Исегездә булса, Финанс министрлыгы белән Төзелеш министрлыгына 1 июльгә кадәр, гаиләдәге балалар санына карап, дифференциацияләнгән ставкалы гаилә ипотекасын кертү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушкан иде. Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаков бер балалы гаиләләргә “Гаилә ипотекасы”н 12 процентлы ставка белән бирү күздә тотылуын да җиткергән иде. Шул ук вакытта икенче вариант та каралуын әйтте – аны 10 процент күләмендә ясау. Ике балалы гаиләләргә ташламалы кредитны – 6, өченче бала туганда 4 процентлы ставка белән бирү тәкъдиме бар, дигән иде ул.
Татарстан риелторлары гильдиясе әгъзасы Ләйсән Гыйлаҗиева фикеренчә, “Гаилә ипотекасы” программасы кагыйдәләрен үзгәрткән очракта, адреслы булсын өчен, бер балалы гаилә өчен аны иң күбе 10 процент ставка белән бирергә кирәк. “Хәзерге фатир бәяләре белән әле ул да яшь гаилә өчен күп. Гадәттә, яшь гаиләнең беренчел кертемгә дә акча туплау мөмкинлеге юк. Шуның өстенә максималь кредит күләме дә 6 миллион сум гына. Бер бүлмәле фатир 12 миллион сум дип алсак, калган 6 миллионына гаилә акчаны каян тапсын”, – ди ул.
Белгеч әйтүенчә, программа кагыйдәләрен өч айга кичектерүдән дә әллә ни ажиотаж көтәргә кирәкми. “1 июльгә кадәр дә ажиотаж булмады. Аласы кеше аны шартлары чынлап та кызыктырырлык булганда алып калды. Бу программа хәзер алай ук актуаль дип әйтеп булмый. Застройщиклар игълан иткән төрле акцияләр, ташламалар турында вакытында белеп алып, тәвәккәлләсәң, ул “Гаилә ипотекасы”ннан отышлырак та чыгарга мөмкин”, – ди Ләйсән Гыйлаҗиева.
2018 елдан бирле гаилә ипотекасыннан 2 миллион гаилә файдаланган.
«Гаилә ипотекасы» программасында 6 яшькә кадәрге баласы яки 18 яшькә кадәрге инвалид баласы булган гаиләләрнең катнашу мөмкинлеге бар. Мәскәү һәм Ленинград өлкәләреннән тыш, халык саны 50 меңгә кадәр булган шәһәрләрдә яки төзелеш күләме түбән булган төбәкләрдә балигъ булмаган ике һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләр киметелгән ставка буенча кредит ала ала.
Комментарийлар