Казан шәһәрендә яшәүче Гөлсинә апа Семенова улы Русланның каберенә баргач, күзләре иң элек чәчәкләргә төшә.
Кабер өстендә кызыл канәферләр ята, ә өйдә, тәрәзә төбендә, улы соңгы тапкыр алып кайткан роза гөле үсеп утыра. Гөлнең яфраклары саргая башлагач, әни кеше аны үзе дә сизмәстән улының хәбәре итеп кабул иткән. Гөл корый башлагач, күңелен шомлы уйлар биләп алган, ә беркөнне ул кинәт шаулап үсеп киткәч, Гөлсинә апа аның яфракларын сыйпап, улым яши, дип үз-үзен ышандырган. Чәчәк ата бит, димәк, бар да әйбәт булачак, дип уйлаган ана кеше.
«Кал, эшлә» Гөлсинә апа белән әңгәмәбезне башлаганда ук, элеккеге тормышына: авылдагы балачагына, әтисен югалтканнан соңгы елларга, Казанга китүенә, заводтагы тәүге эш көннәренә, тулай торактагы яшьлегенә, аннары гаиләле тормышына, ике улы белән мәш килгән елларына әйләнеп кайттык. Улы Русланның язмышын аның әнисенекеннән аерып карау да мөмкин түгелдер, чөнки кайбер балаларның холкы, тормышка мөнәсәбәте, кешеләргә карата җаваплылыгы кечкенәдән үк өйдә күргәннәреннән җыела.
Гөлсинә апа Әтнә районының Иске Шимбер авылында алты балалы гаиләдә туып үскән. Ул вакыттагы авыл тормышын бүгенге көн белән чагыштырырлык та түгел: интернатта яшәп укыганда, туган авылга юлаучыларга, трактор яки ат арбасына утырып кайткан чаклар да күп булган. Шуңа күрә авылга атнага бер тапкыр кайтып килү дә үзе бер вакыйга саналган.
Сигезенче сыйныфны Түбән Көек мәктәбендә тәмамлап, алга таба Гөлсинә Әтнәдә укырга теләгән. Әти-әнисе дә кызларын белемле итәргә тырышкан. Әмма мәктәп елларының соңгы чоры якынлашканда гаиләгә зур кайгы килгән: Гөлсинә тугызынчы сыйныфта укыганда әтисе үлеп киткән, ә авылда калган кызның Казанга китүе өчен кирәкле кәгазьләрне колхоздан алу җиңел булмаган.
Аны авылда калырга үгетләп колхоз рәисе дә берничә тапкыр: «Кал, эшлә», — дип әйткәләгән. Гөлсинә дә бер мәлгә шул тормышка күнергә мәҗбүр булган, фермага эшкә кереп авылның гадәти мәшәкатьләренә чумган. Әмма Казанга китү теләге аның күңелендә барыбер сүнмәгән. Шуңа күрә бер абыйның яшереп кенә белешмә бирүе авыл тормышыннан чыгарга ачылган ишек буларак кабул ителгән.
1982 елда ул заводка эшкә килгән. Тулай торакка урнашкан. Гөлсинә апа заводтагы эшен авыр дип искә алмый, чөнки аның өчен бу авылдагы әнисенә кайтып булышу мөмкинлеге биргән. Отгуллар җыеп, эштән соң берничә көнгә авылга кайтып, өйдәге эшләрне эшләп, аннары яңадан Казанга киткән еллар бу.
«Кайсысына килде икән бу егет?» Заводта ул хезмәт юлын гади эшче булып башлый, дүртенче разряд белән керә, аннары үз тырышлыгы белән белемен, осталыгын күтәрә. Утыз җиде ел бер урында эшләп, 2019 елда гына лаеклы ялга чыга. Кайчандыр авылдан белешмәне яшерен генә алып чыгып киткән кызның гомере шулай итеп зур заводның өч сменалы тормышы белән бәйләнә. Тулай торакта яшәгән елларда ул булачак ире Владимир белән таныша.
— Егетләр кызлар янына килеп йөри торган вакытлар. Бер көнне күрше бүлмәгә кызлар янына кереп чыктым. Анда бер егет үзенең дустын да алып килгән икән. Кердем дә, карыйм, бүлмәдә чит-ят бер егет утыра. «Кайсысына килде икән бу егет?» — дип, күз салдым да чыгып киттем.
Үземнең эшем белән. Ә ул... ул исә мине карап калган икән. Шул вакытта моңа әллә ни игътибар да итмәдем. Ә менә теге егетнең күңелендә, күрәсең, беренче күрүдән үк нидер кузгалган. Булачак ирем дустына: «Миңа мондагы кызлар кирәкми. Әнә теге озын чәчле кыз ошады», — дигән. Дусты исә аңа: «Юк инде, сиңа карамый ул. Аның егете бар», — дип җавап биргән. Чыннан да, ул вакытта мин башка бер егет белән очрашып йөри идем. Әмма язмышның миңа үз планнары булган икән...
Мин бүлмәдәге кызларга кереп: «Менә бер яшь егет килгән. Кайсыгызга әрәм булыр икән?» — дип шаярып сөйләдем. Ә теге «чит-ят» егет, үз чиратында, дустына: «Ничек кенә булса да, мин аны үземә каратам!» — дигән. Шулай итеп, бер караштан башланган кызыксыну әкренләп дуслыкка әйләнде. Тора-бара бер-беребезгә ияләштек... Һәм бер-беребезгә гашыйк булуыбызны сизми дә калдык. Бер елдан артык очрашып йөргәннән соң, 1986 елда өйләнешеп тә куйдык. Теге беренче егетем исә акрын гына тормышымның күләгәсендә калды, — дип искә ала Гөлсинә апа.
Владимир Мамадыш районының Ташлыяр авылыннан, керәшен егете булып чыккан. Гөлсинә апа башта аның туганнары, авылы тарафыннан ничек кабул ителермен дип уйлый, чөнки дин, гадәт, тәртип ягыннан ике гаиләнең аермасы бар. Әмма Владимир үзен сүз белән түгел, эше белән күрсәткан: кулыннан бөтен эш килә, йортта оста чакырып торасы юк, нәрсә эшләргә кирәк булса, үзе тотына.
Гөлсинә апа бүген дә: «Уңган-булган керәшенгә тап булганмын, димәк, Аллаһ миңа шундый ир бүләк иткән» — дип аерым искә ала.
Ташлыярда да аны тиз үз иткәннәр. Авылда бер-берсенең хәлен белеп тору, кирәк вакытта суганын, бәрәңгесен, җиләк-җимешен бүлешү гадәти нәрсә булып калган. Күршеңнең ишегалдында эш бар икән, үзеңнеке кебек кереп булышасың. Гөлсинә апа да бу авылга килен булып төшкәннән соң үз кеше булып киткән.
Владимир өйләнешкәннән соң Норильскига киткән. Яшь гаиләгә акча кирәк, туганнары чакырган. Ул башта үзе генә киткән, Гөлсинә соңрак барырга тиеш булган. Әмма анда яшәр урын табылмаганга, Гөлсинә авылда калган. Шул арада беренче уллары Руслан туган. Гөлсинә баласын күтәреп әнисе янына кайткан. Көннәр үтеп, айлар узган. Северный бистәсендә яшәүче апасына кунакка килгәндә, ул иренең кайтачагын белмәгән дә. Ишегалдына чыгып керләр элгәндә, капкадан кулына чәчәкләр тоткан ир-ат кереп килгән. Башта танымый да торган.
Өйдә ике бала була: берсе уллары Руслан, икенчесе туганнарының малае. Владимир карават янына килеп баскан да, баланың кайсысы үзенеке икәнен белергә тырышкан. Ә Руслан әтисенә шулкадәр охшаган була ки, аны беренче күрүдән үк тану авыр түгел.
«Ашыгыч ярдәм» Шул көннән Владимир китми калган, гаилә яңадан бергә җыелган, гаилә башлыгы заводка эшкә урнашкан. Гөлсинә апа ул вакытларны искә төшергәндә, Русланның тыныч бала булганына гына басым ясамый; ул аның кечкенәдән үк үзенә тапшырылган тормышны артык шау-шу чыгармыйча кабул итә белгәнен дә аңлата. Бәлки, соңрак аның холкында күренгән сабырлыкның тамыры шундадыр.
Мәктәптә Руслан математика, физика белән аеруча кызыксынган. Унынчы сыйныфта президент мәктәбе итеп сайланган. 2004 елда ул Казандагы 130нчы мәктәпне тәмамлап, Казан химия-технология институтының механика факультетына укырга кергән. Ә 2008 елның көзендә ул армиягә китәргә карар иткән.
Иң кызыгы — бу карарны гаиләгә алдан ук озак сөйләмәгән дә. Хәрби комиссариатка үзе барып гариза язган, китәсен ике көн кала гына әйткән. 27 октябрьдә аны хәрби хезмәткә алганнар, Оренбург өлкәсендә ракета гаскәрендә хезмәт иткзн. Бер елдан соң кече сержант булып кайткан.
2009 елда ул «Казаноргсинтез» заводына эшкә кергән. Руслан яхшы белгеч булып танылган. Аның белән эшләгән кешеләр аны беренче чиратта һөнәрен белгән, кешегә ярдәм итәргә әзер торучы егет итеп искә ала. Машинаны сүтеп җыя, кулыннан эш килә, кемгә ярдәм кирәк — шалтыраталар. Гөлсинә апа аны хәтта «ашыгыч ярдәм» дип йөрткәннәрен әйтә.
— 2015 елда улым Ләйлә исемле кыз белән танышты. Алар дусларының туенда очрашкан, аннары сөйләшә башлаганнар. Бу танышлык озакламый гаиләгә әйләнде. Руслан гаилә тормышында да шул ук кеше булып калды: артык сүз белән түгел, эш белән кайгыртты.
Фатирда түбә белән ишекләрдән кала күп эшне үзе эшләде, коммуналь түләүләрне, счетчик күрсәткечләрен алып баруны үз өстенә алды, машинага, йортка, көндәлек мәшәкатьләргә дә үзе тотына иде. Улы Эмиль тугач, аның өчен тормышның мәгънәсе тагын да үзгәрде. Ул баласының нәрсә ашавыннан алып, нәрсәгә кызыксынуына кадәр белеп торырга тырышты, минем белән дә, хатыны белән дә гел киңәшләшеп эшләде, — ди Гөлсинә апа.
«Барысы да әйбәт» 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация турында хәбәр килгәндә, өйдәгеләрнең борчылуы бер нәрсә, ә Русланның үз карары. 27 сентябрьдә аны хәрби комиссариатка чакыралар. Эштән кайткач, бу хакта гаиләсенә хәбәр иткән. ЭКСПОда яңа тормыш башлана. Ул мотоукчылар бүлекчәсенә эләгә, взвод командиры урынбасары итеп билгеләнә. Гаиләгә анда ни булганын артык сөйләми. Үзе турында сорасалар, «барысы да әйбәт» дип җавап бирә.
Ана кеше улының «барысы да әйбәт» дигән сүзенә ничек ышансын инде, әмма башкача нәрсә эшли алсын? Көн саен хәбәр көтә, яу кырыннан улы шалтыратса, тавышыннан аның хәлен аңларга тырыша. Ләйлә белән сөйләшеп, аннан килгән һәр яңалыкны белергә тели. Руслан ике тапкыр ялга кайта.
2023 елның 22 октябре — Русланны якыннары соңгы тапкыр күргән көн. Гаиләсе аны чираттагы ялыннан соң озата. Кеше үзенең соңгы күрешүен гадәттә соңгы күрешү дип белми бит. Декабрь башында ул хатынына Яңа ел посылкасы турында яза. Әнисе пешергән печеньены сорый.
«Әни үзенең печеньесын пешереп җибәрсен әле», — дип яза ул. Посылка җибәрергә өлгермиләр. 7 декабрьдә Руслан Ләйләгә шалтырата. Әтисенә бүләк алдымы, дип сорый. Ләйлә чыбыксыз колакчан алырга уйлый. Ә Гөлсинә апаның да кулында билетлар була: 10 декабрьдә концертка барырга тиешләр.
Улының соравы, «әтигә бүләк алдыңмы?» дигән гади генә җөмләсе соңгы сөйләшүләрнең берсе булып кала. 9 декабрьдә Руслан Ягодное торак пункты тирәсендә һәлак булган. Башта гаиләгә аның каты яралануы турында хәбәр килә. Аны госпитальдә күргәннәр, исән булырга мөмкин, дигән сүзләр ишетелә. Соңрак Руслан белән бергә булган хәрбинең хатыны хәбәр итә: аны кулларына күтәреп чыгарырга тырышканнар, исән калсын өчен барысын да эшләгәннәр, ләкин ул аның кулында җан биргән.
Роза гөле Әмма әни кеше моңа шунда ук ышанмый. Гөлсинә апа әле көтә.
— Бәлки, яралангандыр, бәлки, хәбәрсез генә калгандыр, бәлки, берничә көннән үзе шалтыратыр. Чөнки минем өчен «һәлак булды» дигән хәбәрнең кәгазьдә язылуы белән улымны югалтуның чынбарлыкка әйләнүе арасында бик зур ара бар. Өемдә Руслан бүләк иткән роза гөле дә тора. Башта ул шиңә башлады. Аңа су сибәм, карап торам, терелтергә тырыштым. Һәм гөл яңадан күтәрелеп китте, яфраклары җанланып китте, — ди хәрбинең әнисе.
Шул чакта Гөлсинә апа үзенчә: «Улым исән» дип нәтиҗә ясый. Кеше кайгыдан котылу өчен кайчак шундый кечкенә генә дә өметкә тотына. Берәүгә ул гади генә гөл булыр, ә ана өчен ул вакытта бөтен дөнья белән улы арасындагы соңгы җепкә әйләнә.
Берничә көннән Русланның һәлак булуы рәсми рәвештә раслана. «Курган» зиратында хушлашырга бик күп кеше җыела. Заводта бергә эшләгән кешеләр, туганнары, дуслары, аның белән бергә хезмәт иткән егетләрнең якыннары килә.
— Русланның махсус хәрби операциядәге хезмәте турында сөйләгәндә дә иптәшләре курку белмәвен, башкаларга ихтирамлы булуын искә ала. Ул яу кырыннан бер хәрбине алып чыккан, үзе куркыныч астында калса да, кешене калдырып китмәгән. Соңыннан аның батырлыгы өчен бүләкләр бирелде, шул исәптән Суворов медале дә. Русланның бөтен тормышы шунда сыйган: кеше үз эшен үзе эшләргә тиеш, берәүгә авырлык төшсә, читтә калырга ярамый, син бармасаң, бәлки, башка кеше барыр, син ярдәм итмәсәң, бәлки, кемгәдер ярдәмсез калырга туры килер. Аның өчен җаваплылык шулай аңлашылгандыр диеп уйлыйм, — ди ул авыр сулап.
Ә Эмиль әле әтисенең үлгәнен тулысынча аңламый. «Әти кайда?» — дип сорый. Аңа «командировкага китте, кайтачак» дип аңлаталар. Аннары әкренләп чынлыкны әйтергә тырышалар, әмма бала өчен «бүтән кайтмый» дигән сүзнең мәгънәсе әле ерак.
Гөлсинә апа улы турында сөйләгәндә, аның тавышында кайгы белән бергә горурлык та сизелә. Ләкин бу горурлыкны ул зур сүзләр белән әйтми. Аның өчен Руслан — орденнар белән бүләкләнгән хәрби генә түгел, ә кешеләр шалтыратканда ярдәмгә килгән, заводта үз эшен белгән, әнисенә киңәш биргән, энесенә абый булган, хатынын һәм баласын кайгырткан, авылын яраткан кеше. Кешенең гомере кайчак шулай гади нәрсәләрдән тора икән.
Гөлсинә апа хәзер улының почмактагы фотосына карый. Русланның энесе Владислав та абыйсы янына килеп, фотога карап тора да, читкә китеп беркемгә күрсәтмичә елый. Ике абыйлы-энеле арасында булган шул якынлык хәзер сөйләшү белән түгел, тынлык белән дәвам итә.
Махсус хәрби операция зонасында башын салган Руслан Семеновның юклыгы еллар узган саен кимеми, киресенчә, аларның көндәлек тормышта калдырган урыннары гына ачыграк күренә башлый. Тәрәзә төбендәге роза да шуны искә төшерә. Гөлсинә апа аны әле дә саклый. Чөнки ул гөлне улы алып кайткан. Һәм ана йөрәге өчен, улыннан калган һәр нәрсә кебек, аның да үзенә күрә бер тавышы бар.
Комментарийлар