Социаль челтәрләрдә очраклы гына бер видеога тап булдым: яшь кенә егет урамда мохтаҗларга сәдака тарата.
Кадрлардагы ихласлык, кешеләрнең рәхмәт тулы карашлары, әлбәттә, игътибарымны җәлеп итте. Бу игелекле эшнең артында кем торуын беләсем килеп, әлеге егет белән элемтәгә чыктык. Ул – Буа егете Ринат Ибраһимов булып чыкты.
Ринат изге эшләрне ялгызы гына башкармый икән, фикердәшләре белән бергә “Благой нрав” фонды кысаларында мохтаҗларга ярдәм күрсәтә. Без аның белән игелек юлын ни өчен сайлавы, командасы белән ярдәм эшләрен ничек оештыруы һәм әлеге гамәлнең тормышына нинди үзгәрешләр алып килүе турында сөйләштек.
– Ринат, бу игелекле эшне башларга Сезне нәрсә этәрде?
– Беләсезме, безнең эшчәнлек рамазан ае белән генә чикләнми. Инде өч ел атнасына өч тапкыр Казанның төрле нокталарында кайнар ризык таратабыз. Шуның белән беррәттән, мохтаҗ гаиләләргә ай саен азык-төлек илтеп бирәбез, кирәк чакта дарулар белән дә тәэмин итәбез.
– Ялгызыгыз гына түгел, команда белән эшлисез дип аңладым.
– Бу – зур команда эше. Проект «Благой нрав» фонды тарафыннан алып барыла, ә мохтаҗларны ашатырга «добро.рф» сервисыннан волонтерлар килә. Анда безнең фонд турында барлык мәгълүмат бар, волонтерлар үзләре заявка калдыра. Мохтаҗларга килгәндә, баштарак аларны тиешле фондлар аша таптык. Аннан кешеләр бер-берсенә әйтеп җыела башладылар.
– Сәдака биргәндә, ризык таратканда кешеләрнең реакциясе нинди? Алар белән алга таба элемтәдә торасызмы?
– Күпчелек кеше чиксез рәхмәтле. Аларның күзләрендәге шатлыкны күрү – үзе бер бәхет. Без алар белән һәрвакыт элемтәдә: телефон номерларыбыз бар, социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә аралашып торабыз.
– Бу эшне башкарганда күңелегездә нинди хисләр туа?
– Игелек кылганда кеше үзен җәмгыятькә файдалы итеп сизә. Расүлебезнең шундый хәдисе бар: “Сезнең иң хәерлегез – кешегә файдалы булганыгыз”. Бу эш мине нык үзгәртте. Хәзер булганына канәгать булып, шөкер итеп яши башладым. Үзеңнән авыррак хәлдә булган кешеләрне күргәч, Раббыбыз биргән нигъмәтләрнең кадерен күбрәк аңлыйсың.
– Игелек кылуның иң авыр ягы нәрсәдә? Гаиләгез бу эшчәнлегегезгә ничек карый?
– Минемчә, монда бернинди авырлык та юк. Бары тик ихлас теләк кенә кирәк. Калганын Раббыбыз үзе җайлый, юлларын ача. Гаиләм дә, Аллаһка шөкер, һәрвакыт хуплый, кайвакыт үзләре дә катнашалар. Бу безнең гаилә өчен дә бер рухи бердәмлек.
– Сезгә ярдәм итәргә теләүче башка кешеләр мөрәҗәгать итәме? Бу изге эшне алга таба ничек дәвам итәргә уйлыйсыз?
– Әйе, мөрәҗәгать итүчеләр, волонтер булырга теләүчеләр җитәрлек. Алга таба да бу эшне туктатмаячакбыз, ИншәАллаһ. Бәлкем, мохтаҗларга булышуның яңа төрләре дә килеп чыгар. Без һәрвакыт эзләнүдә.
– Игелек кылырга теләүчеләргә нинди киңәш бирер идегез?
– Тарсынмыйча, игелекне күбрәк эшләргә киңәш итәм. Кечкенә генә ярдәм дә кемнеңдер тормышын үзгәртергә, күңелен җылытырга мөмкин. Безнең фонд һәркем өчен ачык. Игелек кылу өчен зур байлык кирәкми, изге ният һәм ачык йөрәк җитә.
Иң мөһиме – битараф булмау. Ринат кебек кешеләр булганда, дөньяда өмет сүнми. Игелекле булыйк һәм бер-беребезгә ярдәм итик! Рамазан аенда кылган һәр яхшылыгыгыз үзегезгә меңе белән кайтсын!
Залинә Гыйлаҗиева
Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар