16+

Ипотека алыргамы, әллә бераз сабыр итәсеме?

Процент ставкалары һаман да югары булып кала бирә һәм күпләр кимүен көтеп торыйммы икән дип уйлана.

Ипотека алыргамы, әллә бераз сабыр итәсеме?

Процент ставкалары һаман да югары булып кала бирә һәм күпләр кимүен көтеп торыйммы икән дип уйлана.

Әмма бу вакыт эчендә күчемсез милеккә бәяләр үсәргә мөмкин, һәм түбән ставкалар тиешле нәтиҗә китермәячәк. Ә нәрсә эшләргә? “Российская газета” экспертлардан сорашкан. Тик материал мәгълүмати характерда һәм индивидуаль тәкъдим булып тормый, дип кисәтә басма.

2026 елның маена гадәти ипотека буенча уртача ставка елына якынча 16,4-19,99 процент тәшкил итә. Һәр заемщик өчен төгәл процент берничә факторга бәйле: торак сатып алганда ул күпме акча кертә, нинди программаны сайлый, хезмәт хакы аламы?

Базар ипотекасы
Базар ипотекасы буенча агымдагы ставкалар артыгын түләү суммасын шактый арттыра. Мисал өчен, фатир 9 млн сум тора. Ставка – 19,9 процент. Беренчел кертем – 20 процент. 20 ел эчендә фатир өчен 22 млн сумны артык түләячәксез. Шуны истә тотарга кирәк, базар ипотекасы буенча банклар даими рәвештә керем дәрәҗәсенә һәм беренчел кертем күләменә карата таләпләрне катгыйландыралар.

Ташламалы программалар
Гаилә, айти һәм авыл ипотекасы программалары, шулай ук төбәк инициативалары процент ставкалары буенча ташламалы шартлар тәкъдим итә. Әмма әлеге программаларның һәркайсы, яшәү төбәгенә, гаилә хәленә, эш урынына һәм башка факторларга кагылышлы, үзенең катгый таләпләренә ия.

Төп ставка ипотекага ничек йогынты ясый?
Россия Үзәк банкы коммерция банкларына кредитлар бирә торган минималь процент билгели. Акча эшләү өчен банклар үз клиентларына, төп ставкадан чыгып, күпкә югарырак процент белән заемнар бирә. Шуңа күрә ул кимегәндә, банклар процентларны киметә, һәм киресенчә. Банклар, кагыйдә буларак, Үзәк банкның төп ставканы үзгәртү турындагы карарыннан соң 1-4 атна дәвамында кредитлар, ипотека һәм депозитлар буенча шартларны үзгәртә. Бу акча җәлеп итү бәясен яңадан карау һәм яңа базар шартларына яраклашу зарурлыгы белән аңлатыла.

Аналитик Кредит Рейтинг Агентлыгының финанс институтлары төркеме җитәкчесе Валерий Пивня сүзләренчә, ипотека буенча уртача еллык ставкалар 2026 ел ахырына 2-3 процентка кимергә мөмкин. Республиканың кредит һәм финанс оешмалары ассоциациясенең башкарма директоры Дмитрий Рудзит фикеренчә, ипотека буенча ставкаларның 15 процентка кадәр кимүе, икенче яртыеллыкта төп ставканың тагын да активрак кимүе башланган очракта, ел ахырына кадәр булырга мөмкин.

Инфляция максатчан дәрәҗәдән артса (4-5 процент) һәм төп ставка 14-16 процент чикләрендә булса, ипотека кредитлары буенча ставкалар аз гына үзгәрәчәк: базар ипотекасы 16-17 процентка тәкъдим ителәчәк, дип саныйлар экспертлар.

Алыргамы, көтәргәме?
Кайсы яхшырак дигәндә, бу кайбер факторларга бәйле, шул исәптән агымдагы финанс хәлен, планнар, базардагы вазгыятьне һәм шәхси шартларны да кертеп.

Финанс исәбе: күпме акчаны янга калдырырга мөмкин
Процент ставкасын 2 процент пунктка киметү егерме еллык чорда якынча 3 млн сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Әмма шул ук вакыт эчендә торак бәясе 7-10 процентка үссә, көтелгән табышны алмавың да бар. Ипотека ставкасы 20 елга алынган 10 млн сумга (беренчел взнос – 2 млн сум) ипотека вакытында түләүгә ничек йогынты ясавын карап үтик. Түләү суммасы шулай ук кредит алган вакытка бәйле.

Ставка 16 процент булганда (20 елга алынган 10 млн сум), түләү – 111 300 сум, артык түләнгән сумма – 18,7 млн сум.
Ставка 14 процент булганда (20 елга алынган 10 млн сум), түләү – 99 482 сум, артык түләнгән сумма – 15,9 млн сум.
Ставка 12 процент булганда (20 елга алынган 10 млн сум), түләү – 88 087 сум, артык түләнгән сумма – 13,1 млн сум.

Түләнә торган артык сумма шулай ук кредит алган вакытка бәйле.

Шул ук вакытта ставкаларның түбәнәюен көткән арада күчемсез милеккә бәяләр үсәргә, дәүләт гаилә ипотекасын һәм башка ташламалы программаларны туктатырга мөмкин. Банклар да заемщикларга карата таләпләрне ел саен катгыйландыралар, мәсәлән, беренчел кертем суммасын арттыралар.

Торак бәясе үсү
Ипотека буенча процент ставкалары кимегәч, торак сатып алу белән кызыксынучыларның саны арта. Бу, үз чиратында, бәяләр күтәрелүгә китерәчәк.

Ипотека һәм рефинанслау
Ипотеканы хәзер алырга һәм ставкалар кимегәч рефинансларга, ягъни башка финанач учреждениесендә отышлырак шартлар белән яңа кредит рәсмиләштерергә мөмкин. Яңа банк сезнең ипотекагызны каплаячак, һәм сез аңа түләргә тиеш булачаксыз. Шул ук вакытта экспертлар, рефинанслау ставка 2 процентка һәм аннан түбәнрәккә киметкәндә мәгънәгә ия, диләр.

Ипотеканы хәзер кемгә алырга була?
- Ташламалы ставкалы ипотека каралган гаилә. Киләчәктә программа шартлары яңадан каралырга яки бөтенләй ябылырга мөмкин.
- Кереме 150-200 мең сумнан артык булганнарга. Сезнең өчен айлык түләү (хәзер ул ил буенча уртача 49 мең сумга тигез) авыр булмаячак.
- Әгәр дә ипотека буенча сезнең түләү керемнең 40 проценттан артыгын тәшкил итмәсә.

Кем сабыр итә ала?
- Күчемсез милек сатып алуда ашыгыч ихтыяҗлары булмаганнарга.
- Әгәр беренчел взноска акча аз җыйгансыз икән, сатып алу белән ашыкмагыз, түләү зур булачак.
- Ипотека буенча айлык түләү керемнең 45 процентыннан артып китсә, яхшы вакытларга кадәр көтегез.
- Әгәр дә сез фатирны үзегез яшәр өчен түгел, ә инвестицияләр сыйфатында планлаштырган булсагыз.

Дилбәр Гарифуллина әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading