“Ярдәм күрсәтүче халыкка рәхмәт!”
Татарстанлылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлек күрсәтә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанлылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлек күрсәтә.
Махсус хәрби операциядә катнашканда яралану ала Илдар Акбулатов. Казанга кайткач “Народное ополчение” хәйрия фонды оештыра ул. Адреслары: Ямашев проспекты, 36 “В” йорт, 303нче офис.
– Без махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә булышабыз. Башка кешеләр дә кирәк-яраклар китерә. “Күп функцияле үзәк” учреждениесе җитәкчелеге үтенечебезне хуплады. Татарстандагы МФЦ залларына акча җыешу өчен тартмалар урнаштырылды. Халык әлеге тартмаларга акча сала башлады. Теләктәшлектә булганнары өчен халыкка рәхмәт! Бер тиен дә исраф ителми. Җыелган акчага дарулар, кирәк-яраклар һәм мотоцикллар сатып алып, махсус хәрби операция зонасына җибәрәбез, – ди Илдар.
Аның әтисе Равил – хәрби кеше, ә Илдар гаилә традициясенә бөтенләй дә аваздаш булмаган тегүче һөнәрен сайлаган.
– Татарстаннан ерактагы шәһәрләрдәге хәрби частьләрдә яшәдек. Кызганыч, ана телемдә авыррак сөйләшәм, татар телен кабаттан өйрәнергә тырышам. Һөнәрем – тегүче, ләкин йөрәгем кушуы буенча махсус хәрби операциядә катнаштым. Күңелем хәзер дә алгы сызыкта, иптәшләрем янында. Анда якташларыбыз – татарстанлылар да күп, дошманга каршы кыю көрәшәләр. Курск өлкәсен, Россиянең яңа төбәкләрен фашистлардан азат итәргә кирәк. Андагы халык тыныч тормышта яшәсен! – ди Илдар Акбулатов.
Бу сүзләрне әйткәндә Илдарның йөзе җитдиләнде, күз карашы усалланды. Әңгәмәдәшем гүя һөҗүмгә ташланырга әзерләнгән арыслан иде. Шушы халәте белән ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның образын чагылдырды.
Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин:”Ватанны яратуның чын үрнәге ул Илдар Акбулатов. Илдар кебек ватанпәрвәрләрнең булуы бик әһәмиятле”, – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Асылъяр: “Сәгатьләр буе кармак тотып, балык күзләп утырган кешеләргә шаккатам...”
-
#Кыскача яңалыклар
“Алтын мөнбәр” XXI Казан кинофестивален ачу фильмы булып МХО турындагы картина сайланды
-
#Төрлесе
Балчыктан эшләнмәләр ясау белән 10 елдан артык шөгыльләнә
-
#Кыскача яңалыклар
Казанда «Замочи мошенника» - кырыгалдарларга каршы көрәш тамашасы узачак
-
#Кыскача яңалыклар
2026 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча Татарстанда кайсы территорияләрне яңартачаклар
Комментарийлар