16+

Казан метросында бер кызны күреп, күзләремне кая куярга белмәдем

Бер көнне эштән кайтканда, метрода бер «искитмәле» диеп әйтимме соң, нәрсә күзәттем.

Казан метросында бер кызны күреп, күзләремне кая куярга белмәдем

Бер көнне эштән кайтканда, метрода бер «искитмәле» диеп әйтимме соң, нәрсә күзәттем.

Күзәттем дию дә дөрес түгел инде, просто күзем төште. Ишек кырыендагы утыргычта идем һәм төшәргә җыенып, килеп баскан кызның бил өлеше нәкъ минем күз тирәсенә туры килде. Матур инде, сүз дә юк, яшьлек үзе гүзәл бит ул. Пальто сәдәфләрен ычкындырган, бу арада хәйран гына җылы бит көннәр. Болай, кеше тикшерә торган гадәтем юк минем, әмма менә бу турыда сөйләмичә кала алмадым, гафу итәрсез.

Әстәгъфируллаһ!

Һәрберебез матурлыкны ярата, шуңа, мин дә бу кызны баштан-аяк күз йөгертеп алдым һәм бер урынга җиткәч, шаккаттым. Әллә аның өчен, әллә үземнең шуны күрүемә шуның кадәр оят булып китте, карашымны метро идәненә төбәгәнемне сизми дә калдым. Яшьләрдә шундый модадыр бәлки, тик минем беренче мондый ачыктан-ачык оятсызлыкны күрүем булды.

Хәзер кызлар бик тә сыланып торган трикотаж ыштаннар кияләр, колготки кебек инде ул. Әмма андый ыштан белән, һичьюгы, ботларының уртасына җитәрлек кофта, блузка кияләр иде. Ә хәзер, киресенчә, өсләренә кигәнне шул ыштанга кыстырып куя башлаганнар! Әстәгъфируллаһ! Бот арасындагы оят җире, мин сиңа әйтим, күпереп, «мин монда» дип, кычкырып тора. Әйтәм бит, ул кыз өчен миңа оят булды, дип.

метро. фото ТИ

Өчпочмаклап ыржайтып йөриләр

Бу яшьләр нигә дип шуның кадәр үзләренең бөтен җирләрен күргәзмәгә куя икән? Без яшерә идек, хәтта күз карашларыбызны да. Ә хәзер, әнә, иң яшерәсе урыннарын да өчпочмаклап ыржайтып йөриләр. Чит илдә ир-атларны үзләренә ничек каратырга белмәгәнлектән шулай кыланалар икән, дип, интернетта укыган идем. Ләкин, әлегә ирләргә аның кадәр кытлык булмаган илебездә, бигрәк тә Казаныбызда шундый күренешкә тап булырмын дип һич кенә дә уйламадым.

  • Балакайлар, кызлар, иярмәгез әле шул кирәкмәгән, тузга язмаган юнәлешкә тайпыла башлаган чит ил кыланмышларына. Ир-егетләр алар, күрсәтеп йөрмәгәч тә, үзләренә кирәкне күрә.

Румия апагыз, Казан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading