Татарстанда ел башыннан мошенниклык буенча 8,4 мең җинаять теркәлгән.
Республикада мошенниклык буенча җинаятьләр саны узган ел белән чагыштырганда, сизелерлек кимегән. 2025 елның беренче яртысында шундый 14,9 мең очрак булса, 2026 ел башыннан алар – 8,4 мең.
– Саклык мәсьәләсендә игътибарны киметергә ярамый. Мошенниклар ел башыннан татарстанлыларның 2,1 миллиард сум акчаларын үзләштерергә өлгерде инде. Телефоннан шалтыраткан кеше акча, бүләк яки отыш турында сүз башлый икән, сөйләшүне шунда ук туктатыгыз. Мондый шалтырату турында шунда ук туганнарыгызга әйтегез, – диде Татарстан Прокуратурасының бүлек прокуроры Алмаз Фәттахов.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне эзләү идарәсе хезмәткәре Радис Юсупов пенсионерларны “акчагыз Украина хәрбиләренә җибәрелгән” кебек шалтыратулардан куркып калмаска чакырды. Мәсәлән, әлеге эчтәлектәге хәбәрдән куркып калган Чаллы шәһәре пенсионеры мошенникларга 8 миллион сум акчасын күчергән. Казандагы бер кеше 6 миллион сум акчасын курьерга чыгарып биргән.
– Бүген бензин темасы актуаль. Мошенниклар интернетта, мессенджерлардагы төрле төркемнәрдә “Ягулык-майлау материаллары сатыла” дип белдерүләр урнаштыралар. Бензинны литры 100-150 сумнан үзләре китереп бирәләр, ә канистр “бүләк”, имеш. Ләкин, акчаны алдан күчерергә кирәк. Катлаулы хәлдәге кайбер кешеләр әлеге белдерү буенча мөрәҗәгать итә һәм акчасыз да, бензинсыз да кала, – дип кисәтте Радис Юсупов.
Мошенниклар интернетта “Автомобиль сатыла” дигән белдерүләр белән дә кешеләрне алдый.
– Ялган сайт төзеп яки социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә “Кореядән, Кытайдан, Белоруссиядән автомобиль алып кайтып бирәбез”, дигән белдерүләр урнаштыралар. Чаллыдагы бер кеше авто өчен мошенникларга 1,2 миллион сум акчасын күчергән, – диде Радис Юсупов.
Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы үстерү министрының беренче урынбасары Альберт Яковлев банктан кредит алуга, шулай ук СИМ-карта булдыруга “үзеңне-үзең чикләү” турында килешүе кабул итәргә киңәш бирде. Татарстанда 748 954 кеше шундый килешү төзегән.
Россия Банкы – Татарстан Республикасы буенча Милли банкның икътисад бүлеге җитәкчесе Елена Кирсанова:”Кредит бурычларыгызны бетерәбез, дигән арадашчыларга ышанмагыз. Банк белән сөйләшегез, кредит каникулы бирелә, башка ташламалар ясалырга мөмкин. Арадашчы акчагызны гына алачак, ә мәсьәләне хәл итмәячәк, – диде.
Мошенниклар үзләренең җинаять гамәлләрендә балаларны файдаланудан да оялмый.
– Бала шуның өчен дә бала инде ул, сүзгә ышана. Ата-анасын яклыйм, дип уйлап, мошенниклар әйткәнне үтәргә мөмкин. Балага тормыш турында ипләп кенә аңлатыгыз, кычкырмагыз. Кычкырсагыз, бала сезгә үзенең хаталары турында сөйләмәячәк, үзенә бикләнәчәк. Бала үзенең ялгышуы турында әйтсә, аны дөрес сүзе өчен мактагыз, – диде “Навигатор” дәүләт бюджет учреждениесенең бүлек мөдире Аделя Анисимова.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар