16+

Түбән кан басымы – бу һәрвакыт начармы?

Түбән кан басымы (гипотония) кайчак гадәти хәл, ә кайчак авыру билгесе булырга мөмкин.

Түбән кан басымы – бу һәрвакыт начармы?

Түбән кан басымы (гипотония) кайчак гадәти хәл, ә кайчак авыру билгесе булырга мөмкин.

Чиге кайда икәнен терапевт, кардиолог Ленар Кашапов белән ачыклыйбыз.

Түбән кан басым дип нәрсәне санарга? 
Рәсми рәвештә түбән кан басымы дип 90/60 тан түбәнрәк күрсәткеч санала. Ләкин һәркем өчен шәхси норма дигән төшенчә бар . Кемдер 90/60та үзен бик яхшыхис итә, ә кемнеңдер инде 100/70 күрсәткеч булганда башы әйләнә һәм күз аллары караңгылана башлый. Саннар түгел, ә үз-үзеңне ничек хис итүең мөһим. 

Ни өчен кан басымы төшә? Төп сәбәпләр 
Физиологик гипотония (куркыныч түгел): 
– Нәселдәнлек үзенчәлеге (зифа буйлы хатын-кызларда ешрак). 
– Биеклеккә яисә эссе климатка яраклашу. 
– Спорт белән даими шөгыльләнү (күнеккән йөрәк экономиялерәк эшли). 
– Кан басымын көйләүче препаратларга җайлашуның беренче атналары (нормаль). 

Патологик гипотония (игътибар таләп итә): 
– Сусызлану (косу, диарея, сыеклык җитмәү, сидек кудыргычлар кабул итү). 
– Кан югалту (ачыктан-ачык яки яшерен-мәсәлән, ашказаны җәрәхәтеннән). 
– Ортостатик гипотензия (кан басымының торганда кискен төшүе) – еш кына өлкәннәрдә, диабет, Паркинсон авыруы вакытында, озак вакыт ятып торганнан соң күзәтелә.
– Йөрәктәге тайпылышлар (инфаркт, миокардит, тахиаритмия, ТЭЛА) - йөрәк канны тиешле күләмдә эшкәртеп чыгара алмый. 
– Эндокрин бозылулар (бөерләрнең җитешсезлеге, гипотиреоз, шикәрнең түбән булуы). 
– Дарулар кабул итү (нитратлар, диуретиклар, кайбер антидепрессантлар). 

Түбән кан басымы кайчан куркыныч? 
Түбән кан басымы фонында түбәндәге халәтләр барлыкка килсә, ашыгыч ярдәмгә шалтыратыгыз: 
– Аң югалту (хәтта бер генә секундка да). 
– Көчле баш әйләнү, басып тора алмау. 
– Салкын ябышкак тир, агарыну. 

Күкрәк турысы авыртуы, сулыш алу авырлыгы. 
– Йөрәк тибеше яки ритмдагы өзеклекләр. 
– Аяк/кулда кискен хәлсезлек, сөйләм бозылу. 
– Кара төстәге яки канлы косу.

Бу симптомнар инфаркт, үпкә артериясе тромбоэмболиясе, эчке кан китү яки авыр аритмия турында сөйли ала. 

Кан басымы кискен төшкәндә нишләргә? 
Әгәр дә сез егыла башлавыгызны сизсәгез: 
– Башыгызны аяктан түбән куеп ятыгыз яки утырыгыз (аякларыгызны мендәргә яки диван кырыена күтәреп куярга мөмкин). Бу канны баш миенә юнәлтәчәк. 
– Су эчегез (бүлмә температурасында булган 250-300 мл су) – кан күләме вакытлыча артачак. 
– Әгәр дарулар кабул итү белән бәйләнеш бар икән, бу артык дозировка билгесе булырга мөмкин. Киләсе дозаны табиб белән киңәшләшмичә кабул итмәгез. 
– Шикәрне үлчәгез (әгәр глюкометрыгыз булса) – гипогликемия охшаш симптомнар бирергә мөмкин. 

Әгәр торганнан соң карт кешенең кан басымы төшсә: 
– Аякларын салындырып, бер генә минутка карават кырыена утырып торсын, аннары гына торсын. 
– Компрессион гольфлар киеп йөрсен (йөрәккә веноз кайтуны яхшырта). 

Нәрсә эшләргә ярамый: 
– Күп микъдарда каһвә эчәргә – ул башта кан тамырларын киңәйтә, ә аннары тахикардия китереп чыгарырга һәм хәлне тагын да начарайтырга мөмкин. 
– Кордиамин, лимонник төнәтмәләре, элеутерококкны билгеләмичә кабул итәргә – аларның тискәре күрсәтмәләре күп һәм дәлилләү базасы юк. 
– Кискен торырга – аңыңны югалтырга һәм җәрәхәтләнергә мөмкинсең. 

Әгәр түбән кан басымы очрагында бернинди борчулы билгеләр юк икән, бернәрсә дә эшләргә кирәкми. Димәк, ул норма варианты. Бу хәтта яхшы да: инфаркт һәм инсульт куркынычы түбәнрәк.

Ләкин хәлсезлек, йокымсырау, кул/аякларның туңуы борчый икән, тоз куллануны арттырыгыз (бөер һәм йөрәк авырулары булмаса, тәүлегенә 5-6 г га кадәр), җитәрлек су эчегез (көнгә 1,5-2 л), көнгә 5-6 тапкыр аз-азлап туклану (күп ашау канны ашказанына тарта һәм төшке аштан соң гипотония китереп чыгарырга мөмкин), контрастлы душ һәм уртача аэробик йөкләнешләр (йөрү, йөзү).

Гипотония кабатланганда иң дөрес адым – терапевт яки кардиологка килү, канның гомуми анализын, биохимия (глюкоза, креатинин, электролитлар, ферритин), ЭКГ тапшыру һәм басымны үлчәү.

Гүзәл Камалова әзерләде.

Фото нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading