16+

Җирең бар икән, чүп үләне үстермә

01 марта 2025, 13:20
1113
0
1
Уку өчен 5 минут

1 марттан җир кишәрлекләрен үзләштерү турындагы закон үз көченә керә.

Җирең бар икән, чүп үләне үстермә

1 марттан җир кишәрлекләрен үзләштерү турындагы закон үз көченә керә.

Интернетта инде шактый имеш-мимешләр дә йөри башлады. Янәсе, җир кишәрлекләрен кулланмау сәбәпле, аларны хуҗаларыннан гадиләштерелгән тәртиптә тартып алырга мөмкиннәр. Шул уңайдан, канунга аңлатма бирүне сорап, без Татарстан буенча Росреестр идарәсенең дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Илсур Кәримовка мөрәҗәгать иттек. 

Канунда нәрсә күздә тотыла?
Әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми, чөнки канунда җир кишәрлекләрен тартып алуның "гадиләштерелгән" тәртибе каралмаган. Киресенчә, гражданнарның милек хокукларын яклауның яңа механизмнарын күздә тота. Канунның эчтәлегенә килгәндә, анда торак пунктлар һәм бакча участоклары чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләрен үзләштерү өчен өч ел вакыт билгеләнә.

Шуны аңларга кирәк: әлеге норма, барыннан да элек, чүп үләннәре баскан проблемалы кишәрлекләргә кагыла. Кешегә аны тәртипкә китерү өчен ел вакыт бирелә. Шуннан соң участокны тиешенчә файдалану өчен тагын өч ел. Әлеге өч ел дәвамында, милекче кишәрлекне үзләштергән арада, аны җирдән максатчан файдаланмаган өчен җаваплылыкка тарта алмыйлар. Җир үзләштерү өчен билгеләнгән өч ел узганнан соң, кеше аны куллана башлый – йорт, кибет, рекреацион билгеләнештәге объектлар төзи, авыл хуҗалыгы продукциясен үстерә һәм башкалар. Шул вакыттан милекче участокны кулланмаган өчен җаваплы, һәм күзәтчелек органнары хокук бозуларны теркәргә мөмкин.

Әлеге нормалар торак пунктлар, бакча һәм яшелчә участоклары чикләрендәге җир кишәрлекләренә генә кагыла. Өч ел эчендә үзләштерү турындагы кагыйдәләр сәнәгать, җитештерү эшчәнлеге, туристлык һәм рекреацион әһәмияттәге җирләргә кагылмый. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә килгәндә, аларга карата 2016 елдан ук тагын да катгыйрак таләпләр куелган.

Файдаланылмаган җир участокларын тартып алачаклармы? 
Әгәр элегрәк, гамәлдәге закон буенча, милекчедән җирне өч ел дәвамында үзләштермәгән өчен алган булсалар, яңа закон нигезендә ул 5-7 елга кадәр арта, чөнки кешегә аны үзләштерү өчен өстәмә өч ел бирелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кеше җир кишәрлеген вакытында үзләштермәсә дә, бу автомат рәвештә аны тартып алу өчен нигез булмаячак. Исегезгә төшерәбез, җир кишәрлеген тартып алганчы контроль чаралар үткәрергә кирәк. Файдаланылмаганы ачыкланса, кишәрлекләрнең хуҗасы хокук бозуларны билгеләнгән тәртиптә бетерә алачак.

Канунның максаты
Чүп баскан һәм пычранган җир кишәрлекләре хуҗалыкны алып бару, торак пунктларны үстерү, аларның архитектура йөзен булдыру һәм саклау өчен җитди проблема булып тора. Шулай ук куркынычсыз урынга әверелә. Мондый участокларга гадәттә күршеләр дә зарлана. 

Шундый ук фактлар бакчачылык ширкәтләре эшчәнлегенә дә комачаулый. Дача хуҗалары аның эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләрне оператив хәл итә алмыйлар. Ширкәт рәисенең дә өстәмә проблемалары барлыкка килә, шул ук еллар буена җыелып барган взнос бурычлары буенча да. Җир кишәрлеге хуҗалары дистә еллар буе килеп тә карамаган очраклар да күп. Шул ук вакытта аларга йогынты ясауны күздә тоткан кануннар юк. Башка җир кишәрлекләре һәм күчемсез милек объектлары милекчеләренә зыянны билгеләү мәсьәләсе күпчелек очракта хәл ителми.

Җир кишәрлеген үзләштерү сроклары кайчаннан исәпләнә? 
1 марттан соң сатып алынган яки бүләк итеп бирелгән җир кишәрлекләрен үзләштерү срогы милек итеп теркәгәннән соң башлана. Инде милкең булган участоклар буенча срок 1 марттан исәпләнә. 

Нинди җәза каралган?
Хокук бозу ачыклангач, аларны бетерү турында күрсәтмә биреләчәк. Алга таба күрсәтмәнең үтәлеше тикшерелә. Физик затка административ җәза билгеләгәндә хокук бозуның характеры, милек хуҗасының шәхесе, аның мөлкәти хәле, җаваплылыкны йомшарта һәм катгыйландыра торган хәлләр исәпкә алынуын билгеләп үтәргә кирәк.

Хокук бозу беренче тапкыр ачыкланганда штраф салынмый, кисәтү генә ясала. Әгәр милек иясе моны хәл итмәсә, Росреестр хокук бозуны бетерү срогы чыккан вакыттан алып утыз көн эчендә аның турында вәкаләтле дәүләт хакимияте органына яисә җирле үзидарә органына хәбәр итә. Алга таба алар, җир кишәрлеге тиешенчә кулланылмавына бәйле рәвештә, участокны тартып алу һәм аукционда үткәреп сату таләбе белән судка мөрәҗәгать итә алалар.
Шул ук вакытта милекче күзәтчелек органына хокук бозуларны бетерү вакытын озайту турында үтенеч җибәрә ала. Моннан тыш, милекче үзенең җир кишәрлеген өченче затларга аны тиешле хәлдә тоту өчен арендага яисә түләүсез файдалануга тапшыра ала. 

Питрәчнең "Родник" коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте идарәсе рәисе Айрат Мостафин:
– Безнең бакчачылык ширкәтендә 560 җир кишәрлеге исәпләнә. Шуның бер егермеләбе генә караусыз дип әйтергә була. Аларның хуҗалары бар, әмма ниндидер сәбәпләр белән килеп күренмиләр.

Гомумән, башка бакча ширкәтләреннән аермалы буларак, ташландык участоклар бездә күпкә аз. Бердән, ширкат шәһәргә якын урнашкан. Икенчедән, инфраструктура үскән: өч су суырту башнясы бар, юллар салынган, электр уты кертелгән. Унбишләп участокта ел дәвамында яшиләр. Тиздән газ да кертеп булачак. Автобус йөреп тора, кибет эшли. 

Якындагы Царева бистәсендә күпкатлы йортларда яшәүчеләр дә соңгы биш елда бездән участоклар сатып ала башлады. Караучысыз җир кишәрлекләре хуҗаларын үзебез дә эзлибез, әмма күрсәтелгән адрес буенча алар яшәми һәм эзләү кыенлаша. Шунысы да бар: соңгы ике елда андый дача хуҗалары үзләре табыла башлады. Участокны тәртипкә китереп, йә йорт салалар, йә саталар. 

1 марттан гамәлгә керә торган җир кишәрлекләрен үзләштерү турындагы закон нигезендә район хакимияте ташландык җир кишәрлекләре хуҗаларын табарга булышыр дигән өмет бар. 

Әйтергә кирәк: халыкның дачаларга “кире кайтуын” күзәтәбез. 560 участокның 450сендә тулы канлы тормыш бара. Аеруча яшьләрнең күп булуы сөендерә. Халык үзе өчен экологик чиста яшелчә үстерергә кереште, табигатькә якыная башлады.

Россия авылларында һәм коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә 20-30 процентка якын җир ташландык хәлдә.

Бүген һәр икенче россияленең җир участогы яки дачасы бар (52 процент). Бөтенроссия җәмәгатҗчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, соңгы ун елда Россиядә ел дәвамында яшәү мөмкинлеге булган шәһәр читендәге торак хуҗалары өч тапкырга арткан. Шул ук вакытта җәй көне генә яшәп була торган дачалар популярлыгын югалткан. 

Ун россияленең җидесе үз участокларында авыл хуҗалыгы продукциясе үстерәләр. Дачникларның 28 проценты җәй буе шәһәр читендә яши. Чагыштыру өчен: 2012 елда бу күрсәткеч нибары 8 процент тәшкил иткән.

Бүгенге көндә республикада 916 бакчачылык ширкәтләре исәпләнә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading