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading