16+

Кафе, ресторан һәм матурлык салоннарында чисталык: клиент нәрсәгә игътибар итәргә тиеш

Соңгы арада хезмәт күрсәтү өлкәсендә чисталык-пөхтәлек мәсьәләләренә бик нык игътибар итәм.

Кафе, ресторан һәм матурлык салоннарында чисталык: клиент нәрсәгә игътибар итәргә тиеш

Соңгы арада хезмәт күрсәтү өлкәсендә чисталык-пөхтәлек мәсьәләләренә бик нык игътибар итәм.

Туклану урыннарында, матурлык салоннары-чәчтарашханәләрдә хезмәт куючыларның эшен игътибар белән күзәтергә тырышам. Даими рәвештә сәламәтлек темасына язуымның, табиблар белән еш аралашуымның йогынтысыдыр инде бу. Кызганычка, күп очракта күргәннәрем бер дә сөендерми. 

Икмәк пешерүчеләр ипи ашыймы?

Әйтик, сатылган ризыкның нинди шартларда әзерләнүен, пешерелүен, ничек саклануын, кибеткә ни рәвешле китерелүен белмәвең хәерлерәк дип юкка гына әйтмиләр. Икмәк заводында эшләүчеләр кибет ипиен ашамый, колбаса җитештерүчеләр эшкәртелгән ит продукциясенә якын да килми икән дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Юк-бар сөйлиләр, ГОСТлар, СанПин таләпләре, даими тикшерүләр заманында азык-төлекнең сыйфатына шик-шөбһә булырга тиеш түгел дияр идең дә... 

Продукциянең этикеткаларында язылган составны гына укый башласаң да чәчләр үрә тора: вак хәрефләр белән су буе сузылган ингридиентлар, тәмләткечләр, озак саклау мөмкинлеге бирүче «Е»лар һ.б. Кибеттән бозылган консерва, өсте күгәрек белән капланган май, йогурт сатып алган булгалады.

Яраклылык вакытын һәрчак кәрҗингә тикшереп салам, барысы да тәртиптә, ә азык бозык. Якын-тирәдән сатып алган булсам, 100-200 сум дип тормыйм, кире кертеп бирергә тырышам. Сүзсез кире акчасын кайтаралар тагын. Димәк, проблема барлыгын алар да таный.

Ризык эченнән чит предметлар килеп чыгу очраклары һәркайсыбызда диярлек булгандыр. Кайчак чәчкә тә, төрле төргәк кисәкләренә дә тап буласың. 

Кафе. фото: ТИ

Агулангач соң була

Кафе-рестораннардагы хезмәткәрләрнең эш мизгелләрен күзәтү дә үзе бер «мавыктыргыч» тарих. Пешекче яки официантның берьюлы акчага, телефонга, савыт-сабага, ризыкка кагылуы, аннан соң шул ук эшен дәвам итүен күреп, кайчак чәчләр үрә тора.

  • Ризык белән эшләүчеләрнең еш кына перчаткасыз булуы да сораулар тудыра. Әлбәттә, перчатка кию үзе генә чисталык гарантиясе түгел – аны да вакытында алыштырырга, кулларны юарга кирәк. 

Ашханәдә пешерелгән ризыкның ничек саклануына да игътибар итәсе килә. Кайнар ризык белән салкын ризыкның бер-берсенә якын урнаштырылуы, чимал белән әзер продукциянең бер үк өслектә эшкәртелүе, савыт-сабаның тиешенчә юылмавы – боларның һәркайсы ризыкның куркынычсызлыгына йогынты ясарга мөмкин. Без, әлбәттә, боларның берсен дә белмибез. Бары тик өстәлгә китерелгән матур ризыкны гына күрәбез. Күптән түгел Казан кафеларының берсендә 30дан артык кешенең агуланып, хастаханәгә эләгүе кебек очраклардан соң гына куркынычсызлык таләпләре үтәлмәве калкып чыга. 

Кафе. фото: ТИ

Бер таракка берничә баш

Матурлык салоннары һәм чәчтарашханәләрдә дә шундый ук хәл. Чәч кистерергә, буятырга яки маникюр ясатырга килгәч, без, гадәттә, кәттә интерьерга, ясалган чәч, тырнак һәм башкасының матурлыгына игътибар итәбез. Ә коралларның ничек эшкәртелүе, таракларның, кайчыларның, башка кирәк-яракларның һәр клиенттан соң ничек чистартылуы игътибарсыз кала.

Бу көннәрдә генә яңа җиргә чәч ясатырга бардым. Буталчыклар килеп чыгып, ике кешене бер үк вакытка билгеләгәннәр. Тиз арада оста башта миннән алда килгән кызны утыртты, аннары аны башка урындыкка күчереп, миңа чәч ясарга кереште. Алдагы кыздан соңгы таракны чистартмыйча-юмыйча минем чәчне тарый башламасынмы берзаман.

Шаккаттым, останың үзенә дә, соңрак салонның хуҗасына да шикаятемне белдердем. Уйлап та бирмәделәр! Гафу үтенгән булып, «Тарак алмаштырмау әллә ни түгел инде ул», дип кул селтәделәр. 

Парикмахерская. фото: ТИ

Ә бит бер таракны чираттагы клиентта куллану – «ни булган инде» дип кенә карарлык мәсьәлә түгел. Төрле кешеләр була. Баш тиресендә кечкенә җәрәхәтләр, ялкынсынулар, тире авырулары очрарга мөмкин. Берәүдә кулланылган таракны кабат файдалану инфекция таралу куркынычын арттыра. 

Шул ук хәл маникюр һәм педикюр хезмәтләренә дә кагыла. Һәр клиенттан соң коралларның ничек эшкәртелүе, бер тапкыр кулланыла торган әйберләрнең чыннан да бер генә тапкыр кулланылуы аеруча мөһим. Кайбер салоннарда бу мәсьәләгә бик җитди карыйлар: клиент алдында ук стерильләштерелгән инструментлар пакеты ачалар, эшкәртелгән коралларны махсус саклыйлар. Шуңа күрә чисталыкка таләпне «артык вакчыллык» дип кабул итмәскә кирәк. Киресенчә, ул хезмәт күрсәтүнең аерылгысыз өлеше булырга тиеш. 

Парикмахерская. фото: ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading