16+

Юл билгесе бар, димәк, син гаепле

Агачлар үскән гадәти шәһәр урамын күз алдына китерегез. Машинаны калдырдым да, эшләрем белән кереп киттем.

Юл билгесе бар, димәк, син гаепле

Агачлар үскән гадәти шәһәр урамын күз алдына китерегез. Машинаны калдырдым да, эшләрем белән кереп киттем.

Тик бер сәгатьтән соң телефоннан машинаның юкка чыгуын хәбәр итәләр. «Тукталыш тыелган» юл билгесе гамәлдә булган зонада парковка өчен эвакуацияләгәннәр икән. Ләкин әлеге юл билгесен агач каплаганлыктан, ул бөтенләй күренмәгән.

Барысы да аңлашыла кебек: юл билгесе бар, димәк, син гаепле. Әмма, әгәр билге дөрес куелган, ләкин визуаль яктан бөтенләй күренми икән? Мондый хәлдә нишләргә соң? Әлеге конфликтны ачыкларга һәм гаделлекне торгызырга мөмкин икән бит. 

Мондый очракта төп әһәмияткә берьюлы берничә норматив акт ия: административ хокук бозулар кодексының 12.16 маддәсе (КоАП РФ): юл билгеләре таләпләре буенча хәрәкәт кагыйдәләрен бозуларны көйләү; юл хәрәкәте кагыйдәләренең 1.3 пункты: машина йөртүчеләр юл билгеләре күрсәтмәләрен тайпылышсыз үтәргә тиеш; дәүләт стандартлары ГОСТ Р 52289-2019: юл билгеләрен урнаштыру һәм күрүчәнлекнең төгәл критерийларын билгели; гаепсезлек презумпциясе принцибы (РФ КоАП 1.5 маддәсе): киресе исбатланмыйча, кеше гаепсез дип санала.

Үз хокукларын яклау өчен шундый хәлгә эләккән дустым да катгый эш итәргә була. Менә аның беренче адымнары:
- төрле ракурслардан сурәтләр һәм видеорегистратор язмасы ясалган. Максаты - куакларның билгене танырга комачаулавын күрсәтү;
- күзәтү почмагын мөстәкыйль рәвештә үлчәп, белгечләрне җәлеп иткән. Күрү почмагы нибары биш градус тәшкил иткән. Бу ГОСТ билгеләгән нормадан шактый азрак булып чыккан;
- бина арендаторларына мөрәҗәгать итеп, юлдан билгене күрү мөмкинлеге булмавын раслауларын сораган;
- урамның бу урынындагы яшел үсентеләрне санитар эшкәртү турындагы документларны өйрәнгән. Биредә агачларны даими рәвештә өч ел рәттән җыештырмаганнар булып чыккан.

Бөтен булган дәлилләрне җыеп, ул дәүләт автоинспекциясенә шикаять язарга барган. Гаризаны бик тиз караганнар, ләкин җавабы гына аны канәгатьләндермәгән: билге рәсми рәвештә куелган, димәк, инспекторларга дәгъвалар юк. Анардан эвакуация һәм транспорт чарасын саклау өчен өч мең сум күләмендә штраф түләргә сораганнар. Танышым мондый карар белән килешмичә, судка мөрәҗәгать итә.

Һәм менә шуннан соң вакыйгалар болайрак дәвам итә. Суд билгенең күрү шартларына кабат экспертиза билгеләр өчен автоюллар белегчен чакыра. Читтән күзәтүчеләр һәм белгеч-экспертлар катнашында парковка урынын өстәмә тикшерү үткәрә. Белгеч төнлә юл участогының яктырту дәрәҗәсен үлчи һәм билге урнаштыру зонасының тышкы яктыртуның бер генә зонасына да эләкмәвен билгели. Нәтиҗәдә...

Суд тикшерүе танышымның җиңүе белән тәмамлана:
– ЮХИДИ карары законсыз дип танылып, карар гамәлдән чыгарыла.
– 3000 сумлык штраф бетерелеп, эвакуациягә һәм стоянкага чыгымнар компенсацияләнә.
– Дәүләт автоинспекциясенә җитешсезлекләрне бетерү буенча кичекмәстән чаралар оештырырга, шул исәптән муниципалитетка проблемалы билге тирәсендә агач һәм куакларны эшкәртү кирәклеге турында мәгълүмат бирүне дә йөкләмә бирелә. 
– муниципалитетка өстәмә рәвештә шәһәр урамнарын карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәү турында суд карары чыгарыла. 
Моның кадәр эшне, әлбәттә, сабыр һәм үҗәт булсаң гына башкарып буладыр кебек...

Лилия Яфизова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading