Гаризаларны 2025 елның 15 ноябренә кадәр тапшыру сорала.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә “Ел инженеры” республика конкурсы була. Аның максаты – инженерларның осталыгын күтәрү, инженер хезмәткәрләре эшенә игътибар күрсәтү.
– Казанның “Вакууммаш” заводында очрашу вакытында яшь эшчеләр:”Инженерлар арасында конкурс оештырылсын иде!”– дип, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итәләр. Нәтиҗәдә, 2019 елдан башлап мондый конкурс үткәрелә башлады. Конкурс быел 6 нчы мәртәбә уза, аларда инде 1,5 мең кеше катнашты, 177 җиңүче билгеләнде. Россия төбәкләреннән килеп, Татарстанда белем алучы студентлар катнаша ала. Бу конкурс чит илләр студентларына кагылмый, – диде республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә.
Машина һәм станок төзелеше, радиоэлектроника, нефть-химия, төзелеш һәм төзелеш чималлары җитештерү, авыл хуҗалыгы техникасы, азык эшкәртү, энергетика өлкәләренә караган яңа ачышлар тәкъдим ителә. Конкурста студентлар, ВУЗ хезмәткәрләре, предприятиеләрдә эшләүчеләр катнаша. Сайлап алынган 36 җиңүчегә кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.
– Быел роботлар ясау, ясалма акыл номинацияләре дә өстәлде. Авиация өлкәсенә караган эшләр дә мөһим, – диде Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе генераль директоры урынбасары Игорь Рассман.
Беренче конкурста ук җиңү яулаган Глеб Масленников белән Ярослав Желонкин:” Бу конкурс инженерларны дәртләндереп җибәрә, үзеңне таныту мөмкинлеге бирә”, – дип, аваздаш фикер әйтте.
Инженерлык проектларын 15 ноябрьгә кадәр Конкурсның инженергодарт. рф сайтына җибәрергә яки Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына китерергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар