16+

Яңа елда безне нинди бәяләр көтә?

Яңа елга өметләр баглап, төрле уй-планнар корып керәбез.

Яңа елда безне нинди бәяләр көтә?

Яңа елга өметләр баглап, төрле уй-планнар корып керәбез.

Ләкин, уңышлар үзләреннән-үзләре генә килми, эшләр дә “чуртан кушуы” буенча гына башкарылмый. Хыял-максатларыңа киртәләрне уза-уза ирешәсең. Ел башында ук “бәяләр” дигән киртә көтеп тора безне.

НДСның артуы, яңа акцизлар, тарифларны һәм җыемнарны индексацияләү күп тармакларда бәяләрнең күтәрелүенә, шулай ук хезмәт күрсәтүләрнең кыйммәтләнүенә этәрде.

Азык-төлек

Ашар өчен яшәмибез, яшәр өчен ашыйбыз, дип әйтәбез. Тик, тәмләп сыйлануларны кысарга туры килмәгәе. Быелның 1 гыйнварыннан НДС 20 проценттан 22 процентка күтәрелде. Бу кондитер әйберләренең, чәй белән кәһвәнең күтәрелүенә этәрде. Шөкер, беренчел ихтыяҗлардагы азык-төлеккә: ит, сөт, яшелчәләр, ярма, икмәк һәм шикәргә 10 процент ташламалы ставка саклана.

Коммуналь тармак

Торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар ике мәртәбә күтәрелә. Беренчесе – 1 гыйнварда 1,7 процентка күтәрелде. Икенчесе – 1 октябрьдәге үзгәреш 18,2 процентны тәшкил итәчәк.

Мәсәлән, Казанда 1 гыйнвардан салкын суның бер кубометры 74,62 сумнан хисаплана. Башка муниципаль берәмлекләрдә әлеге бәя 37,38 сумнан 58,44 сумга кадәр. Электр – 4,96 сум кВт/сәгать. Электр плитәле йортларда 4,96 сум. Газның кубометры (газүткәргеч челтәреннән килүче) 8,55 сум. Фатирда яки өйдә хисаплагычлар булмаса, түләү нормативлар нигезендә языла, бу шактый кыйммәткәрәк төшә.

Алкоголь һәм тәмәке

Көчле алкогольгә, шәрабкә һәм сырага бәяләр артты. Кибеттә бер шешә аракы (0,5 литр) кимендә 409 сум бәясендә була. Моңа кадәр 651 сумдагы коньяк кимендә 755 сумны тәшкил итә. Шәраб бәясе уртача 70-100 сумга өскә үрмәләде.

Сигаретка һәм тәмәкегә акцизлар 7-11 процентка күтәрелде, бу бер капның бәясенә 10-15 сум өстәлде, дигән сүз.

Техника һәм импорт

Чит илдән кертелә торган электроникага таможня җыемы артты. Илгә кертелгән электроника партиясенең бәясе 10 миллион сумнан кыйммәтрәк булса, таможня җыемы 30 мең сумнан 74 мең сумга күтәрелә. 2026 елның 1 сентябреннән башлап чит илдән кайтартылган электроникага (ноутбук, смартфон, планшет) әле тагын 5 мең сум технологик җыем да кертеләчәк.

Аэропорт “хәере”

Авиабилетлар кыйммәтләнү белән беррәттән, быел пассажирлардан “аэропортны төзекләндерү өчен” 150 сум өстәмә түләү дә алына. РЖД быел билет бәясен күтәрергә планлаштырмый. Алар моны узган ел эшләп өлгерде. Федераль трассалардан йөргән өчен йөк машиналарыннан моңа кадәр гамәлдә булган түбән коэффициентта түләү тәртибе бетерелә башлый.

Яңа автомобильләрнең бәясе 10-20 процентка күтәрелер, дип уйланыла.

Торак

Аналитиклар фаразлавынча, яңа йортларда фатирлар бәясе 6 процентка, ә икенчел базарда 10-12 процентка кадәр артырга мөмкин.

Элемтә

Мобиль элемтә, интернет һәм чыбыклы телевидение өчен тарифларның 7-12 процентка кадәр күтәрелүе ихтимал. Элемтә операторлары моны электрон җиһазларны яңарту, элемтә челтәрен киңәйтү чыгымнары белән аңлата.

Тешләрегез сызламасын!

Табиблар әйтүенчә, стоматологларның хезмәт күрсәтүе бәяләре 50 процентка кадәр арта. Бу чит илдән кайтартыла торган медицина чималларының, аренда һәм коммуналь хезмәтләр бәяләренең күтәрелүе белән бәйле.

Аз гына саннар

Россиядә 2026 елда бер кешегә яшәү минимумы 18 939 сум күләмендә билгеләнде. Быел 64 яше тулган ир-атлар, 59 яше тулган хатын-кызлар картлык буенча иминият пенсиясенясенә чыга ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading