16+

“Яшел десант” проекты старт алды

Электр челтәрләре астындагы агачлар урманга күчерелә.

“Яшел десант” проекты старт алды

Электр челтәрләре астындагы агачлар урманга күчерелә.

Татарстанда урманнар 1 миллион 200 мең гектардан артык мәйданны били.

– Урманнарны ишәйтү, язгы якта санитар чистарту өмәләре үткәрү бик мөһим. Республиканың эре предприятиеләре, җәмәгатьчелек, яшьләр оешмалары экология чараларында актив катнаша, – диде Татарстанның Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе җитәкчесе Дамир Вәлиуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Республикада сынау сыйфатында “Яшел десант” проекты башлап җибәрелде.

– Мәктәпләрдә экология темасына дәресләр барды. 18 майда агач утырту өмәсе була. Казанда һәм Казан янәшәсендәге районнарда электр челтәрләре астында үзләреннән-үзләре үсеп чыккан агачлар урман мәйданнарына күчереп утыртылачак. Тора-бара бу проектны республика күләмендә гамәлгә ашырырга исәплибез, – диде “Яшел десант” проекты җитәкчесе Артем Хаҗиев.

Техник фәннәр кандидаты Наил Фәхриев экологияне саклау чааларын фәнгә нигезләнеп алып баруның зарурлыгын искәртте. “Россия Студентлар Отрядлары”ның Татарстан төбәк бүлеге вәкиле Алина Абриджина “Хәтер бакчасы” акцияләрендә, Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләр территорияләрен чистартуда студентларның актив катнашуларын әйтте.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading