Сөяркә тормышы, мәхәббәт “өчпочмагы”, хыянәтне гафу итү һәм башка мәсьәләләргә психотерапевт карашы.
Кеше күңеле – колачлап булмаслык дәрья. Кайчак хәтта үз-үзебезне аңлау, үз гамәлләребезгә бәя бирү дә авыр. Бу очракта вазгыятькә читтән карау, белгеч киңәше таләп ителә. Психотерапевт, психолог Гүзәл Саттарова укучылар сорауларына җавап биреп, борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертергә ярдәм итә.
Гүзәл Саттарова КДМУның Дәвалау факультетын, аннары психиатрия буенча интернатураны тәмамлаган. 10 ел дәвамында Казанда һәм Яшел Үзәндә М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсендә бүлек мөдире булып эшләгән. 2021 елдан табиб-психотерапевт, психолог практикасын алып бара.
Сөяркә генә булып калырмынмы?
Мин кабаттан-кабат өйләнгән ир янына әйләнеп кайтам. Мөнәсәбәтләребез 2 ел диярлек дәвам итә. Ярты ел элек безнең турыда аның хатыны белде. Әмма ул мине түгел, хатыны янында калуны сайлады. Бу ярты ел эчендә мин күп тапкырлар аралашуны өзәргә талпындым. Ләкин ул яныма килүгә, мин аны янә якын китерәм. Бу аралашу мине сайламаганы өчен кабат ачуым чыкканчы дәвам итә.
Ул мине бик нык яратуы, җаны-тәне белән якын итүе турында әйтә. Гаиләдән китүен үтенсәм исә: «Син бит элеккеге иреңнән озак китә алмадың (ул кул күтәрә иде), ә минем китәргә нигезем дә юк», - дип җавап кайтара. Ягъни, миңа мәхәббәте гаиләдән китү өчен нигез түгел булып чыгамы? Ул үле никахына 20 ел ябышып ята, аларның уртак кызыксынулары юк. Үз никахын сөяркәләр ярдәмендә коткарырга омтыла – алар күп булган. Нигә мин шундый ахмак икән, нигә мин һаман да ул мине сайлар дип өметләнәм!? Һәм ни өчен мине сайлагач, ул бүтән хыянәт итмәячәк һәм шуның белән тукталачак, дип уйлыйм икән?
Алия Н.
Сүзләргә түгел, ә эшкә карарга кирәк. Ике ел эчендә ул үзенең гамәлләре белән хатынының үзе өчен мөһимрәк булуын ачык күрсәткән. Калганы – сезне янәшәсендә тотып калу өчен әйтелгән сүзләр генә. Чыннан да яраткан ир-ат хатын-кызны еллар буе көтәргә һәм газапланырга мәҗбүр итми. Ни өчен сез үзегезне ачыктан-ачык икенче урынга куйган кешенең вак-төяк игътибарына ризалашасыз? Үз-үзегезне түбән бәялисез сез. Сезне сайламаган ир белән мөнәсәбәтләргә тотынып ятасыз. Аның ни өчен болай эшләвен, тегеләй эшләмәвен анализлаудан туктатыгыз һәм үзегез белән шөгыльләнә башлагыз. Ни өчен үзегезнеке итә алмаган ирләрне сайлавыгызны һәм «запас вариант» роленә ризалашуыгызны аңларга психотерапия ярдәм итәчәк. Сез еллар буе үзегезгә насыйп булмаган ирне көтәргә түгел, ә бары тик сезне сайлаган кеше белән булырга лаек!
Өчпочмакның бер чите буласым килми!
Аерылган ир-ат белән мөнәсәбәтләрдә булдым. Аның аерылышуына ике ел, әмма хатыны белән интим якынлык аннан соң да 1,5 ел дәвам иткән. Минем белән очраша башлагач, ул бер айдан элекке хатынының яңа сөяркәсен кыйнарга йөгерде. Имеш, аерылышканда ул фатирны хатыны һәм балаларына, анда беркемне дә йөртмәү шарты белән калдырган. Мин шунда ук мөнәсәбәтләрне өздем, чөнки өчпочмакта катнашырга теләмим. Алар бер-берсен җибәрмәгән, дип саныйм. Мин үз нәтиҗәләремдә ялгышмыйммы?
Гөлүсә Р.
Дөресен генә әйткәндә, сәламәт кешеләр, гадәттә, элеккеге мөнәсәбәтләренә нокта куелмаган ир-атлар белән бәйләнешкә керми. Кызыл флаглар баштан ук күренгән: аерылышу ике ел элек булган, ләкин хатыны белән интим мөнәсәбәтләр тагын ел ярым дәвам иткән. Бу бит шунда ук кешенең мөнәсәбәтләрне тәмамлый алмавы турында сөйли. Бәлки сезне нәкъ менә шушы эмоциональлек, драма җәлеп иткәндер. Яки сез аны элеккеге хатыны белән токсик мөнәсәбәтләрдән «коткара» алам дип уйлагансыздыр. Ә бәлки, сезгә үзегезне үзенчәлекле итеп хис итү – сезнең хакка ул, ниһаять, үткәнен калдырачак, дип уйлау ошагандыр.
Яхшы хәбәр: сез вакытында моны аңлап алгансыз һәм бу мөнәсәбәтләрдән чыккансыз. Начары – сезгә ни өчен анда эләккәнегезне ачыкларга кирәк. Моңа ачыклык кертелмәгән очракта, охшаш проблемалар белән янә очрашуыгыз ихтимал.
“Шаяртуын” кабат гафу итимме?
Иремне элеккеге хатыны белән язышуда тоттым. Төнлә салмыш килеш кайтып, креслода ватсапы ачык килеш йокыга киткән иде. Өстенә юрган ябарга килгәндә күреп алдым. Иртән язышуын күргәнемне әйттем. «Бу шаярту гына иде, аның белән барыбер беркайчан да очрашмас идем», - дип җавап бирде. Көне буе дәшмичә йөрим, сүзне кайдан башларга белмим, тамак төбендә төер утыра. Хатын-кызлар белән язышуда беренче тапкыр гына тотуым түгел. Шактый күптән булган иде бу хәл, ләкин ул чакта гафу иттем, аның сүзләренә ышандым. Алга таба нишләргә белмим. Авыр булса да, үземне һәм балаларымны тәэмин итә алам. Ипотеканы тулысынча үзем түлим, машина өчен кредит шулай ук минем өстә, әмма барыбер булдыра алмасмын дип куркам. Балаларны чикләргә, түгәрәкләрдән баш тартырга туры киләчәк. Әгәр аерылышсак, балаларга моны ничек аңлатырга да белмим, алар әтиләрен бик яраталар.
Ирина С.
Сез инде хәзер үк финанс һәм эмоциональ яктан ялгыз. Бары тик моны танудан куркасыз. Ул исә үзен гафу итәчәгегезне белә. Сезнең ялгыз калудан куркуыгызны аңлый һәм моннан файдалана. «Шаярдым» – чынлапмы? Бу аңлатмага сез ризамы? Сез балаларга әтисез авыр булыр дип куркасыз. Ә хәзер аларга әниләренең ничек газаплануын һәм кимсетелүен күзәтү җиңелме? Сез аларга мөнәсәбәтләрнең нинди моделен күрсәтәсез соң? Мәхәббәт ул – хыянәткә түзеп торумыни? Ипотеканы үзегез каплыйсыз, машина өчен үзегез түлисез, балаларны үзегез тәэмин итәсез. Шулай булгач, проблема нәрсәдә? Эш сез үзегез генә тормышны тарта алу-алмауда түгел. Эш башкада: сез аны ничә тапкыр «гафу итәргә» җыенасыз һәм үз-үзегезне кайчан хөрмәт итә башлаячаксыз.
Дуслыкның шарты бар
Сезнең ир-ат һәм хатын-кыз дуслыгы турында профессиональ фикерегезне белү бик кызык. Кайчан мондый мөнәсәбәтләрнең чыннан да булуы мөмкин?
Лилия Ш.
Ир-ат һәм хатын-кыз психологик яктан җитлеккән, үз җенси теләкләрен контрольдә тотарга һәм аны интеллектуаль-эмоциональ якынлыкка күчерергә сәләтле булган очракта алар арасында дустанә мөнәсәбәтләр мөмкин. Әмма икесе дә беренче чиратта бер-берсендә сексуаль объект түгел, ә шәхес күрергә, үзара хөрмәт булырга тиеш.
Ачуымны баламда басам...
Гүзәл, ярсу очраклары белән нишләргә икән? Бәлки берәр китап укыргадыр яки адекват булмаганнар өчен аноним төркемнәр бардыр? Кайчагында балага бик кырыс һәм тупас мөгамәләдә булам, хәтта сүгенү сүзләренә кадәр ычкындырам. Кул күтәргәнем юк, ләкин моннан бик нык куркам.
Баланың боларның барысын хәтерендә калдырыр яшьтә булмавы мине бәйдән ычкындыра сыман. Мин үз-үземә: «Ул барысын да аңлый һәм хәтерли башлагач, мин, әлбәттә, болай эшләүдән шундук туктыйм», - дип вәгъдә бирәм. Бала психикасы өчен боларның берсе дә эзсез узмый икәнен дә аңлыйм. Әмма тыела алмыйм. Ә балалар мәйданчыгына чыккач, мин шундук кечкенә фәрештәнең бәхетле әнисенә әвереләм. Ирем янында да үземне кулда тотам.
Чынлыкта мин баламны бик яратам! Үз-үземне шулай тотуым, тыела алмавым өчен гаеплим. Мин бит үзен яклый алмаган нарасыйда парымны чыгарам. Шундый икейөзле кеше булып чыгам. Нишләргә? Ничек төзәлергә?
Вероника Ф.
Монда без эмоциональ йөкләнеш һәм агрессия туплануын күрәбез, ул иң яклаусыз кеше аша чыгу юлын таба. Ирегез булганда сез тыелып торасыз, димәк, контроль бар. Проблема шунда ки, барлык тупланган агрессия куркынычсыз объект булган балага төшә.
Сәбәпләре: сез үз хисләрегезне эшкәртә һәм алар белән идарә итә белмәгән шәхес, бала тугач барлыкка килгән социаль изоляция һәм ярдәм булмау депрессиягә китергән.
Нишләргә?
1. Баланы көн дә 3-4 сәгатькә бала караучыга, ирегезгә яки туганнарыгызга тапшырырга.
2. Спорт!
3. Индивидуаль психотерапия.
4. Агрессия барлыкка килүен сизүгә ничек тә бүлмәдән чыгып китәргә.
Комментарийлар
0
0
мина ярамас микэн ул хатын танышыр идем
0
0