Татарстанда быел тугыз айда балалар катнашында 358 юл-транспорт һәлакәте булган.
14 баланың гомере өзелгән, 381е җәрәхәтләнгән. Һәлак булган балаларның 13е автомобиль пассажирлары булган. Бу саннар артында — бер мизгелдә җимерелгән гаиләләр, әти-әнисен көтеп ала алмаган балалар һәм күп очракта өлкәннәрнең җавапсыз карарлары тора.
«Балам белән берни дә булмас», «Якынга гына барабыз», «Юлда машиналар юк бит», «Берничә минутка гына каешсыз утырса да ярар»... Менә шундый гади генә тоелган фикерләрнең бәясе кеше гомере белән үлчәнә. Юл хәрәкәте иминлеге турында күп сөйләнсә дә, кайбер әти-әниләр иминлек кагыйдәләрен һаман да мәҗбүри таләп түгел, ә үтәмәсәң дә ярый торган киңәш итеп кабул итә.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгында көзге каникуллар алдыннан узган очрашуда китерелгән мәгълүматлар моның никадәр җитди проблема булуын күрсәтә.
Һәр ун һәлак булучының тугызы диярлек — пассажир балалар 2026 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр республика юлларында 2234 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 244 кеше һәлак булган, 2684 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Балалар катнашындагы аварияләр аеруча борчу тудыра: 358 һәлакәттә 14 бала үлгән, 381е җәрәхәтләнгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны дүрткә арткан, һәлак булучылар саны өчкә күбәйгән. Яраланучылар исә сигезгә кимегән.
Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов билгеләп үткәнчә, соңгы ике елда пассажир балалар катнашындагы аварияләр аеруча борчу тудыра. Узган ел һәлак булган 15 баланың 13е пассажир булган. Быел исә 14 баланың 13е автомобильдә пассажир булып барган вакытта һәлак булган.
Бу саннар уйландырырга тиеш. Чөнки бала пассажир булганда, ул юлны сайламый, тизлекне билгеләми, рульне тотмый һәм күп очракта үзенең иминлеген тәэмин итә алмый. Машинада кем йөрүен, ничек йөрүен һәм баланың ничек утыруын өлкәннәр хәл итә.
«Балалар мондый вәзгыятьтә берни дә хәл итми, хәтта куркынычсызлык каешын да аларга өлкәннәр эләктерә. Алар — бу вәзгыятьнең тотаклары», — дип ассызыклаган Рөстәм Гарипов.
Димәк, баланың иминлеге өчен җаваплылык юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү белән генә чикләнми. Ул шул кагыйдәләрне һәрчак үтәүдән башлана.
«Якын гына барабыз» дигән сылтау коткармый Юл-транспорт һәлакәтләренең яртысыннан артыгы, китерелгән мәгълүматларга караганда, каршы як полосага чыгу, дистанцияне дөрес сайламау һәм тизлекне арттыру аркасында килеп чыга.
Мондый һәлакәтләрдә машина йөртүче үзенең генә түгел, пассажирларның да язмышын хәл итә. Ә машина салонында бала булса, җаваплылык тагын да арта.
Куркынычсызлык каешын эләктерү, баланы яшенә һәм буена туры килә торган махсус утыргычка урнаштыру, тизлекне саклау — болар вак-төяк кебек күренергә мөмкин. Әмма юлда нәкъ шушы гамәлләрнең әһәмияте кискен арта. Кыска арага барганда да авария килеп чыгарга мөмкин. Өйдән мәктәпкә, кибеткә яки туганнарга кадәрге юлның кыска булуы куркынычны юкка чыгармый.
Ата-ана баласына көн саен: «Юлны аркылы чыкканда игътибарлы бул», «Чит кешеләр белән китмә», «Куркыныч эшләр эшләмә», — дип өйрәтә. Ләкин үзе руль артында тизлекне арттырса, каешны эләктермәсә яки баланы махсус утыргычсыз йөртсә, сүз белән эш арасында каршылык туа.
Балага куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату мөһим. Әмма иң көчле тәрбия чарасы — өлкәннәрнең үз үрнәге.
Яшүсмер кулындагы руль — кемнең җаваплылыгы? Октябрь аенда гына да Татарстанда автомобиль руле артына утырган яшүсмерләр белән өч вакыйга булган. Мондый очраклар тагын бер сорауны күтәрә: баланың машина йөртергә омтылуы кайчан өлкәннәрнең җавапсызлыгына әйләнә?
Яшүсмернең техника белән кызыксынуы, үзен мөстәкыйль итеп күрсәтергә теләве — аңлашыла торган хәл. Әмма машина йөртү тәҗрибә, әзерлек һәм законда билгеләнгән таләпләрне үтәүне сорый. Балигъ булмаган балага автомобиль ачкычын бирү, аның руль артына утыруына юл кую — «бернәрсә дә булмас» дип кенә аклана торган гамәл түгел.
Монда сүз яшүсмерне генә гаепләү турында бармый. Аңа машинаны кем биргән? Руль артына утыруына кем рөхсәт иткән? Куркыныч турында кем аңлаткан? Әгәр бала автомобиль белән идарә итә икән, аның моңа ничек ирешүен дә ачыкларга кирәк.
Шул ук вакытта балаларны питбайклар һәм башка транспорт чаралары белән бәйле куркынычлардан да саклау зарур. Тышкы кыяфәте уенчыкка охшаган техника да җитди җәрәхәтләргә китерергә мөмкин. Социаль челтәрләрдәге видеолар, дусларның мактануы һәм «бөтен кеше шулай йөри» дигән фикер яшүсмерне куркынычны бәяләмәүгә этәрә ала.
Ата-ананың бурычы — баланы һәр адымда контрольдә тоту гына түгел, ә аңа куркынычны аңларга һәм җаваплы карар кабул итәргә өйрәтү. Әмма бала әле үз гамәлләренең нәтиҗәләрен тулысынча бәяли алмаган очракта, өлкәннәрнең күзәтүе аеруча мөһим.
Җаваплылык юлда гына башланмый Балаларның иминлегенә янаган куркынычлар автомобиль белән генә чикләнми. Яшүсмерләрне интернетта җинаятьләргә җәлеп итү, шикле тәкъдимнәр белән кызыктыру, уен рәвешендә акча эшләү вәгъдә итү дә игътибардан читтә калмаска тиеш.
Мондый хәлләрнең уртак ягы бар: бала үзенә тәкъдим ителгән гамәлнең нәтиҗәсен ахыргача аңламаска мөмкин, ә өлкәннәрнең вакытында күргән кисәтүе аны зур бәладән саклап калырга мөмкин.
Шуңа күрә ата-ана җаваплылыгын тыюлар һәм җәзалар белән генә чикләргә ярамый. Баланың кемнәр белән аралашуын белү, интернеттагы кызыксынуларыннан хәбәрдар булу, куркыныч хәлгә эләксә, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алуына ышаныч тудыру да кирәк.
Балалар еш кына үзләренә берни булмаячак дип уйлый. Әти-әниләр исә кайчак баланың мөстәкыйльлегенә артык ышана яки куркынычны үзләренә кагылмас нәрсә дип кабул итә. Нәтиҗәдә, кисәтергә, аңлатырга яки вакытында туктатырга мөмкин булган гамәл фаҗигагә әйләнергә мөмкин.
Бер мизгелдә үзгәргән тормыш Юл-транспорт һәлакәтен статистикадагы бер сан итеп кабул итү җиңел. Ләкин һәр сан — кемнеңдер баласы. Аны өйдә көтүче әти-әнисе, шалтыратуын көткән әбисе-бабасы, бергә уйнаган дуслары бар.
Баланың юлда һәлак булуы — гаилә өчен генә түгел, бөтен җәмгыять өчен дә зур югалту. Мондый фаҗигаләрнең барысын да булдырмый калу мөмкин түгелдер, әмма куркынычларның бер өлешен өлкәннәрнең җаваплырак гамәлләре белән киметергә мөмкин.
Машинага утырганда каешны эләктерү, баланы тиешле утыргычка урнаштыру, тизлекне арттырмау, яшүсмергә рульне ышанып тапшырмау — гади кагыйдәләр. Аларны үтәү өчен зур чыгым да, махсус белем дә кирәкми. Иң мөһиме — аларны гадәткә әйләндерү.
Балага тормышта күп нәрсәне яңадан өйрәнергә, хаталарын төзәтергә мөмкин. Әмма юлдагы кайбер хаталарны төзәтеп булмый.
Нәкь җырдагыча, ике гомер бирелми. Шуңа күрә бала тормышын саклау юлга чыккан мизгелдән түгел, өлкәннәрнең җаваплы карарыннан башлана.
Комментарийлар