Алай гына да түгел, бу эш белән ныклап шөгыльләнергә уйлагач, әле ул ветеринария институтында да белем ала. Дипломлы егетне Югары Ослан районына колхозга умартачылык буенча зоотехник итеп билгелиләр. Гаилә коргач, үзенең туган ягы — Тәтеш районының Кече Әтрәч авылына күчеп китәргә карар кыла, анда колхозда зоотехик булып эшли, умартачылык өчен дә җаваплы була.
Әмма юл фаҗигасеннән соң, сәламәтлегенә бәйле рәвештә, бу эшеннән китәргә туры килә. 35 ел авыл мәдәният йортында директор булып эшли. Бөтенләй башка юнәлештә эшләргә туры килсә дә, анда да сынатмый, нәтиҗәле эшен күреп, аңа «Атказанган мәдәният хезмәткәре» исемен бирәләр.
Колхоз умартачылыгыннан китсә дә, Хәлил абый бу эшеннән аерылмаган, хуҗалыгында күп итеп умарта тоткан. Ундүрт ел элек, йортлары янгач, Мәгъсумовлар Апаска яшәргә күчә.
Хәлил абый лаеклы ялда да тик ятмый, 2020 елдан бирле Казандагы үзе укыган Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә шәкертләренә умартачылык буенча дәресләр бирә. Умарталык мәдрәсә территориясендә урнашкан.
«Шәкертләр белән ел да берәр төрле тәҗрибә эшләп карарга тырышабыз. Быел кортларны банкаларга кәрәз үрдереп карадык. Бал җыю вакыты җиткәч, көчле умартага ярты литрлы яки 700 грамллы банкага бер кисәк кәрәз ябыштырып, шуны оя өстенә магазинын кысып куябыз да, кортлар шуңа акрынлап бал җыялар», — дип аңлата ул.
«Егетләргә каз мамыгыннан мендәрләр тектек»
Быел бал уңышы әйбәт булган. Кортлар юкәдән дә чәчәк җыя алды, нектар бүленеп чыга торган андый ел биш-ун елга бер генә була, гадәттә башка елларда юкә чәчәк атканда йә яңгыр була, йә салкын була иде, ди Хәлил абый. Аныңча, умартачылык эшен белгән кеше ач калмый.
«Шәкертләргә дә кулда һөнәрләре булсын дип өйрәтәбез. Тырышып эшләргә генә кирәк, бал булмый калган ел юк. Гаиләңә дә җитә, артыгын сатып та акча эшләп була. Ул үзен аклый», — әңгәмәдәшем.
Комментарийлар