16+

Ишегаллар кем җаваплылыгында булачак? Татарстанда яңа тәртип әзерләнә

Әлмәттә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының күчмә утырышы узды.

Ишегаллар кем җаваплылыгында булачак? Татарстанда яңа тәртип әзерләнә

Әлмәттә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының күчмә утырышы узды.

Анда күпфатирлы йортларның ишегалды территорияләрен үстерү, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү һәм финанслау мәсьәләләре каралды.

Утырышта депутатлар һәм белгечләр ишегалды территорияләренең чикләрен билгеләүдәге проблемалар турында сөйләште. Хәзерге вакытта күп кенә йортларда йорт яны җирләре һәм ишегалды мәйданнары буенча төгәллек җитми, бу төзекләндерү эшләрен планлаштыруны кыенлаштыра.

Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов билгеләп үткәнчә, кайбер йортларда балалар мәйданчыклары, яшел зоналар, тротуарлар төзекләндерелгән булса да, аларның кем җаваплылыгында булуы ачык түгел.

Комитет рәисе Альберт Хәбибуллин сүзләренчә, Татарстанда бу юнәлештә законнарны камилләштерү кирәк. Җирле үзидарә органнарына ишегалды территорияләрен үстерү буенча вәкаләтләр биреләчәк.

Бүген республикада 7895 күпфатирлы йорт исәпләнә. Шуларның 4297сендә җир кишәрлекләре йорт чикләрендә генә билгеләнгән, 3370 йортта исә ишегалды территорияләре дә кертелгән.


Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading