Ятим саны артмасын. Һәр бала үз гаиләсендә тәрбияләнергә тиеш. Эчкече әти-әниләр белән сөйләшүләр алып барырга кирәк.
Моннан берничә ел элек, республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов, һәр гаилә камил тормышта яшәргә тиешлеген искәртеп, эчкече гаиләләр белән эш алып барырга киңәш итә. 2015 елда республикада “Аеклык ноктасы” проекты эшли башлый. Ул эшли башлаганнан соң, республикада яшәүче билигъ булмаган баласы булган 870 кеше эчкечелек чиреннән дәваланырга үз ризалыгын бирә. Шуның 682се “зәһәр елан” бәласеннән котылу программасын уңышлы үтә. Нәтиҗәдә, 1359 бала үз әти-әнисе янында уңай шартларда яши башлый.
Айнырга теләп программада катнашучы кешеләрнең 80 проценты дәвалану курсын узганнан соң бер елдан артык ремиссия саклый. Әмма бу халәттән чыга алмаганнар өчен кабат патронаж оештырыла һәм ике ай өстәмә дәвалану курслары бирелә. Кайбер әти-әниләр, үз теләкләре белән яңадан проектка кушылып, бу яман чирдән бөтенләй котылу максатыннан дәвалануын дәвам итә.
Проект эшли башлаганда башта хатын-кызларга өстенлек биргәннәр, аннан ир белән хатынны бергә дәвалаган очракта яхшы нәтиҗә булуын аңлап, аларны парлап дәвалануга күндергәннәр. “Гаиләләр арасында төрлесе бар. Ире эшли, тормыш алып бару өчен тырыша, эчми, ә хатыны эшләми дә, бала да карамый. Ире тапкан акчаны балаларга тотасы урынга эчеп ята”, – ди балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркәтибе Илсөяр Гарифуллина.
Әлеге проектта республиканың бөтен район, шәһәрләрендә яшәүче спитрлы эчемлекләргә бәйле кешеләр катнаша. “Узган ел 201 кеше проектта катнашты. 25е ир-ат, 176сы хатын-кыз иде. 13 гаиләнең әтисен дә, әнисен дә әлеге золымнан тартып чыгарырга тырыштык, – ди республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева. – 366 балигъ булмаган бала тәрбияләнүче 188 гаилә белән эш алып барылды. 82 кеше эшкә урнаштырылды. 68 кешегә төрле түләүләр рәсмиләштерелде. 17 гаиләнең коммуналь чыгымнар өчен түләүләре хәл ителде. 97 баланы мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына урнаштыруда ярдәм күрсәтелде. 198 балигъ булмаган бала өстәмә белем бирү оешмаларында шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылды. 14 яшьтән өлкәнрәк 50 бала җәйге каникул чорында вакытлыча эшкә урнаштырылды”.
Узган ел проектта катнашучы гаиләләрдә тәрбияләнүче 60 бала социаль приютка вакытлыча урнаштырылган. Балалар белән белгечләр шөгыльләнгән һәм 56 бала гаиләгә кабаттан кайтарылган. Ике бала балалар йортына урнаштырылган, берсе опекага бирелгән, бер бала социаль тернәкләндерү уза. Бу балаларның да әти-әниләре белән сөйләшүләр, дәвау чаралары алып барыла. Белгечләр әйтүенчә, якын киләчәктә аларның да гаиләләренә кайтыр дигән өмет бар.
Ни кызганыч, кайбер әти-әниләр арасында баласына караганда аракыны якынрак итүчеләр дә очрый икән. “Гаилә башлыгы айнырга теләмичә, хатыны дәвалау шартларын үтәп, тормышын үзгәртү максаты белән балаларын алып иреннән китте. Башка кеше белән тормыш корып, менә дигән итеп яши башлады. Ничә еллар эшләү дәверендә андый мисалларыбыз шактый”, – ди Илсөяр Гарифуллина.
– Проект эшли башлаганнан бирле шактый гаиләләр аек тормышның тәмен тату бәхетенә иреште, – ди республика клиник наркология диспансерының баш табиб урынбасары Резеда Хаева. – Аракы белән дуслыгын бетерүче бер әти кеше фермерлык эшен башлап җибәрде. Машина алып, гаиләсе өчен яшәүче әтиләр барлыкка килде. Яхшы хезмәт хакы ала торган эшләргә урнашучылар бар. Казан шәһәре буенча башкарган эшләрнең нәтиҗәсен күрер өчен проектта катнашучыларны җыйдык. Барысы да чиста, пөхтә, матур итеп киенеп килгән иде. Тормыш тәмен аңлаган ханымнар безгә рәхмәт йөзеннән бәлеш пешереп алып килгәннәр. Һәркем сөенә-сөенә үз мисалларын сөйләде. Алар хәзер аракы колы булып яшәми, гаиләне алып бару, балаларны рәхәттә яшәтү өчен тырыша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар