Россиянең студентлар төзелеш отрядлары 400 мең кешене берләштерә.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2015 елның 21 февралендәге Указы нигезендә, 17 февраль – Россиянең студентлар төзелеш отрядлары көне буларак билгеләп үтелә.
Тарихи башлангыч
– 1959 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының физика факультетыннан 339 студент җәйге каникул вакытында ирекле рәвештә Казахстанга чирәм җирләргә барып, совхозларда корылмалар төзүдә эшли. Бу студентлар төзелеш отрядлары барлыкка килгән ел булып санала. Башлангыч студентларда зур теләктәшлек таба, 1966 елда студентлар төзелеш отрядлары инде 100 меңнән артык кешене берләштерә. Югары уку йортында белем алганда үзем дә студентларның төзелеш отрядлары составында Әстәрханда, Молдавиядә эшләдем. Ул еллар күңелнең – матур истәлеге: яңа дуслар табасың, җирле халыкның тормыш-көнкүрешен күреп кайтасың, һөнәрләргә өйрәнәсең, – дип искә алды Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның студентлар төзлеш отрядлары хәрәкәтенә теләктәшлек күрсәтүен, республикадагы предприятиеләр һәм оешмалар, шулай ук районнар җитәкчеләренең студентлар төзелеш отрядларын эш белән тәэмин итүләрен рәхмәт хисләрендә телгә алды ул.
– Студентларның төзелеш отрядлары “КамАЗ” автомобиль заводы, Чаллы шәһәре, Түбән Кама шәһәрендәге нефть-химия заводлары төзелешләрендә катнашты. Авыл хуҗалыгында эшләде. Студентларның “Кар десанты” отрядлары муниципаль районнарга барып, сугыш һәм тыл ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә хуҗалык эшләрендә булышып кайта. Татарстанның студентлар төзелеш отрядлары Россия төбәкләре арасында иң яхшылардан санала, – диде Азат Кадыйров.
Татарстан – “магнит”
– Узган ел республикадагы уку йортларында белем алучы 15 950 егет белән кыз төзелеш отрядларында эшләде. Россиянең 15 төбәгеннән 225 кеше составындагы студентлар төзелеш отрядлары Татарстанга килеп, “КамАЗ” заводында һәм башка тармакларда төрле эшләр башкарды. Махсус урта һөнәри белем учреждениеләре яшьләре дә активлар, алардан 2026 елда да 5 мең кешене төзелеш отрядларына җәлеп итү ниятләнелә. 3858 үсмергә студентлар төзелеш отрядлары составында эшләп алу мөмкинлеге тудырылды. Донецк Халык Республикасы яшьләре бездә югары белем дә алалар, беррәттән заводларда да эшлиләр. Татарстанның икътисади куәтләре һәм тормыш-көнкүреш уңайлыклары магнит кебек үзенә тарта. Республикадагы уку йортларында белем алган башка төбәкләрнең 533 егете һәм кызы 2023-2025 еллар эчендә генә дә Татарстанга яшәргә күченеп килде, – диде “Татарстан Республикасы студентлар төзелеш отрядлары республика үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Василий Ислаев.
Камчаткага – балык чистартырга
– Студентлар төзелеш отряды составында Камчаткага балык эшкәртү заводына бару бик тәэсирле булды. Эше артык авыр, дип әйтмәс идем. Минзәлә районында авылда эшләп үскән кыз бит мин. Камчаткада климат салкын, шунлыктан җылы киемнәр алып бару кирәк. Салкын тидергән очракта, дәвалану өчен үзең белән дарулар алу да зыян түгел. Медицина тикшерүе узып барасың. Әгәр хроник авыруларың булса, Камчаткага бармавың хәерле. Эшләп аласы килгән студентларга Татарстанда да эш җитәрлек. Республикада тупланган студентлар төзелеш отрядлары Россиянең 40 төбәгендә һәм 7 чит илдә эшли. Студентлар төзелеш отрядлары ул гел хезмәт кенә түгел, иҗат һәм ватанпәрвәрлек тәрбиясе дә. Халыкка концертлар куябыз, ветераннар белән очрашулар үткәрәбез. “Кар десанты” отрядлары белән районнарга чыгып, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә булышабыз. Студентлар төзелеш отрядларына мәктәпләрдән дә 14 яшьтән язылып була, – диде “Россия Студентлар Отрядлары”ның Татарстан төбәк бүлеге командиры Сөмбел Латыйпова.
Василий Ислаев әйткәнчә, студентлар төзелеш отрядларында аена 35 мең сумнан башлап, һөнәр юнәлешенә карап, 200 мең сумнан да күбрәк хезмәт хакы алып була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар