Пәйгамбәребез (с. г. с.)нән килгән бер хәдистә: «Коръән укыгыз, чөнки кыямәт көнендә ул үзен укучыларга шәфәгатьче булып килер», — диелә (Мөслим риваяте).
Коръән укуның тагын нинди фазыйләтләре бар? Аны укырга керешкәнче без нәрсәләрне белеп торырга тиеш? «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән шулар хакында сөйләштек.
— Хәзрәт, әңгәмәбезне Коръән укуның саваплары турында сөйләшүдән башлыйк әле.
— Коръән — Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән Изге Китап. Ул Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Җәбраил фәрештә аша 23 ел дәвамында өлешләп иңдерелә. Һәм мөселман кешесе аның Аллаһы Тәгаләнең сүзләре икәнлегенә чын күңелдән ышана.
Коръәнне укуның да, тыңлауның да савабы бик зур. Пәйгамбәребез Мөхәммәд: «Коръәннең һәр хәрефен укыган өчен ун әҗер-савап языла. Мин „Әлиф-ләм-мим — бер хәреф“ дип әйтмим. Әлиф — бер хәреф, ләм — бер хәреф, мим — бер хәреф», — диелә. Димәк, шул өч хәрефне укып та, утыз әҗер-савап алабыз булып чыга. Әмма аны даими укырга тиешбез, чөнки Коръән укылган өйдә фәрештәләр була, бәрәкәт-тынычлык иңә. Һәм бу йорттан шайтаннар кача.
Коръәнне яттан күбрәк белгән кешенең кыямәт көнендә Аллаһ каршында дәрәҗәсе шуның кадәр югары була. Тагын бер зур фазыйләте — Аллаһы Тәгалә Коръән уку мәҗлесендә катнашкан кешеләрнең гөнаһларын кичерә, догаларын кабул итә.
Кыямәт көнендә ул сине яклаячак
— «Коръән — синең файдаңа яисә сиңа каршы дәлил» дигәнне ничек аңларга?
— Коръәнне укып кына калмыйча, кушылганнарны үтәп, тыйганнардан тыелсаң һәм аның буенча яшәсәң, кыямәт көнендә ул сине яклаячак һәм җәннәткә керүеңә сәбәпче булачак. Әгәр дә укымасак яки укып та аның нигезендә яшәмәсәк, ул сиңа каршы дәлил булачак.
— Аны укый башлар алдыннан ничек ниятләргә?
— Аллаһы Тәгалә — Үзе белүче. Ният ул — безнең уебыз. Әгәр Коръәнне Аллаһ ризалыгы өчен дип укыйбыз икән, ниятебез шул була.
— Әгәр дә мәрхүм кеше рухына багышларга уйласаң?
— Әйткәнемчә, Коръәнне Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен укырга кирәк, фәлән кеше рухына укыйм дип әйтү дөрес булмый. Аннары, укып бетергәч, йа Раббым, Үзеңнең хозурыңа күчкән фәлән кеше иман белән киткән булса, аның рухын шат кылсаң иде дип дога кылырга кирәк.

— Доганы Изге Китапны тулысынча укып бетергәч кыласымы, әллә аз-азлап укыган саенмы?
— Икесе дә дөрес һәм икесе дә хәерле. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң, аны тарайтмасак иде. Ул безнең догаларны һәрвакытта да кабул итә. Бер аять укдыңмы, икенеме, үзең өчен дә, мәрхүмнәр өчен дә сорыйк, иншәАллаһ, кабул булыр, Аллаһ — Ишетүче.
Аллаһ ризалыгы өчен
— Коръән уку әдәпләре белән дә таныштырсагыз иде.
— Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укыйм дигән ният булырга тиешлеге турында әйткән идек инде. Икенче шарт — тәһарәтле, госелле булу. Гаурәтләрне ябып, кыйблага карап уку шулай ук Коръән әдәбе санала. Тагын бер шарт — тәҗвид кагыйдәләрен үтәп, хатасыз укырга тырышу. Коръәнне кендектән юагрырак куеп уку күпкә хәерлерәк.
— Әгәр дә тәҗвид кагыйдәләрен бик үк яхшы белмәсәң? Аны укып киресенчә гөнаһка гына батмыйсыңмы? Шуннан куркып, кемдер Коръән укырга тәвәккәлли алмый торырга мөмкин бит.
— Тәҗвид кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Әмма баштарак укыганда ялгышлар булмый тормый. Иң мөһиме — аларны төзәтергә тырышырга. Соңыннан дога кылганда да Коръән укыганда киткән хата-ялгышларымны гафу итсәң иде дип сорарга кирәк. Догаларны яттан өйрәнгәндә тәҗвид кагыйдәләрен белә торган кешегә сөйләп күрсәтсәң, тагын да яхшы.
— Аны кычкырып уку мәҗбүриме?
— Әкрен тавыш белән укысак та, Аллаһ аны ишетә. Мәчеттә булганда намаздагы кешегә комачауламас өчен дә кычкырып укымасак хәерлерәк.
Ашыгып укырга тиеш түгелбез

— Коръән белән ант итәргә ярыймы?
— Юк. Гомумән, ислам динендә ант итү күркәм гамәл саналмый. Бик кирәк булганда гына Аллаһ белән ант итү рөхсәт ителә. Әгәр ялгышсаң, антыңны бозсаң, тәүбә итәргә һәм кәффәрат түлисе була: йә өч көн ураза тотарга, йә булмаса ун мохтаҗны ашатырга яки киендерергә.
— Коръәнне көнгә ничә бит укырга кирәк?
— Аның билгеле бер таләпләре юк. Күпме укый аласың, шуның кадәр хәерлерәк.
— Ислам тарихында Коръәнне бер көндә укып бетерүчеләр булганмы?
— Әйе, андый фактлар билгеле. Әмма бер көндә укып бетерәм дип аны ашыгып укырга тиеш түгелбез. Алда әйткәнчә, Аллаһ ризалыгы өчен тәҗвид кагыйдәләрен үтәп, мәгънәсенә төшенеп укырга кирәк.
— Кыямәт көне алдыннан Коръән юкка чыгар, диләр. Моны турыдан-туры аңларга кирәкме?
— Бу хәл дини чыганакларда кыямәтнең зур билгесе дип килә. Һәм аның турыдан-туры шулай буласына без ышанырга тиеш. Хәзер кәгазь китаплар электрон форматка күчеп бара. Бөтенләй күчеп бетеп, бәлки, берәр вирус булып, алар компьютерлардан да юкка чыгар. Монысы Аллаһның Үзенә генә мәгълүм.
.jpg)
— Коръән уку безне нинди бәлаләрдән коткара ала?
— Коръән укыган кешенең күңеленә тынычлык иңә, шифа ала. Бу хакта Коръәннең үзендә дә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. с.)нең хәдисләрендә дә әйтелә. «Исра» сүрәсенең 82 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Без мөэминнәр өчен шифа һәм рәхмәт булган Коръәнне иңдерәбез», — ди. Һәрдаим Коръән укыган кеше гөнаһ эшләрдән ерагая, ихласлыгы арта, Аллаһ белән элемтәсе ныгый. Коръән укылган йортка фәрештәләр килә, өйдә тынычлык була. Коръән уку гыйбадәт кенә түгел, дөнья һәм ахирәт бәрәкәтенә ирешү юлы да.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар