Аңа кадәр әле шактый вакыт булса да, «Дом.РФ» 2027 елда торакка бәяләрнең сизелерлек артуын фаразлый.
“2027 елда, Үзәк банк фаразларына караганда, төп ставка 7-8 процентка кадәр төшәчәк, ә ипотека буенча ставкалар 9-10 процент дәрәҗәсендә булачак. Бу – кичектерелгән ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен яхшы шартлар. Шуның белән бергә, без торак базарында тәкъдимнәр җитмәве аркасында бәяләрнең җитди үсешен көтәбез", – дип белдергән Мәскәүдәге Халыкара торак конгрессында дәүләт компаниясенең аналитик үзәге җитәкчесе Михаил Гольдберг. Аныңча, бәяләр беренчел торакта да, икенчел базарда да артачак.
– 2027 елда нәрсә буласын алдан ук әйтү бик авыр. Әмма төп ставка чынлап та шул дәрәҗәгә кадәр төшеп, ипотека ставкасы да фаразланган күләмдә булса, әлбәттә, бу торак базары өчен бик әйбәт. Әлегә югары ставкалар аркасында фатир алмый торучылар шушы мөмкинлектән һичшиксез файдаланачак, әмма инде, ихтыяҗ арту сәбәпле, бәяләр дә күтәреләчәк. Шулай булган очракта да хәзерге ситуациягә караганда бу яхшырак, чөнки фатир алырга теләүчеләрнең күбесе ипотека рәсмиләштерә алмый. Алар аена 100-150 мең сум кредит түләп бара алмыйлар – ставка төшкәнен көтәләр. Сентябрь аенда Үзәк банк төп ставканы бер процентлы пунктка төшергәч тә, бераз гына активлык булып алды. Ул кимегән саен, торак базарында тагын да яхшырак була барачак, – ди “Лефарт” күчемсез милек агентлыгына нигез салучы, Татарстан риелторлары гильдиясе әгъзасы Ләйсән Гыйлаҗиева.
“Дом.РФ” китергән саннар да раслый моны. Август һәм сентябрьдә илдә быел яңа фатирлар максималь күләмдә сатылган – аена 2,1 миллион квадрат метр мәйданлы 45әр мең фатир. Яңа төзелешләрдәге фатирларны сату сентябрьдә, бер ел элеккеге белән чагыштырганда, 14 процентка күбрәк булган.
Яңа төзелешкә ихтыяҗның җанлануы, нигездә, төп ставка кимегәннән соң ипотека бирүнең тизләнү белән бәйле, дип ассызыклыйлар “Дом.РФ” белгечләре. Базар программалары буенча ставкалар кварталда 3 процент пунктка, 21 процентка кадәр кимегән.
Ихтыяҗ активлашуы фонында исә яңа төзелешләргә бәяләр үсеше дә тизләнгән. Сентябрьдә яңа фатирлар 0,9 процентка кыйммәтләнгән (августта 0,7 проценттан һәм июльдә 0,4 проценттан соң). Ел башыннан төзелә торган торакның бәясе 5,2 процентка арткан.
Татарстан риелторлары гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев бәяләр артуга китерәчәк тагын бер сәбәпне атый – ул да булса, өстәлгән бәягә салымның артуы. Сүз Россия хөкүмәте тарафыннан Дәүләт Думасына 2026 елның 1 гыйнварыннан НДСны 20 проценттан 22 процентка кадәр күтәрү турындагы закон проекты турында бара.
Белгеч фикеренчә, бу һичшиксез фатирларларның кыйммәтләнүенә китерәчәк. Салым салынырга тиешле төзелеш материаллары һәм техника чыгымнары төзелешнең үз бәясенең үсүенә йогынты ясамый калмый һәм йорт җиткерүчеләр аны квадрат метр бәясенә салачак. Бу кабат кулланучылар җилкәсенә төшәчәк. Беренчел торак бәясе арткач, ул үзе артыннан икенчел торакны да тартачак, ул базарда да бәяләр күтәреләчәк, ди Андрей Савельев.
Ә ул арада "Новые люди" фракциясе гаилә ипотекасын өч ел дәвамында бала табу йөкләмәсе белән алырга рөхсәт итәргә дигән тәкъдим белән чыккан. Дәүләт Думасы депутатлары мондый инициатива белән вице-премьер Татьяна Голиковага мөрәҗәгать иткән. "Гаилә ипотекасы балалы гаиләләргә генә бирелгәч, күп кенә яшь парлар, торак сатып алу өчен мөмкинлекләре булмаганлыктан, балалар тууны торак шартлары яхшырганчыга кадәр кичектерә", – дип аңлаталар хат авторлары. Шуңа да, алар фикеренчә, гаилә ипотекасы программасын киңәйтергә кирәк, ягъни баласыз гаиләләргә ташламалы ипотека кредитын рәсмиләштерергә рөхсәт итеп, алар килешү төзелгән вакыттан алып өч ел дәвамында бала табарга яки уллыкка алырга тиеш булалар. Мондый чара яшь гаиләләргә балалар туганчы торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, дип саный депутатлар.
Инициатива нигезендә, йөкләмәләрне үтәгәндә ташламалы ставка 6 процент була. Ә йөкләмәләр бозылган очракта, ставка, өч елдан соң, базар ставкасына кадәр күтәрелә, шул ук вакытта банк субсидияне компенсацияләүне таләп итәргә хокуклы.
Мөрәҗәгать авторлары икътисадның Югары мәктәбе тикшеренүенә сылтама ясый. Тикшеренүдән күренгәнчә, ипотека кредиты булу якындагы өч елда баланы планлаштыру ихтималын арттыра ди.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар