16+

Ятим Тукайны саклап калган Нәфисә апа Әхмәтшина тарихы

Яңа Кырлайны Тукайлы итүче кеше – Нәфисә апа Әхмәтшина. Без аның оныгын эзләп таптык.

Ятим Тукайны саклап калган Нәфисә апа Әхмәтшина тарихы

Яңа Кырлайны Тукайлы итүче кеше – Нәфисә апа Әхмәтшина. Без аның оныгын эзләп таптык.

Өчиледә яшәүче Зиннәтулла бабасының гаиләсе, бусагада кабаттан Габдулла басып торганлыгын күргәч, телсез калалар. Котылдык дип уйлаганда... Зиннәтулла хәзрәтнең күңелендә, язмышымдыр, инде бу баланы башка беркемгә дә бирмәм, үзем үстерермен дигән уй бөтерелсә дә, карчыгы Латыйфа барыбер ниятенә ирешә – Яңа Кырлай авылының урта хәлле крестьяны Сәгъдетдин Салиховка тәрбиягә биреп җибәрә. 

Чуарланган хәтер... 
Ләкин Яңа Кырлай авылын Тукайлы итүдә Сәгъди абзыйдан да  алдарак торган кеше бар – Нәфисә апа Әхмәтшина – Мәмдүдәнең дус кызы. Өчиледә күршеләр генә булып, бергә уйнап, Зиннәтулла хәзрәттән бергә сабак алып үскән ахирәтләр. Нәфисә буй җиткезгәч, Яңа Кырлай егете Фәйзерахманга, ә Мәмдүдә Кушлавыч мулласы Мөхәммәтгарифка кияүгә чыксалар да, дуслыкларына тугры калып, бер-берсенең хәлләреннән хәбәрдар яшиләр.

Тукайның вафатыннан соң, истәлекләр җыйганда, Яңа Кырлай авылына кайткан кайбер әдәбият белгечләре Нәфисә апа белән дә күрешеп сөйләшәләр. Ләкин әбекәй ул елларда 80 яшенә җиткәнлектән, күрәмсең хәтер ягы да сынаткандыр, бик күп фактларны инде бутый. Әйтик, Мәмдүдәнең Шакир муллага кияүгә киткәнлеген дә белмим ди, ә менә ятим Габдулланың Сәгъди абзый кулында үскән елларын исә бәйнә-бәйнә сөйли.

Нәфисә апа килен булып төшкәч, ике елдан Сәгъди абзый йортына башка чыгалар, каенишле йортка сыймаганлыктан, башка чаралары калмагандыр. Ике кыз үстергән  Зөһрә апа белән Сәгъди абзыйның ир балалары юклыгына уфтануларын да, үзләреннән соң нигезләрендә догачы калуларын теләүләрен дә, яхшырак нәселдән тәүфыйклы гына берәр ир бала белмисеңме, дип сорауларын да ачык хәтерлим, ди. Нәфисә апа аларга, затлы нәселдән, дип, Габдулланы әйтеп күрсәтә. Зөһрә апа эшне озакка сузмый, Сәгъди абзыйга ат җиктереп, Нәфисә белән икесе шул турыда сөйләшергә китәләр.

Нәфисә апа истәлекләрендә сөйләвенчә, Зиннәтулла хәзрәтнең гаиләсе куанып, баланы шушы килүләрендә биреп тә җибәрәләр. Нәкъ менә шулай килеп чыккандырмы, кем дә белми, Тукай үзе дә “Исемдә калганнар” әсәрендә аныклап әйтми. Нәфисә апа исә, Тукай бала гына иде, хәтерләмидер, тик ул Зөһрә тәтәй белән икебез арасына утырып кайтты, башында корама түбәтәй, өстенә ак күлмәк-ыштан, сыек яшел төстәге казаки кигән иде ди.

Сәгъди абзый өендә ике җәй, бер кыш торган вакыт эчендә, Габдулла минем яннан китмәде дә, үзләре өйдә юкта, кызларына ышанмыйча, аны миңа калдыралар иде, ә мин ярлылыгыма да карамыйча, баланы әйбәт тәрбияләдем: ашаттым, юындырдым, өс-башларын ямаштырдым, җәен урманга, болынга барганда үземнән калдырмадым, артымнан тырык-тырык йөгергәне бүгенгедәй күз алдымда, ди. Дус кызының ятим баласы булганга да яраткандыр ул аны.

Үзләренә йорт салып, башка чыкканда, Нәфисә апа сөйләвенчә, Габдулла елап кала. Алар күченеп күп тә үтми, Зөһрә апа Садретдин исемле ир бала тудыра, менә шуннан соң Габдулланың бу гаиләдә кадере бетә. Бәби караталар, салкында бәрәңге чүпләтәләр, кулларым туңа, үгисетәләр дип кенә түгел, хәтта салкында яланаяк бәрәңге чүпләгәндә, туңганга туфракка күмеп утырган аякларын Саҗидә апасы ялгыш кына көрәк белән кискәч тә, ул Нәфисә апасына елап килә. %

Күгәрчен әби
Нәфисә апа Әхмәтшина, Тукай дөньясында берникадәр күләгәдәрәк калган шәхес. Ул гомере ахырынача Яңа Кырлайда яши, шунда җирләнә. Үзе исән чагында Тукайның балачагы турында балаларына, оныкларына сөйләгәнме дигән сорау да туа. Тукайлы заманны бүгенгегә ялгаучы җеп очы Нәфисә әбинең оныгы, ягъни төпчек кызы Хаҗәрнең кызы – Оркыя апа Солнцевага килеп ялгана. Эзләп таптык үзен – Лаешта гомер итә, 90 яшенә җитсә дә, сөбханалла, зиһене аяз әле. Балачагында Нәфисә әбисе янына еш кайтуларын, биргән үгет-нәсихәтләрен ачык хәтерли.   

– Нәфисә әбием 84 яшенә кадәр яшәде. Бик акыллы, сабыр карчык иде мәрхүмә. Авыл балаларының аны “Күгәрчен әби” дип йөртүләрен беләм. Фәйзерахман бабай хаҗга – Мәккәгә сәүдә итәргә йөргән, әбигә бүләккә дип күлмәкләр, ә бер баруында ап-ак пар мисыр күгәрченнәре алып кайткан. Алар әле бабай үлгәч тә, бик озак еллар буе өйдә, агач читлектә яшиләр, ләкин бала чыгармыйлар. Аларны минем дә күргәнем бар, шундый матурлар иде! Нәфисә әбием Мәмдүдә белән бергә уйнап үсәләр, сердәшләр, бик якын дуслар булып, икәүләшеп сабак, дин тәртипләрен үзләштергәч, Мәмдүдә аңа җиз комган бүләк итә. Шул комганны кулына тоткан саен, әбинең Мәмдүдәм бүләге, үзенең генә гомере генә кыска булды, дип куйганын үземнең дә ишеткәнем бар. Бала вакытта гел әби янына кайтып йөредек. Нәфисә әбиемнең вафатыннан соң, шул комган кулдан-кулга күчеп йөри торгач, миңа килеп эләкте. Каралып киткән җирләре дә бар иде, мин аны, тарих ядкаре булсын дип, Лаеш музеена тапшырдым, ә алар Тукай музеена биргәннәр, бүген дә шунда саклана, чистартканнар, ялтырап тора! – ди Оркыя апа.

Басу капкасыннан килеп кергәч тә, беренче йорт Гарәпшә абзыйларныкы, икенчесе Нәфисә әбиемнәрнеке иде ди ул. Сөйләвенчә, Нәфисә әби гомере буе динле, шәригать кушканча яши, соңрак аңа авыл халкы өшкертергә йөри, Корьән ашларына да абыстай итеп, аны укырга чакыралар. 

– Сәгъди абзый йорты күршедә иде, аларның сиртмәле коеларына су алырга кергәч, Габдулла йөгереп чыга да, мине килеп кочаклый, ә мин кесәмдә нәрсә бар, алып бирәм – яшен тизлеге белән капкалап җибәрә иде, дип сөйләгәне хәтеремдә әбинең. Бик ярата ул аны, гел күз уңында тота. Апаларыннан зарланганда да, алар сиңа начарлык эшләмәгәннәр, каршы дәшмә, сабыр итәргә кирәк дип аңлата, үгет бирә. Әби изге күңелле, көчле рухлы, уе гел яхшылыкта иде – Аллаһының җиргә иңгән бер фәрештәсе кебек күрәм. Ул җир йөзендәгеләрнең берсенә дә охшамаган, хәтта тудырган кызлары да калебләре, рухлары белән дә әбидән ерак иделәр, – ди әңгәмәдәшем. 

Тукай юбилееннан кәфенлек белән

Нәфисә әбинең үз язмышы да катлаулы. Аерым хуҗалык булып яшәгән елларда ук ире сәнәк сугышында үлеп, биш баласын ялгызы күтәрә. Әмма Фәйзерахман ага тормышын ипле итәргә җитешә. 

– Терлекләре күп була: ике сыер, ике ат, сарыклар асрыйлар. Утызынчы елларда әби аларның һәммәсен дә колхозга тапшыра. Олы кызы Файзә апа авыл егетенә кияүгә чыга, икенче кызы Фадия апа эч китүдән яшьли үлә, өченче кызы Галимә Казанда, улы Гарәфетдин абый төп нигездә, ә минем әни Арчада гомер итәләр. Урман хуҗалыгы институтын тәмамлаган, Арча ягына урман каравылчысы итеп эшкә җибәрелгән Малмыж егете әнинең кулын сорагач, әбием, әтине хурлап бер сүз дә әйтми генә, каршы килә. Аның казаны казыкта, йорты төп башында, урамда калырсың, авыр еллар киләчәк әле, ди. Нәфисә әбиемнең киләчәкне шәйли белә торган сәләте дә була. Чынлап та, әтине сугышка алуга, беренче чолганышта калып, хәбәрсез югала. Әнием сеңлем белән икебезне бик интегеп үстерде, – ди Оркыя әби.

Тукай сагышларын да Нәфисә әби үз йөрәгендә кичә. Галимә кызы бик чибәр була, кияүгә чыгып, ир бала таба. Ләкин икенче бер ирнең аңа гыйшкы төшә.

– Җизни бик усал кеше иде, биленә корал тагып, үз отряды белән йөргән елларда Галимә апага гашыйк була да, аны төн үзәгендә ире куеныннан тартып алып, өйдән урлап чыгып китә. Галимә апаны беркая калдырмый ул, гел үзе белән йөртә. Ә баласын әби үстерә, Кәлимә син кая соң, дип бик каты елый ул бала һәм, бик кызганыч, сагыштан саргаеп үлә. Галимә апа да баласын янына алдыра алмый. Җизнигә бу гамәле өчен Аллаһы җәзасын бирде, гомеренең соңгы елларында сукыраеп утырды, Галимә апа тәрбияләде анысы аны, – ди әңгәмәдәшем. 

Оркыя апа исә үзе Андрей исемле егеткә кияүгә чыга. Ике бала үстерәләр.
– Яңадан мөселманлыкны кабул иткән керәшен егете иде ул, Мамадышта туган, Шәмәрдәндә үскән. Прокурор булып эшләде, Сабага, Балтачка, Спаска, 1980 елларда Лаешка җибәрделәр, монда шулай берегеп калдык. Мин биредә 25 ел буе балалар бакчасы мөдире булып эшләдем. Роберт улым, участок инспекторы булып эшләде. 1993 елда хәтерләсәгез, Ельцинны сайладык. Авылдан район үзәгенә бюллетеньнәр китергәндә, юл һәлакәтенә очрады. Өсләренә КамАЗ машинасы менгән, буранлы иде ул төн, хастаханәгә алып килеп җиткерә алмаганнар, юлда өзелгән, 30 яшендә кара гүргә кереп ятты балакаем, ике баласы калды, оныкларым үсеп аякка бастылар, аралашып яшибез. Кызым Лилия Казанда Департаментта эшли, – ди Оркыя апа.

Мин аңа төп сорауны бирдем – Нәфисә апа исән чагында Тукайны зурлауларын күрергә өлгергәнме?
– 1946 елда, әбине авылдан “Волга” машинасына утыртып, Тукайның юбилеена алып киләләр. Тантана буе халыкның кул чабуын килештермичә, әй Ходаем, күпме шайтан ярала дип, аптырап, кыенсынып утыра ул. Бәйрәм тәмамлангач, дәүләт кешеләре аннан сезгә ярдәм фәлән кирәкмиме, дип сорыйлар. Әби кыенсынып кына, кәфенлегем юк иде, табыштыра алмассызмы, дип сорый. Сугыш елларында үзе өйдә юк чакны сагалап, әбинең сандыгын урлаган булалар. Бакча башына алып төшеп, арткы ягын каерып ачалар да, әбинең үлемтекләре белән бабайның әбигә дип Мәкәрҗә базарыннан алып кайткан матур күлмәкләрен суыталар. Әбинең күлмәкләргә исе дә китми, ә менә кәфенлеге өчен кайгыра, үлеп китсәм, мине нәрсәгә төреп күмәрләр соң дип елый. Тукай юбилееннан соң әбигә кәфенлеккә дип ак бүз төргәге китереп бирәләр. Әбинең кайту юлында, безгә сугылып, шуны күрсәтеп сөйләгәне хәтеремдә, – ди Оркыя апа.

 

Оркыя апа


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading