16+

«Игътибарсыз калдырырга ярамый»: Татарстанда электрон повестка җибәрү тәртибен аңлаттылар

Татарстанда электрон повесткалар: кемнәргә килә һәм аны игътибарсыз калдырырга ярамый.

«Игътибарсыз калдырырга ярамый»: Татарстанда электрон повестка җибәрү тәртибен аңлаттылар

Татарстанда электрон повесткалар: кемнәргә килә һәм аны игътибарсыз калдырырга ярамый.

Татарстан хәрби комиссариатында электрон повесткаларның кемнәргә җибәрелүен һәм аларның нинди юридик көчкә ия булуын аңлаттылар. Ведомствода белдерүләренчә, хәбәрнамәләр «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы федераль закон нигезендә рәсмиләштерелә.

Электрон повесткалар хәрби хезмәткә чакырылучыларга гына түгел, ә элек хезмәт иткән һәм хәзер запаста торучы гражданнарга да килергә мөмкин. Хәрби комиссариат вәкилләре аңлатуынча, мондый чакырулар еш кына мәгълүматларны актуальләштерү өчен җибәрелә.

Сүз, мәсәлән, кешенең эш урыны, яшәү адресы, гаилә хәле яки сәламәтлек торышы турында бара. Бу мәгълүматларны төгәлләштерү хәрби исәп системасын яңарту өчен кирәк дип аңлаталар.

Хәрби комиссариатта искәртүләренчә, электрон повестка җибәрелү турындагы мәгълүмат махсус реестрга кертелә. Әгәр гражданин җитди сәбәпсез 20 көн дәвамында комиссариатка килми икән, аңа карата вакытлыча чикләү чаралары кулланылырга мөмкин.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, электрон повестка кәгазь форматтагы документ белән бер үк юридик көчкә ия. Шуңа күрә мондый хәбәрләргә җитди карарга кирәк.

Соңгы елларда дәүләт хезмәтләренең цифрлашуы аркасында хәрби исәпкә алу системасы да электрон форматка күчә. Белгечләр фикеренчә, бу мәгълүмат алмашуны тизләтергә һәм гражданнарны хәбәрдар итү механизмын гадиләштерергә тиеш.

Татарстанда электрон повесткалар темасы җәмгыятьтә актив фикер алышу уята. Күпләрне мондый хәбәрләрнең кемнәргә һәм нинди очракларда килүе кызыксындыра. Хәрби комиссариат исә гражданнарны рәсми хәбәрләрне игътибарсыз калдырмаска чакыра.

Лилия Гайнуллина әзерләде
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading