16+

Һәйкәл-гыйбадәтханәдән Казан Кремленә җир асты юлы бар дигән сүз дөресме?

Масштаблы төзекләндерүдән соң, Казансу елгасында Спас нерукотворный храмы буларак билгеле булган гыйбадәтханә-һәйкәл ачылды. 1823 елда төзелгән һәйкәл-гыйбадәтханә федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып тора.

Һәйкәл-гыйбадәтханәдән Казан Кремленә җир асты юлы бар дигән сүз дөресме?

Масштаблы төзекләндерүдән соң, Казансу елгасында Спас нерукотворный храмы буларак билгеле булган гыйбадәтханә-һәйкәл ачылды. 1823 елда төзелгән һәйкәл-гыйбадәтханә федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып тора.

Кыскача тарихына килгәндә, ул 1552 елда Казанны алганда һәлак булган сугышчылар каберлеге урынында төзелә. Явыз Иван сугышчыларның өелеп яткан гәүдәләрен күреп, аларны җирләргә куша. Каберлек өстенә курган куела. “Рус зираты” дип аталган бу урында шул ук көнне Иван патша Изге Богородица Успение монастырен төзергә боера. Ә андагы монахлар гомер буе шунда җирләнгән сугышчылар өчен дога кылырга тиеш була. Әмма монастырьны язгы ташу сулары җимерә башлый һәм шуннан ул Зилант тавына күчерелә. 1813 елда Александр I кушуы буенча һәйкәл-гыйбадәтханәнең яңа проекты әзерләнә. Борынгы Мисыр һәм Греция белән тәэсирләнгән архитектор Николай Алферов аны гадәти булмаган пирамида формасында эшләргә тәкъдим итә. Нигезгә таш 1813 елда салына. 

Соңыннан ачыкланганча, Алферов проекты 100 315 сумга төшә. Бу Зилант монастыре өчен генә түгел, Казан епархиясе өчен дә бик зур акчалар булган. Сүз уңаеннан, ул елларда яхшы таш чиркәү 10 000 сумнан да артыкка төшмәгән. Зилант монастыре монахлары, төзелеш барган еллар дәвамында, Санкт-Петербург, Мәскәү, губерна шәһәрләренә, Түбән Новгород ярминкәсенә акча җыю өчен барганнар. Әмма акча акрын җыела һәм төзелеш 1823 елга кадәр сузыла. Шул елның җәенә һәйкәл төзү һәм гыйбадәтханә эчендәге төзекләндерү эшләре төгәлләнә. Әмма тиздән проект һәм расчетларда җитешсезлекләр ачыклана һәм һәйкәл тиз искерә башлый.

Кызганычка, күп еллар ул ташландык хәлдә тора, вандаллар һөҗүменә дә дучар була. 1918 елда ябылган гыйбадәтханә 2001 елда кабат торгызыла. Төрле елларда монда ремонт эшләре алып барыла. Ә 2024 елда, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, иң колачлы реставрацияләү эшләре башланды һәм быел ул ишекләрен ачты. Гыйбадәтханәне Татарстанда визит белән булган Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл изгеләндерде.
Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин журналистлар өчен оештырылган пресс-турда хәбәр иткәнчә, ремонт эшләре бик кыска вакыт аралыгында эшләнгән. Һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл-гыйбадәтханәдән Казан Кремленә җир асты юлы бар дигән имеш-мимешнең дә дөреслеккә туры килмәвен әйтте ул. 

Торгызу эшләре барышында яр буе көчәйтелгән, машина кую урыннары эшләнгән, тарихи баскыч торгызылган, ярдан гыйбадәтханәгә күпер төзелгән, цоколь өлешендә һәм гыйбадәтханәнең беренче катында гидроизоляция ясалган, су кертелгән, түбәгә тәре урнаштырылган, фасад табигый таш белән тышланган. 
Гыйбадәтханә электр белән җылытыла. Дивар калынлыгы 1 метрдан артып китә, шуңа да кышын монда салкын булмаячак. 
Һәйкәл-гыйбадәтханәнең тарихи урынында тугыз чаң манарасы  барлыкка киләчәк. Алар Ярославльдә эшләнә, иң зурысы 473 килограмм булачак, диде Иван Гущин. Чаңнарны Татарстан көнендә куярга исәпләп торалар. 

Янәшәдәге территорияне төзекләндерү тәмамланып килә. Анда бәдрәф, чиркәү лавкасы куелачак. 
– Күңелне кыра торган нәрсә: храм комплексы территориясендә хәзер велосипедчылар да йөри. Бу килешә торган эш түгел. Монда бит сугышчылар да күмелгән. Шәһәр халкы да, туристлар да шушы хакта истә тотсын иде, – ди комитет рәисе. 
Күптән түгел генә төзекләндерелеп бетүенә карамастан, монда шәһәрлеләр инде яратып йөри башлаган. Кичен утлар яктысында ул тагын да матур күренә, дип ышандырдылар безне. Без булдык, сез дә күреп кайтыгыз әле.   
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading