Гадәттә, әгәр дә гомерлек инвалидлык төркемен билгеләсәләр, бу башкача берничек тә үзгәрергә тиеш түгел.
Әмма канун буенча әлеге статусны кайвакыт үзгәртергә мөмкиннәр. Аны кем билгеләгәнен һәм нәрсәгә әзер булырга кирәклеген ачыклыйбыз.
Инвалидлыкны медик-социаль экспертиза (МСЭ) бюросы билгели. Инвалид статусы мәңгегә бирелә торган очраклар исемлеге РФ Хөкүмәтенең 05.04.2022 № 588 карарында китерелә.
Аларга тумыштан килгән авыр аномалияләр һәм генетик авырулар, тулы сукырлык яки сукыр чукраклык, нерв системасының җитди зарарлануы, психик тайпылышлар, аяк-кул белән бәйле дефектлар һәм башкалар керә.
Әгәр дә пациентның хәле тотрыклы һәм дәвалауга бирелмәве ачыкланса, комиссия гомерлек гариплекне шунда ук йә берничә ел дәвамында күзәтү вакытында билгеләргә мөмкин. Дөрес, закон карарны яңадан карау, үзгәртү мөмкинлеген дә калдыра.
Бу сәбәпләрне җентекләбрәк карап чыгыйк:
1. Сәламәтлек торышы сизелерлек яхшырган: пациентка югары технологияле операция ясаганнар (трансплантация, заманча имплант урнаштыру һ.б.) яки терапия барышында дәвалауның яңа ысулларын кулланганнар. Организмның функцияләре шулкадәр торгызылган ки, кеше инвалидлык критерийларына эләкми.
2. Хата яки ялган табалар. МСЭның югарырак бюросы тарафыннан тикшерү (контроль) барышында мәгълүматларның бозылганын, табиб мөһим фактларны яшергәнен яки тулы булмаган документлар пакетын тапшырганнарын ачыкланса. Әгәр инвалидлык законсыз билгеләнгән икән, аны төшерәләр.
Шунысы мөһим: статусны яңадан карау өчен һәрвакыт яңа экспертиза уздыралар. Аның нәтиҗәләре буенча белгечләр агымдагы төркемне раслый, аны үзгәртә яки вакыты чикләнмәгән урынына вакытлы итә ала.
Юристлар аңлатканча, чиксез гариплекне гамәлдән чыгару, инвалидны ташламалардан һәм статустан мәхрүм итү җитди сәбәпләрсез мөмкин түгел. Мондый карарны расланган һәм дәлилләнгән фактлар белән ныгытырга кирәк. Әгәр кеше комиссия нәтиҗәләре белән килешмәсә, ул һәрвакыт үз хокукларын яклау өчен мөрәҗәгать итә ала.
Әгәр дә сез гаделсезлек белән очрашсагыз һәм төркемегезне нигезсез рәвештә төшерсәләр, сезнең бу карарны инкарь итү өчен бер ай вакытыгыз бар.
Шикаятьне ничек бирергә:
-Дәүләт хезмәтләре аша. Эзләгәндә «МСЭ карарына шикаять» дип кертегез.
-почта аша яки шәхсән барып. Гаризаны заказлы хат белән экспертиза үткәргән бюрога яки югарырак инстанциягә җибәрегез. Мөрәҗәгатьләр белән эшләү тәртибе МСЭның рәсми сайтында тасвирланган.
Сезне кабат экспертизага чакырачаклар (яки аны читтән торып үткәрәчәкләр) - мөмкин булганча табибларның яңа нәтиҗәләрен җыегыз.
Әгәр чыгарылган нәтиҗә сезне канәгатьләндермәсә:
1. Беренчел бюро карарына төбәкнең төп бюросына шикаять бирегез.
2. Төп бюро бәяләмәсенә Федераль бюрода (Мәскәү шәһәре) дәгъва белдерегез. Бланк МСЭ сайтында бар.
3. Федераль бюро карарына – судка гариза языгыз.
Вакыты чикләнмәгән инвалидлык төркемен үзгәртү яки бетерү бары тик медицина бәяләмәсе нигезендә генә гамәлгә ашырыла. Әгәр кабул ителгән карарның дөреслегенә шик туса, шикаять бирү хокукыннан файдаланырга киңәш ителә.
Чынлыкта исә, мондый төр карарлар белән тормышыгызда бөтенләй дә очрамасагыз иде. Сәламәт булыгыз һәм үзегезне саклагыз!
Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Лилия Яфизова әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар