Бу язманы һәр әти-әни укырга тиеш!
Бер телефон шалтыратуы
Соңгы вакытта Татарстанда куркыныч күренеш күзәтелә: чит ил махсус хезмәтләре һәм халыкара мошенниклар алдау һәм янаулар аша яшүсмерләрне диверсияләр һәм терактлар кылуга җәлеп итә.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый схемалар еш кына интернет һәм телефон шалтыратулары аша башлана. Үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре итеп таныштырган аферистлар кешеләргә шалтыратып, банк счетлары турындагы мәгълүматларын таләп итә, акчаларын “куркынычсыз счетларга күчерергә” куша. Күп очракта бу акчалар чит илләргә китә. Ачыкланган фактлар күрсәткәнчә, мондый юл белән алынган акчалар еш кына Украина кораллы көчләренә ярдәм итүгә юнәлтелә.
Ләкин мошенниклар моның белән генә тукталып калмый. Акчасын югалткан кешеләрне алар соңыннан шантажлый башлый: янәсе, урланган акчаны кире кайтару өчен “бер генә эш” башкарырга кирәк. Кайчак бу “эш” тимер юл объектларына ут төртү, элемтә баганаларын яндыру яки башка диверсия гамәлләрен башкару булып чыга. Нәтиҗәдә, кеше, үзе дә сизмәстән, җинаять схемасының турыдан-туры башкаручысына әйләнә.
Хокук саклау органнары аеруча бер фактка игътибар итә: мондый вербовка очракларында иң йомшак буын – яшүсмерләр. Нәкъ менә бу чорда кешенең тормыш тәҗрибәсе әле җитәрлек түгел, тәнкыйди фикерләү формалашып бетмәгән була. Шуңа күрә балаларны, яшүсмерләрне алдау, куркыту яки “җиңел акча” белән кызыктыру күпкә җиңелрәк.
Кайбер яшүсмерләр, үз гамәлләренең нәтиҗәләрен аңлап та бетермичә, бик җитди җинаятьләр кылу юлына баса. Ә барысы да бер телефон шалтыратуыннан яки интернеттагы хәбәрдән башлана.
Бер хәбәр Кичке эңгер-меңгер вакыт. Тимер юл буендагы кечкенә техник шкаф янында кара куртка кигән яшүсмер туктап кала. Кулында – пластик шешә. Эчендә бензин. Ул тирә-якка карана. Телефонында берничә минут элек килгән хәбәрне яңадан укый: “Тиз генә эшлә. Фото җибәр. Акча шунда ук күчәчәк”. Яшүсмернең куллары дерелди. Ул әле кичә генә мәктәптә дәрес тыңлап утырган иде. Иртәгә контроль эш тә булырга тиеш. Әмма хәзер аның алдында бөтенләй башка “бирем”. Бәлки, кире борылыргадыр? Ләкин телефон экранында янә хәбәр кабына: “Син курыкмыйсыңдыр бит?”
Яшүсмер шырпы кабыза. Шул мизгелдә ул киләчәген аңлап та бетерми: бу ут бер шкафны гына түгел, аның үз киләчәген дә яндырачак бит. Берничә сәгатьтән полиция аны табачак. Берничә көннән соң җинаять эше ачылачак. Өйдә калган әти-әнисе кара кайгыга батачак. Алда – суд эшләре... Барысы да бер хәбәрдән башланган иде.
Күңелне тетрәндерә торган хәбәрләр еш күренә хәзер: тимер юл реле шкафларына ут төртү, кәрәзле элемтә манараларын яндыру, хәрби комиссариат биналарына һөҗүм... Бу вакыйгаларда катнашучылар арасында балигъ булмаганнар да бар. Кайберләре – 14-15 яшьлек мәктәп укучысы. Икенчеләре – көллият студенты. Берничә мең сум өчен алар куллары белән үз язмышларын «яндыра».
Хокук саклау органнары фикеренчә, әлеге бу – интернет аша алып барылган системалы вербовка нәтиҗәсе.
Вербовка ничек башлана? Татарстан буенча Эчке Эшләр Министрлыгы вәкилләре әйтүенчә, экстремистик структуралар хәзер кешеләрне урамда эзләми. Аларның төп мәйданы – интернет, социаль челтәрләр, мессенджерлар, ябык чатлар. Психолог Гөлүсә Ахунова сүзләренә караганда, кем ялгыз, кемне мәктәптә рәнҗетәләр һәм үзен кирәксез итеп тоя, нәкъ менә шундый балалар иң җиңел корбанга әйләнә.
Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең тикшерү материалларында язылган бер вакыйгада 16 яшьлек егет үз гамәлен болай аңлаткан.
- Миңа месенджерда яздылар. Башта гади аралашу булды. Аннары бер “эш” тәкъдим иттеләр. Фото төшерергә генә кирәк, диделәр. Башта элемтә баганасын фотога төшердем. Аннары икенче “бирем” килде. Мин башта моны шаяру дип уйладым, - дип сөйләгән яшүсмер тикшерүчеләргә. Ләкин бу шаяруның азагы башкача тәмамланган. Берничә минутлык “эш” өчен вәгъдә ителгән акча аның тормышын бөтенләй башка якка борып җибәргән.
Җиңел акча тозагы – Вербовщиклар еш кына бер үк алым куллана — тиз акча эшләү, - ди Гөлүсә Ахунова. – Яшүсмерләр интернетта матур тормыш күрә, кыйммәтле телефоннар, киемнәр, сәяхәтләр күзне камаштыра. Әмма бу тормышка ничек ирешергә икәнен белми. Менә бит бәхет, үзен озак көттерми. Җиңел эш, бер генә бирем һәм берничә минутлык эш тәкъдим итәләр. Яшүсмер өчен бу гади эшләп алу кебек күренә. Ә канунда ул башкача тасвирлана – терроризм. Психологлар һәм хокук сакчыларының фикере бердәм: экстремистик вербовканың төп корбаннары – игътибарга мохтаҗ балалар.
– Яшүсмерлек – кешенең үзен эзләү чоры. Бу вакытта балага өч нәрсә аеруча кирәк: аңлау, кабул итү һәм терәк. Әгәр бу ярдәм гаиләдә булмаса, ул аны башка урыннан эзли. Әлбәттә, интернетта. Ә анда аны кем каршы алыр – бу инде бәхет эше, - ди психолог.
Г.Ахунова фикеренчә, экстремистик төркемнәрнең идеологияләре төрле булырга мөмкин. Ләкин аларны бер нәрсә берләштерә – агрессия, ачу, нәфрәт. Башта кешегә дөньяның гаделсез булуын аңлаталар. Аннары бу гаделсезлек өчен кемнедер гаепле итеп күрсәтәләр. Шуннан соң «көрәшергә кирәк» дигән фикер туа. Ә «көрәш» еш кына бер хәбәрдән – ут төртүдән башлана.
Психологлар әйтүенчә, күп әти-әни бер үк хатаны кабатлый. Бала кечкенә чакта ук аның һәр адымын күзәтәләр. Ә ул үсә башлагач: “Син инде зур”, “Үзең белеп хәл ит”, дип еш кабатлыйлар. Нәкъ менә яшүсмер чак – иң куркыныч чор. Бу вакытта бала ата-ана ярдәменә аеруча мохтаҗ. Әгәр әти-әни читләшсә, аның урынын башка кешеләр яулап ала.
– Кайсы гына очракны алма, бу җимерелгән язмышлар. Бер мизгел, бер ялгыш карар. Нәтиҗәсе – еллар буена сузылган рәшәткә артында үткәрелгән гомер, төрмә. Әти-әниләре өчен – гомерлек үкенеч. Күп гаиләләр консультация вакытында үз-үзләренә бер үк сорауны бирә: «Без кайда ялгыштык?». Бу әти-әниләргә карап йөрәк әрни, балалары өчен җан атып яшәп тә соңыннан аларның кырын гамәлләре кайчак әти яки әнине гүргә дә кертә, - ди адвокат Марат Гайнуллин.
Ничек сакланырга? Хокук сакчылар берничә гади кагыйдәне атый: Әти-әниләр балалар белән күбрәк аралашырга тиеш. Баланың кызыксынулары белән кызыксынырга кирәк. Аның интернеттагы тормышын да игътибарсыз калдырырга ярамый. Иң мөһиме – бала үз проблемалары белән ялгыз калмаска тиеш…
Комментарийлар