16+

Илкүләм проектлар Казанның үсешенә булыша

Татарстан башкаласының матурлыгына Россия төбәкләре һәм чит илләр кешеләре дә соклана.

Илкүләм проектлар Казанның үсешенә булыша

Татарстан башкаласының матурлыгына Россия төбәкләре һәм чит илләр кешеләре дә соклана.

Казан мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә илкүләм проектларның шәһәрне яхшыга үзгәртүдә зур мөмкинлекләр тудыруын билгеләп үтте. Татарстан башкаласында соңгы 6 елда илкүләм проектлар ярдәмендә 26 балалар бакчасы, 15 мәктәп, аларга өстәмә корпуслар һәм 2 дәваханә төзелде.

76 миллиард сумнан артык акча юнәлтелде

— Россия Федерациясе Президенты 2018 елда илкүләм максатларны һәм бурычларны билгеләү турындагы Указны имзалаганнан соңгы 6 елда Казанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 76 миллиард сумнан артык акча юнәлтелде. Уннарча социаль объект төзелде, юллар һәм коммуналь инфраструктура төзекләндерелде, мәктәпләрнең, хастаханәләрнең һәм спорт белән мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасы яңартылды, — дип хәбәр итте Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Казань. Фото: КЗН.РУ

Төзекләндерүләр бөтен ил буенча бара

Башкала мэры Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашты.

— Алты елда 76 миллиард сум — цифрлар бик зур. Казанның үсеше өчен куәтле этәргеч бу, — диде Илсур Метшин. — Федераль бюджет, республикадан өстәмә финанслау һәм җирле бюджет хисабына йөзләрчә объект төзелде һәм төзекләндерелде. Боларның барысына да илкүләм проектлар ярдәмендә ирешелде. Вознесение тракты төзелде, Горький шоссесына янәшә юл шәһәрдә юллар хәлен яхшырту мөмкинлеге бирде.

Яңа трассалар буенча Казан үсә, яңа микрорайоннар, парклар һәм скверлар, мәктәпләр барлыкка китерелә. Искергән 130 чакрым юлга төзекләндерү үткәрелде. Ун еллар элек без 1 миллиард сум гына ала идек. Юллар өслеген яңартуда 5-6 миллиард сумлык та эш башкара алуыбыз турында хыялландык. Шулай ук яңа төзелешләр турында тыйнак кына хыялландык. Илебез Президенты Владимир Владимирович Путинга, Федераль хөкүмәттәге хезмәттәшләребезгә, республика Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка шәһәребезне яхшыга үзгәртү мөмкинлеге тудырганнары өчен рәхмәт! 

Парк. Фото: КЗН

Бу эшләр Казан, Татарстан шәһәрләре һәм районнары белән генә чикләнми — төзекләндерүләр бөтен ил буенча бара. Без күршеләребез, хезмәттәшләребез өчен шатланабыз. Барыбыз бергә илебез өчен горурланабыз. Илдар Шакиров чыгышында әйтелгәнчә, Казанның автотранспорт паркы яңа 127 автобус белән тулыландырылган, 23 парк һәм сквер төзекләндерелгән.

  • Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә «Сәламәтлек», «Россия гражданнарына — мөмкинлекле һәм уңайлы торак», «Мәгариф», «Агросәнәгать комплексын үстерү» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга 2006 елда керешелгән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading