16+

Кәгазь акчаның кадере арта

Соңгы айларда кәгазь акча әйләнешкә биш тапкырга күбрәк керә башлаган

Кәгазь акчаның кадере арта

Соңгы айларда кәгазь акча әйләнешкә биш тапкырга күбрәк керә башлаган

Россия Банкы хәбәр иткәнчә, өченче кварталда әйләнештәге кәгазь акча күләме 659 миллиард сумга арткан, бу узган елның шушы чоры күрсәткеченнән биш тапкырга диярлек артыграк, ул вакытта акча күләме 137 миллиард сумга арткан. “ШК” сораштырган экспертлар моның сәбәбен интернетка бәйле өзеклекләр белән бәйләп аңлата.

– Соңгы айларда еш кына интернет бетеп ала. Ә безнең халык онлайн түләүләргә ияләште, шуңа да көндәлек сатып алулар белән проблемалар тугач, кәгазь акчаны кирәксенә башладылар, – ди Казан федераль университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох. – Бу бөтен халык дәррәү килеп кулдагы акча белән түли башлады дигән сүз түгел, әлбәттә. Алар аны кесәләрендә кирәге чыга калса дип кенә тоталар. Кәгазь акчага ихтыяҗ артты, ә түләүләрдә ул алай ук күренми. 

Кәгазь акчаның “хөрмәте” артуның тагын бер сәбәбе дип белгеч 1 сентябрьдән банкларның, мошенниклык белән көрәшү максатыннан, финанс операцияләре буенча контрольне көчәйтүе булырга мөмкин дигән фикерне дә җиткерде. “Банклар контроль системасын гел камилләштереп торалар. Бу да кемнәрнедер кулындагы акчасы белән түли башлауга этәргәндер. Әмма беренче чиратта һәм төп сәбәбе дип мин интернет белән бәйле өзеклерне атар идем, чөнки күп кенә төбәкләрдә интернет еш һәм озакка өзелеп тора”, – ди Игорь Кох. 

Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов та кәгазь акчаның әйләнешкә күбрәк керә башлавын интернетның бетеп торуы белән аңлата. “Эре шәһәрләрдә мобиль интернет вакыт-вакыт сүнеп ала, һәм бу кешеләрдә үзең белән билгеле бер күләмдә акча запасы булырга тиеш дигән фикер тудырды”, – ди ул.

Аныңча, һәр гаиләдә айлык чыгымы күләмендә запас акча булып торырга тиеш. “Ул һәр гаиләдә төрлечә. Чыгымнарның төп өлеше азык-төлек алу, коммуналь хезмәтләргә һәм кредитлар түләүне тәшкил итә. Бу зур сумма түгел. Үзеңдә кәгазь акча булып торса яхшы”, – ди ул. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading