Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен өстенлекле социаль ипотека башланды
“Илебездә 2025 ел – Ватан сакчылары елы. Нәкъ менә шушы елда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә торак алу буенча яңа әһәмиятле программа башлыйбыз. Аның нәтиҗәсендә Ватанны саклаучылар һәм аларның гаиләләре социаль ипотека буенча торак сайлап алуда өстенлекле хокукка ия була. Бу карар – Ватан алдында бурычларын намус белән үтәүчеләргә безнең ярдәм”, – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак фондында үткәрелгән җыелышта.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Булат Гыйлманов әйткәнчә, яңа программа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча әзерләнгән.
Өч кеше дә кадерле
– Программа республика күләмендә гамәлгә ашырыла. Районнарда махсус хәрби операциядә катнашучы 3 кешедән гариза керә икән, шул 3 кеше өчен дә төзибез. Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итүне дә исәпкә алсак, күп фатирлы җыйнак кына бер йорт килеп чыга. Дәүләт торак фонды тарафыннан төзелә торган күп фатирлы йортларга гына карый бу программа, шәхси торак төзелеше кертелми, – диде Булат Гыйлманов.
7 процентлы кредит
Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотеканы 28,5 елга кадәр вакыт аралыгына еллыкның 7 проценты чикләрендә бирә. Беренче кертем (взнос) квартира бәясенең 10 проценты күләмендә булырга тиеш. Ипотека түли башлагач бала туган (уллыкка алынган) очракта, һәр балага 200 мең сум күләмендә субсидия бирелә. Әлеге субсидияне кире кайтарып түлисе түгел.
Ташламалар кемнәргә каралган? Болар:
– өлешчә мобилизация буенча алынган кешеләр;
– Татарстандагы хәрби комиссариатларда махсус хәрби операциядә катнашу өчен контракт төзүчеләр;
– Республикадагы хәрби частьләрдә контракт төзүчеләр.
Кемнәр катнаша алмый?
–Махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбинең гаиләсе программада катнаша ала. Хәрбинең хатыны аерым гына ипотекага килешү төзи алмый. Аның кулында “ышанычнамә” кәгазе булган очракта да, хәтта. Килешү, фәкать, махсус хәрби операциядә катнашучы кешенең үзе катнашында гына кабул ителә. Программага Россия гражданнары, Татарстанда теркәлеп яшәүчеләр генә алына. Башка төбәкләрдән килеп, Татарстандагы хәрби комиссариатлар аша махсус хәрби операциягә киткән кешеләр катнаштырылмый. Татарстан кешеләре башка төбәкләр аша китсә, алар да катнаштырылмый, – диде Булат Гыйлманов.
Гаиләнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуы зарур. Ягъни, гаиләнең 1 әгъзасына 18 квадрат метрдан кимрәк торак мәйдан туры килсә. Гаиләнең һәр әгъзасына керем яшәү минимумыннан кимрәк булмаска тиеш. Программада катнашуда яшь чикләве юк.
Думада каралса, әгәр...
–Хәбәрләргә караганда, махсус хәрби операциядә катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча еллыкның 2 проценты чикләрендә социаль ипотека программасы әзерләнә. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме? – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
– Россия Дәүләт Думасында, әгәр, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, дөрестән дә, еллыкның 2 проценты чикләрендә социаль ипотека каралса, без республика программасында катнашучыларга исәп-хисапны кабаттан башкарачакбыз, – диде Булат Гыйлманов.
Гаризаны яшәү урынында яз
Казан шәһәр Башкарма комитетының торак сәясәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Сафин әйтүенчә, башкала хакимияте махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен социаль ипотека программасында катнашу шартларын әзерләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Т елеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар