Кулдан ычкынган “кызыл әтәч” тирә-якка фаҗига тарата.
Татарстанда ел башыннан 3 181 янгын теркәлде, аларда 104 кешенең, шул исәптән, 5 баланың гомере өзелде, 138 кеше төрле дәрәҗәләрдә тән пешүләре алды.
– Көзге чорда янгыннар саны артып китә. Ут чыганаклары белән эш йөрткәндә гаять тә игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Аеруча, балаларны өйдә, бакча кишәрлегендә, табигатьтә ачык ут янында ялгызларын гына калдырмагыз, аларга шырпы белән уйнарга, электр һәм газ җиһазларын кабызырга рөхсәт итмәгез, – дип кисәтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең янгын күзәтчелеге һәм профилактика эшләре идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Маринин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Янгыннар күбрәк шәхси торак фондында һәм бакчачылык ширкатьләрендә килеп чыга. Соңыннан тикшерүләр ачыклаганча, янгында үлгәннәрнең 29ы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән, 58 кеше исерек булган. Быелгы янгыннарда үлүчеләрнең 49ы – хезмәт яшендә, ә 35е – пенсионерлар.
– Татарстан җитәкчелеге теләктәшлегендә һәм муниципаль берәмлекләр ярдәмендә социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрнең өйләренә яки фатирларына 2016 елдан башлап янгын хәбәре бирүче аппаратлар урнаштырыла. Шушы дәвердәге 127 янгында әлеге аппаратлар 313 кешенең, шул исәптән, 100 баланың гомерен саклап калырга ярдәм итте. Хәзер бу аппаратлар уртача 500-600 сум тора. Акча кызганырга ярамый, чөнки әлеге аппаратлар олы бәладән саклый. Аппаратның “чыелдавы” исерекне дә уята. Быел янгын хәбәре бирүче аппаратлар 6 кешене коткарды, – диде Олег Маринин.
МЧС тәкъдимнәре:
– ачык һавадагы учакларны, тәмәке төпчекләрен яхшылап сүндерегез;
– утлы мич яки газ аппараты янында сабыйларны калдырмагыз, шырпылар һәм кабызгычлар кечкенә балалар алырлык урында тормасын;
– мичләр төзек, төтен юллары чистартылган булсын;
– ватык яки кулдан ясалган электр җылыткычларын кулланмагыз, бер розеткага берьюлы берничә электр җиһазы ялгап эшләтмәгез;
– яргаланган тышчалы электр чыбыкларын кулланмагыз, электр җиһазларын 10 ел файдаланганнан соң яңага алмаштырыгыз;
– өйдә яки фатирда газ исе килгән очракта, электр уты кабызмагыз, шырпы сызмагыз;
– йокларга 2 сәгать кала утын (күмер) белән мич ягуны туктатыгыз;
– электр җылыткычларын тәрәзә челтәрләренә якын куймагыз, агач җиһазлар мич авызына якын тормасын;
– газ плитәсен кабызып өй-фатир җылыту хәвефле;
– өй яки фатир эчендә тәмәке тартсагыз;
– кечкенә балаларга янгын куркынычсызлыгы тәртипләрен әледән-әле әйтеп торыгыз.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар