16+

Йорт тирәсендәге кирәкмәс, тик яхшы әйберләрне кая куярга?

Өсте-өстенә әйбер җыймагыз, җыясыз икән – кирәкмәгәнен сатарга да өйрәнегез.

Йорт тирәсендәге кирәкмәс, тик яхшы әйберләрне кая куярга?

Өсте-өстенә әйбер җыймагыз, җыясыз икән – кирәкмәгәнен сатарга да өйрәнегез.

Юклык чорын узган, хәстәрләп бөтен әйберсен саклап яшәгән кешеләр бүгенге товар алмашын күреп шаккатып торырлар иде. Элек алырга әйберсе юк иде бит, диләр. Чыннан да нәрсәгә тотынсаң, кибеттә шул булмады. Ни дә булса кирәк булса, әллә кайларга барып юнәтеп кенә алып кайтып була иде. Әле анда да юлыңда очраса гына.

Бүген инде бөтенләй башка хәлләр. Әйбер күп, кадере дә, кыйммәте дә юк. Кайберсенең кирәге дә юк икән. Башта кием-салым, йорт-җиһазлары җыйдык. Хуҗалык кирәк-яракларын барладык. Бөтен кешенең бөтен нәрсәсе бар. Хәзер инде артык әйберләрдән котылырга телибез. Йорт тирәсендәге кирәкмәс, тик яхшы әйберләрне кая куярга? Элек авылга ташый идек. Авыл да хәзер бик бай яши. Тормышлары таза. 

Һәр чорның үз бизмәне. Һәр гаиләнең яши башлаганнан бирле товар алмашы да кабатлана кебек. Бала туганнан башлап, фатир-йорт җиткергәннән алып барыбыз да бер үк әйберләрне җыябыз бит. Күбесенең куллану вакыты бик тиз чыга. Балалар үсә, арба-караватлары кечерәя, киемнәре артып кала. Бер-берсеннән кала туздырып үсәргә артта 8-9 бала да юк. Әлбәттә, туганнар арасында кием-салымны, кирәк-яракларны биреп тору традициясе дә бар. Улымнан калган “ходунки”да да дистәгә якын бала үсте. Аны да бит берничә ай гына кулланып була. Кечкенә өстәл-урындыклар, машина коляскалары шулай ук бер чорда гына тотыла. Алар артык тузмый да кала. Бүген әнә шул бераз тотылган кирәк-яракны куллану мөмкинлеген ватсап төркемнәре күтәреп алды. Аларның берсендә генә дә меңләгән кеше утыра. Кеше үзенә туры килердәй әйберне шуннан бераз арзан бәягә сатып ала. Әлбәттә, ул әйбер кулланырлык дәрәҗәдә дә булырга тиеш. Ни генә сатмыйлар, ни генә тәкъдим итмиләр. Кирәк кеше сораша, белешә, үзенә кирәкне юллый. 

Үзебездән арткан әйберне бушка биреп җибәрергә, мөмкинлеге булмаганнарга үзебезнекен биреп тә, ярдәм итәргә өйрәнгән без. Баштарак бу төркемнәргә бик тә аптырап калдым. Ничек шул кемдер яткан диваннарны, шул кулланган әйберне дә сатып җибәрергә була? Хәзер кеше кигән күлмәген дә чүплеккә тотып атмый. Юнь бәягә булса да сата. Сата икән, димәк, алучысы да табыла торгандыр. Үзебезнең танышларыбыз арасында да вакытлыча аш-су бүлмәсенә җиһазлар алучы да, бала бишеген шуннан юнәтүче дә табылды. Бераз бу хәлләргә аптырамый башладым да кебек. Заманасы шулдыр, мөгаен. Вакыт-вакыт бик тә гаҗәпләндергән товарларны да саткач, барыбер гаҗәпләнеп каласың. Мәсәлән, тузган аяк киемен ничек икенче кешегә сатырга була ул? Кайчак тора-тора шаккатып калырлык товарлар да була...

Ярар, үзләре үстергән, кул көчләре белән ясаган әйберләргә сорау да булыр. Мәсәлән, уңган-булган хуҗабикәләрнең табыныннан тәм-томнары, бакчада үстергән уңышлары, кышкылыкка ясаган ризыклары да булсын. Ир-егетләребез үзләреннән арткан тимер-томырлары, машина кирәк яракларын сатсын. Бигрәк тә сезонлы һәм уникаль товарларга һәрвакыт ихтыяҗ бар. Тик менә әллә кайда киелгән киемнәрне һич кенә кабул итеп булмый әле. Ә бит үзебез туганнардан калганны киеп үстек, әмма менә шулай да читтәге кешенекен киясе килми.

Әйбер күп бездә хәзер. Шкаф-шкаф кием, өсте-өстенә алынган әйберләр. Хатын-кыз вакыт-вакыт ревизия ясап алса да, кабат кием шкафы тулып китә. Кемдер бу киемнәрне махсус тапшыра торган урыннарга алып барып бирә. Кемдер йорт-бакча тирәсенә куя. Кемдер мохтаҗларны таба. Шулай да башка әйберне артык җыймаска кирәк дигән фикер килә. Соңгы вакытта мин бик күп киемнәрне юкка чыгардым. Шунда кирәклеләреннән дә колак какканымны аңладым. Менә кирәк булыр әле, менә шул вакытта кирәк булыр әле дигәннәреннән берни калмады. 1990 еллардан калган юклык чоры да, әбиләрдән калган сакчыллык та безне шулай тәрбияләде. Без үскәндә кияргә юка оекбаш та юк иде бит. Аларны үзебез тегеп кидек. Шуңа да әйберне саклап кую безнең беренче урында тора. Ә менә кирәкмәсеннән вакытында котылу гадәте бездә бөтенләй юк.

Сүз дә юк, бүген без барыбыз да үзгәреп барабыз. Товарга да башкача карыйбыз. Аларның берсе белән дә озакка бәйле түгеллегебезне яхшы беләбез. Бар да вакытлыча. Вакыт үлчәве һәрнәрсәне үз урына куя белә икән. Элегрәк әбиләрнең, кием алмагыз, булганын киеп бетерергә кирәк дигән сүзләрен аңлап бетерми идем. Инде әбиләребез урынына калган әниләребез шулай ди. Хәзер үзебезнең яшебез барган саен, аларның әйткәнен уйлыйбыз. 

Өсте-өстенә әйбер җыймагыз (булганының бәрәкәте булсын!), җыясыз икән – кирәкмәгәнен сатарга да өйрәнегез. Хәзер бөтен кеше шулай эшли.  Шуңа да яңа чорда артык булган товарларны сәүдә әйләнешенә кертеп җибәрергә кирәк. Әле моңа барыбызга да өйрәнәсе була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading