16+

Ирен югалту хәсрәтеннән соң ялгыш юлга баскан ана ничек тормышын үзгәрткән

Ир-атның шешәгә үрелүе бер бәла булса, гүзәл затның эчә башлавы – икеләтә бәла.

Ирен югалту хәсрәтеннән соң ялгыш юлга баскан ана ничек тормышын үзгәрткән

Ир-атның шешәгә үрелүе бер бәла булса, гүзәл затның эчә башлавы – икеләтә бәла.

Кайчак кеше тормышына бер-бер артлы килгән сынаулардан соң ялгыш адым ясый. Әмма иң мөһиме – вакытында ярдәм кулы сузылуы һәм кешенең тормышын үзгәртергә үз теләге булуы. Әлмәт районында яшәүче ике бала анасы да, бер уйламаганда, кыек сукмактан атлый.

Эльвинаның (исеме үзгәртелде) әле яшьнәп яши торган чагы. Күптән түгел генә 30 яшен тутырган, өч бүлмәле фатиры бар, ике кызчыгы үсеп килә. Әмма моннан берничә ел элек аның өчен яшәүнең яме югала. Үзе – терәксез, ике баласы әтисез кала. 2023 елның августында гаилә башлыгы контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китәргә карар кыла. Шул ук елның ноябрендә аның һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килә. Ике кызы белән – шуларның берсенә әле  нибары 2 генә яшь була,  ялгызы калган яшь ана өчен бу зур психологик тетрәнү була. Якын кешесен югалту хәсрәтен күтәрә алмыйча, ул спиртлы эчемлекләргә үрелә. 

2024 ел ахырында Эльвинаны хәмер кулланган килеш автомобиль белән идарә иткәндә ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлый. Юл-транспорт һәлакәте оештырып өлгермәсә дә,  суд карары белән ул елъярымга шартлы җәзага хөкем ителә.  Шуннан соң гаилә социаль хәвефле хәлдәге гаиләләр исемлегенә кертелә.

Әлмәт районы Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Дилбәр Нуртдинова сүзләренә караганда, мондый очракларда эш бер генә белгеч тарафыннан алып барылмый.

– Гаилә турында сигнал килгәннән соң, иң элек эшче төркем белән өйләренә бардык. Яшәү шартларын өйрәндек. Бу очракта безнең игътибарны гаиләнең матди хәле түгел, ә ананың психологик торышы җәлеп итте. Фатирлары чиста, төзек, балалар өчен аерым йоклау һәм дәрес әзерләү урыннары бар иде. Хатын-кыз дәүләттән тиешле пособие һәм түләүләрне алып бара, ә балаларның авыл җирлегендә яшәүче әбиләре азык-төлек белән дәими ярдәм итеп тора. Әмма гаилә башлыгын югалту хатын-кызга бик авыр тәэсир иткән. Ул беркая да төпләп эшләми, очраклы эшләр белән генә көн күрә иде, – дип сөйли ул.

Гаиләнең хәле муниципаль социаль-реабилитация консилиумы утырышында карала. Анда яшь анага «Аеклык ноктасы» проектында катнашырга тәкъдим итәләр.

Һәркайсыбыз белә: ир-атның шешәгә үрелүе бер бәла булса, гүзәл затның эчә башлавы – икеләтә бәла. Чөнки алар үз тормышын гына түгел, балаларының киләчәген дә җимерә. Эльвина очрагында да, беренче чиратта, балалар язмышы борчу уята. Ә республикада инде дистә ел рәттән гамәлгә ашырылган «Аеклык ноктасы» проекты нәкъ менә социаль ятимлекне кисәтүгә юнәлдерелгән. Бу башлангыч хәмер белән «дуслашкан» хатын-кызга төрле яклап ярдәм күрсәтүне үз эченә ала. Эчәргә теләк уянуны баса торган махсус дарулар белән дәвалаудан тыш, гүзәл затларга психологик ярдәм күрсәтелә, өйдә уңай мохитне торгызу юнәлешендә эш алып барыла.  

– Эльвина проектта катнашырга ризалык биргәнче, аның ни рәвешле эшләве, нинди дәвалау каралганы турында бик күп сораулар бирде. Без аңа бу проектның республикада инде күп еллар уңышлы гамәлгә ашырылуын аңлаттык, табиб-нарколог белән киңәшләшергә тәкъдим иттек. Берникадәр вакыттан соң ул белгечләр ярдәменә ризалашты, – ди гаилә кураторы Дилбәр Нуртдинова.

Проект кысаларында ике бала әнисе медикаментоз дәвалану курсын тулысынча үтә, ай саен психиатр-нарколог консультациясенә йөри. Моның белән генә чикләнмичә, белгечләр аның белән психологик эш алып бара, эмоциональ халәтен җайга китерә, гаиләдәге җылылыкны торгызырга ярдәм итә.

Балалар да игътибарсыз калмый. Алар төрле түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөри башлый. Белгечләр гаиләнең тормышын һәрьяклап күзәтеп тора, кирәк вакытта киңәшләр бирә, социаль ярдәм чараларын оештыра.

– Иң мөһиме – без Эльвинаның үзгәрергә теләвен күрдек. Ул табибларның барлык киңәшләрен үтәде, очрашуларны калдырмады. Акрынлап тормышы да тәртипкә килә башлады. Ул алкогольдән тулысынча баш тартты, вакытлыча эшкә урнашты. Хәзер инде рәсми эшкә керергә яки үзмәшгуль булып кондитерлык эше белән шөгыльләнергә планлаштыра, – ди белгеч.

Шушы уңай үзгәрешләр нәтиҗәсендә, 2026 елның 5 февралендә гаилә социаль хәвефле хәлдәге гаиләләр исәбеннән төшерелә. Әмма белгечләр аларны хәзер дә игътибарсыз калдырмый. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading