“Чөнки безнең балаларның баш мие сатылмый. Америка платформаларына да, кытай телеканалларына да. Аларның хыяллары алгоритмнарга бәйле булырга тиеш түгел”, - дип яза Франция Президенты. Эш шунда ки, француз балаларына тыелачак социаль челтәрләрдә алар, күп очракта, кыска видеолар карау белән мавыга. Кытай һәм АКШ галимнәре 2022 елда ук үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә, кыска видеолар карау баш миенә тискәре йогынты ясый.
Кыска видеолар караганда, баш мие гел киеренке була. Өстәвенә, кеше мондый картиналарны карап, эндорфеннар, канәгатьләнү хисе ала. Шул рәвешле, бәйлелек туа да инде.
...Макронның нияте изге кебек. Социаль челтәрдәге контент балалар психикасын боза, аларга басым ясау бу яшьтә бик җиңел. Туры юлдан тайпылу өчен дә аларга бу яшьтә күп кирәкми, дип саный ул. Көч куллану, үтерү кебек картиналар балаларга аеруча начар тәэсир иткәнен дә искәртә Макрон әфәнде. Әмма без балаларның өлкәннәргә караганда күпкә алга киткәнрәк (бигрәк тә техника һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә) чорда яшибез шул. Француз парламентарийлары әзерләгән законда да төгәлсезлекләр шактый. Әгәр бала башка илдә регистрация узса, социаль челтәр эшләячәкме?
Социаль челтәрдә теркәлгәндә, яшьне үзең теләгәнчә дә күрсәтергә була бит. Социаль челтәрләр теркәлү узганда документлар таләп итми. Таләп иткәннәрендә әти-әнинекен кулланырга була, ди француз балалары. Шуңа да, закон кабул ителгән очракта да, аның эшләү механизмын көйләү зур сораулар тудыра. Канунны гамәлкә ашыру өчен мәҗбүри дәүләт ID-лары керткән очракта да, дөньякүләм корпорацияләр белән килешеп кенә эшләргә мөмкиндер. Сүз уңаеннан, Австриядә дә 14 яшькә кадәрле балаларга социаль челтәрләрне тыярга планлаштыралар.
Комментарийлар