Россия белән Һиндстан журналистларының медиа-форумы үткәрелде.
Казанда 14–17 октябрьдә II Россия-Һиндстан «ТАЙМ» бизнес-форумы эшли. Әлеге программа кысаларында Россия белән Һиндстанның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында медиа-форум үткәрелде.
Дуслык тамырлары тирәндә
Азия һәм Тын океан илләре мәгълүмат агентлыгының генераль секретаре Марат Абулхатин искәрткәнчә, Россия белән Һиндстанның дуслык элемтәләре ерак тарихтан килә. Афанасий Никитин үзенең «Хождение за три моря» китабында Һиндстанны җылы сүзләр белән искә ала. Һиндстанда 25 ел яшәгән рәссам Рерихның картиналары да Һиндстанга күңел җылысы белән сугарылган.
— Махатма Ганди, Җәвахарлал Неру, Индира Ганди СССРга дуслык мөнәсәбәтендә тордылар. Безнең үзара хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре зур. Россия белән Һиндстан арасында виза тәртибе гамәлдән чыгарылса, халыкларның аралашуы нык җанланыр иде, — диде Марат Абулхатин.

Татарстанга килүчеләр арта
— Быелгы бизнес-форумга Һиндстаннан делегация узган елгыдан да күбрәк килгән, бу — зур сөенеч. Татарстан җитәкчелеге әйткәнчә, Һиндстан безнең республикага инвестицияләр кертүдә һәм хезмәттәшлектә иң актив илләрнең берсе. Республикабыз сәнәгать, фән ягыннан куәтле, инвестицияләр җәлеп итүдә Россия төбәкләре арасында беренче, — диде «ТАТМЕДИА» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

«Ялганны фаш итәбез»
— Россия Һиндстанга булыша, Һиндстан да Россия яклы. Һиндстан халкы ул — табигать баласы, алар Россияне ярата. Мәгълүмат ул — тәэсир итү, акыл белән идарә итү коралы. Интернет аша Һиндстанда да ялган хәбәрләр таратырга омтылышлар бар, без аларны фаш итәбез. Һиндстан белән Россиянең дуслыгы бик мөһим, аны сакларга кирәк, — диде PTIның бүлек редакторы Манаш Пратим Бхуян.
«Казан күңелне чакыра»
— Узган ел Казанга килгән идем, беренче күрүдә үк Казанга гашыйк булдым. Һинд халкында «Урын чакыра» дигән гыйбарә бар. Казан да күңелне чакырып тора. Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди белән Россия Президенты Владимир Путин 20 мәртәбә очрашканнардыр. Монысы — югары очрашу, халыкларның да ешрак аралашуы кирәк. АКШ һәм Көнбатыш сәясәтчеләре Һиндстанга басым ясый, Россия белән дуслыгыбызны өзәргә тели. Безгә андый басымнарга бирешмәскә, дуслыкны ныгытырга кирәк, — диде The India баш редакторы Маниш Чанд.

Ил башлыклары — дуслык үрнәге
— Казан — яраткан шәһәрем, мин Казанга инде сигезенче мәртәбә килдем. Массакүләм мәгълүмат чаралары аша бер-беребезгә хәбәр җиткерү зарур. Россиянең бүгенгесе, аның куәтле сәнәгате турында Һиндстанда бөтен кеше дә белеп бетерми. Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди көчле «русофил», ул Россияне ярата, ә Россия Президенты Владимир Путин көчле «индофил», ул Һиндстанны ярата. Ике илнең журналистлары да шундый ук дуслыкта иҗат итсен, — диде The New Spring баш редакторы Ратиш Наир.
Журналистлар Галина Столярова, Ксения Кондратьева, шулай ук Һиндстан журналистлары Шиха Салари белән Аянанга Майтра да массакүләм мәгълүмат чараларында Россия—Һиндстан хезмәттәшлеген һәм дуслыгын пропагандаларга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар